Төн уртасы инде күптән үткән.
Бәхетлеләр йоклый кочаклашып,
Өй алдына килдең, ишегем какмадың.
Әйтер сүзләр, беләм, тапмадың.
Мин дә күреп тордым эчке яктан,
Бәгырем салкын, гүя туңып каткан.
Бәхетебез чатнап ярылган,
Кем соң аңа шулай орынган?
Йөрәк тибешеңне ишетәм әле…
Ләкин ача алмыйм ишекне.
Бәргәләнә җаным, сиңа тарта тәнем,
Ә күңелдә бары тик бушлык…
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1027