Авылкаем, Галием!

36374057Авылымның гүзәл табигате
Төшләремә керә кайчакта.
Балачакка уйлар алып кайта,
Очып кайтыр идем шул чакка.

Болын-алланнарың матурлыгын
Шигырьләрдә язып үтәбез.
Ләкин күңелләрне хушландырып
Җәй көннәрдә күреп китәбез.

Авылкайның биек таулары да
Горурланып күккә караган.
Алар Изгеләр тавы икән, диләр,
Ишан хәзрәтләре барлаган.

Тау итәген җанландырып тора
Шифалы су белән чишмәбез.
Шул чишмә суын эчмичә
Авылыбыздан кайтып китмәгез!

Бер килгәннәр безнең авылга:
«Тагын барасы», — дип сөйлиләр.
Туган якның ямьле табигатен
Җырларга да салып көйлиләр.

Авылкаем, газиз туган оям,
Синдә генә рәхәт күңелгә.
Һаман үс син, ямьле һәм тыныч бул,
Гел шатлыклар язсын күрергә!

Похвистнево районындагы Гали авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Нәсимә КӘЛИМУЛЛИНА.

 

Просмотров: 1528

Комментирование запрещено