Похвистнево районының Гали авылында ел саен уздырылган Сабан туйларын аеруча яратам мин. Быел да бәйрәм буласы көнне, балалар кебек, дулкынланып көтеп алдым. Иртә белән: “Яңгыр булмаса ярар иде”, — дип куркып кына күземне ачкан идем, күк йөзе чалт аяз булуын күреп куандым.
Мин яшәгән Богырыслан шәһәреннән Гали авылы 35 километр ераклыкта гына. Машинамда юл буе рәхәтләнеп, татар җырлары тыңлап бардым. Арада, заказ буенча диярсең, Хәмдүнә Тимергалиеваның “Галигә барам әле” дигәне дә бар икән. “Гали, Гали, Галигә барам әлеее…” Күптәнге, балачактан таныш җыр сүзләреннән күңел тагын да күтәрелебрәк киткәндәй булды.
Ниһаять, Сабан туе буласы урынга килеп җиттем. Оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар, бәйрәмчә бизәлгән сәхнә дә, янәшәдә тау кебек иелеп торган бүләкләр дә бу турыда сөйли. Халык инде мәйдан тирәли җыела башлаган. Барсының да күңелләре күтәренке, шаяралар-көләләр. Йөзләрендә нур уйнаган ак яулыклы әбиләр, түбәтәй кигән бабайлар да бүген яшәреп киткәндәй күренә.
Менә бәйрәмне алып баручылар Сабан туе башлануы турында игълан иттеләр. Коръән-хафиз Габделвахит чараны моңлы азан тавышы белән ачып җибәргәннән соң, сәхнәгә бер-бер артлы бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары күтәрелә башлады. Район башлыгы Юрий Рябов Гали авылының өлкәбездә иң күркәм татар авылларының берсе икәнлеген, аны башкаларга да үрнәк итеп куярга мөмкин булуын сөйләп узды. Тирә-як мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану министры Александр Ларионов та, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та галилеләрне бәйрәм белән котлап, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, Сабан туенда рәхәтләнеп ял итүләрен теләделәр.
Бәйрәмдә тәбрикләүләр дә күп булды. Быел алтын туйларын бәйрәм иткән Мәхмүт һәм Флюра Низамовларны район администрациясе, Похвистнево районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, юбилярларның балалары котлап, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Ә 90 яшен тутырган Бибинур апа Фәйзуллинаны, күп балалы Кәлимуллиннар (Равил белән Лилия өч кызлары янына күптән түгел тагын игезәк кызлар алып кайтканнар) гаиләсен авыл җирлеге администрациясе истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
Сабан туена Татарстаннан да кунаклар чакырылган иде. Республиканың атказанган артисты Закир Шәгъбан, популяр җырчылар Динара Фәхриева, Язгөл, алып баручы Ришат Йосыпов галилеләргә матур җырларын гына түгел, Казанда яшәүче милләттәшләрнең кайнар сәламнәрен дә алып килгәннәр. Ә Динара Фәхриева Идрис Муллабаевка Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын тапшырганда халык аны алкышларга күмде.
Бәйрәмгә Гали авылы үзешчәннәре дә бик матур концерт әзерләгәннәр иде. Анда Самарада, Похвистнево районында үткән төрле мәдәни чараларда даими катнашучы игезәк кызлар Наилә һәм Камилә Хәсәновалар, әле 5 яшен генә тутырган Илназ Маннапов кебек “йолдызчык”ларны да күреп, чын-чынлап куандым.
Җыр-бию белән бераз ләззәтләнгәннән соң, Сабан туе мәйданын әйләнеп килергә булдым. Мин спорт бәйгеләре узган почмакка килгәндә гер күтәрү ярышының кызган вакыты иде. Тиздән аның җиңүчесе дә билгеле булды. Ул 24 килограмм авырлыктагы герне 71 тапкыр күтәргән Рәсим Шәйдуллин иде.
Милли уеннар мәйданчыгында да нинди генә бәйгеләр юк иде! Чүлмәк вату дисеңме, капчык белән сугышу дисеңме, колгага менү дисеңме? Анда катнашырга теләүчеләрдән шактый чират төзелгән. Арада балалар да, өлкәннәр дә бар. Ә катыктан тәңкә эзләп алу бәйгесендә Илгизәр Фәтхетдинов исемле абзый җиңде. Бала-чагалар аңа үпкәләгәндәй булдылар. Нишләтәсең бит, туй ансыз булмый инде.
Балалар дигәннән, көрәш мәйданына да малайлар күпләп чыкты. Аларның бил алышкандагы җитди йөзләрен күрсәгез икән сез! Көндәшләрен күтәреп салучылар мәйданнан чын батырларча тәкәбберләнеп, эре-эре атлап чыгып китә. Җиңелүчеләр дә сер бирми, көрәш мәйданына чыгуның үзе зур батырлык булуын аңлыйлар бугай. Оештыручылар аларның барысына да футбол туплары бүләк иттеләр. Ул киләчәктә балаларга милли бәйрәмебезне дә, футбол буенча дөнья чемпионатын да исләренә төшереп торыр.
Өлкәннәр арасында да көрәшүчеләр шактый булды. Ә менә абсолют батыр исеменә җирле батырлар гына бил алышты. Һәм бу исемгә Илгизәр Фәтхетдинов лаек булып, горурлык хисе белән сарык тәкәсен иңенә салды.
Сабан туенда иң яраткан бәйгем – атлар чабышы. Менә бу юлы да мин аны дулкынланып күзәттем. Чабыш биш заезда узды. Иң элек җирле юртаклар старт алды. Ә алардан беренче булып Устав кушаматлы атта Таһир Латыйпов килде. Икенче заезда токымлы чабышкылар катнашып, Хәмзә Газизов үзенең Максунында (хуҗасы богырысланлы Эдик Назаров) алга чыкты. Өченче-дүртенче заездларда Оренбург өлкәсе чабышкылары Соколга (Яңа Сергиевск районы, җайдагы Андрей Панин) һәм Грифка (Абдулино шәһәре, җайдагы Александр Степанов) тиңнәр булмады.
Иң соңгы булып токымсыз атлар чабышты. Анда Рыжая кушаматлы атта мәчәләйле Ришат Бадамшин беренче килде.
Гали авылы Сабан туе быел да әнә шулай гөрләп узды. Әлбәттә, моңа оештыручылар, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев күп көч куйган. Ул минем “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе булуымны ишеткәч, басма аша барлык оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт белдерергә соралды. Мин дә, кунак буларак, шундый матур, күңелле бәйрәм өчен аңа рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга чыктым.
Хәмзә МОРТАЗИН,
“Бердәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе.
Просмотров: 1590