Совет Норлаты авылында Самарадан мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин булып китте. Очрашуга халыкны мин ирем Минвазыйх белән бергәләп чакырып йөрдек. Тик халык бик авырлык белән генә җыелды. Югыйсә, эшкә чакырмадык бит, вәгазь сүзләре, Коръән сүрәләре тыңларга гына. Шундый зур кунакның килүенә шатланучыларыбыз да булды. Безнең кечкенә генә авылыбызга аның шундый хөрмәт күрсәтүенә куанып бетә алмадык.
Авылыбызга вәгазьләр җитеп бетми шул әлегә. Ә бит шундый матур мәчетебез бар. Минвазыйх һәрвакыт биш вакыт намазын мәчеттә укый. Ул хәзер Самараның “Нур” мәдрәсәсендә укып, дин белеме ала.
Рамазан аенда күпләребез ураза тоттык. Шулай исән-сау ифтар мәҗлесләрен үткәреп, уразаларыбызны тәмамладык.
Җомга көннәрендә мәчетебезгә 10-11әр кеше килә, ә авылыбызда пенсия яшендәге бабайларыбызның саны егермедән артык. Әгәр алар барсы да бергә җыелып мәчеткә намаз укырга йөрсәләр, нинди күңелле булыр иде бит.
Уяныгыз, авылдашлар! Әле Аллаһыга шөкер, күзләребез күрә, аякларыбыз йөри, телләребез сөйли, барыбыз да сау-сәламәт, пенсияләребез килеп тора. Безгә тагын ни кирәк инде!? Барыгызга да киләчәктә исән-имин тормыш телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Телебезне, динебезне саклыйк, туганнар!
Намаз
Изге гамәл – тик намаз
белән генә,
Теләгең үтмәс
намазсызлыктан.
Хак намаз укысаң гына,
бу дөньяда
Тыелырсың бар бозыклыктан.
Аллаһыга шөкер, әле дә
намаз укыйм,
Намаз укып, тереләм,
хушланам!
Догамны Аллаһыма
багышлагач,
Мин бар кайгылардан
бушанам.
Укыймын да, шатланамын
гына,
Шул намазны укый белгәнгә,
Аллаһыма кат-кат дога
кылам,
Көч-куәтен миңа биргәнгә.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1086