Ачы язмышлар тетрәндерә

Нурмөхәммәт абзый Кутуев ха­тыны Динә апа белән (1930 еллар тирәсе).

Нурмөхәммәт абзый Кутуев ха­тыны Динә апа белән (1930 еллар тирәсе).

Бу темага язар өчен әле күптән түгел генә яңа бер форсат чыкты. Моның өчен мин Самара төбәген өйрәнүче, тарихчы Шамил Галимовка рәхмәтлемен.

Сәяси золым елларында кулга алынып, кимсетүләргә, рәнҗетүләргә дучар ителгән, кайберләре атып үте­релгән милләттәшләребез турында элегрәк тә язгаладым. Милләт хадиме, тарихчы һәм педагог Һади бабабыз Атласи һәм аның фикердәшләре, та­нылган дин галиме Муса Бигиев, әдип­ләребез Хәсән Туфан, Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова турындагы мат­бу­гатта чыккан мәкаләләремне, Татар­стан радиосында һәм «Азатлык»та яң­гы­раган тапшыруларымны һәм «Туг­­ры­лык» дигән радиоспектаклемне әйтүем.

Бу темага язар өчен әле күптән түгел генә яңа бер форсат чыкты. Моның өчен мин Самара төбәген өйрәнүче, тарихчы Шамил Галимовка рәхмәтлемен. Үзе белән кү­решкәнче, аның 2012 елда рус телендә нәшер ителгән “Прош­лое как вера в будущее” дигән китабын укырга туры килде. Егерменче гасырда Самара өлкәсендә, ягъни элеккеге Идел буе Болгар дәүләтенең көньягында гомер иткән мил­ләттәшләребез турында саллы китап бу. Аны укыганда: “28 июля 1938 года оборвалась жизнь Ш.З.Залялетдинова (родом из села Старое Кадеево Первомайского, ныне Черемшанского района Республики Татарстан)” җөм­лә­сенә юлыктым. Шул чагында миндә якташыбызның кем булуы, ни өчен атып үте­релүе турында күбрәк белү теләге туды. Бәхеткә, былтыр көз “Бердәмлек” газетасында Шамил әфәнденең “Аларның исемнәрен онытмыйк” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Язма узган гасырның 30 — 40 елларында Куйбышев өлкәсендә алтмыштан артык дин әһеленең, татар зыя­лыларының, эшчеләрнең һәм крестияннарның, 58нче маддә буенча хөкем ителеп, атып үтерелүе хакында. Автор аларның күбесенең исемен атаган иде. Араларында мине кызыксындырган кеше дә бар — 1882 елда Иске Кадида туган Шәйхетдин абзый Җәлә­лет­динов ул.

Ә Шамил Га­лимовның үзе белән без, ни­һаять, Самара шәһәрендә, Халык­лар дуслы­гы йортында очраштык. Минем өчен яңа таныш булса, бу шәһәрдә яшәүчеләргә ул бик тә яхшы таныш. Тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә туган күпсанлы мәкаләләре, хезмәтләре, китаплары һәм инде җәмәгать эшчәнлеге белән дә. Шуңа да аның 60 яше тулу уңаеннан өлкә губернаторы тарафыннан “Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән хезмәт өчен” мактау билгесе белән бүләкләнүе бик табигый.

Эзләнүчән яңа таны­шым­ның архивын бергәләп карыйбыз… Шуннан ул золым кор­баннарының язмышы турындагы НКВД белеш­мә­ләренең күчермә­ләрен бе­рәм-берәм алып, шулар бе­лән мине таныштыра башлады:

- Менә болары якташ­ларың Җә­ләлет­динов­ны­кы­лар… Куй­бы­шев шә­һәренең Радищев ура­мында яшә­гәннәр. Шәйхет­дин абзый башлан­гыч белемле эшче булган. Утыз җи­денче елның октябрь аенда кулга алынган, чит илләр белән шпионлык итүдә гаепләнгән. Бер айдан соң ынкывыдышниклар Шәйхетдин абзыйның улын, “Красный жес­тянщик” артеле бухгалтеры Ибраһимны да, өеннән алып киткәннәр. Контрреволюцион Ислам оешмасында катнашкан өчен, имеш. Икесен дә 1938 елда атып үтергәннәр. Нәселләре белән юк ителгәннәр тагын да булган әле. Кутуевлар, мәсәлән. Якуб, Хөсәен һәм Нурмөхәммәт Кутуевларның гомере НКВД зинданнарында өзелгән…

Курамша улы Нурмө­хәммәт абзый Кутуев хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында 1870 елда туган булган. 1912 елда ул, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевка авылына күчә һәм Кутуевларның күн фабрикасында эшли башлый. Улы Гаделша шунда рус мәктәбендә укый. 1917 елда, фабрика чын хуҗасыннан тартып алынгач, бертуган Кутуевлар (дүрт гаилә) Самарага күчеп килә. Кустарь күнче Нурмөхәммәт абзый һөнәрен алмаштырырга мәҗбүр була, яшелчә тозлау өчен мичкәләр ясау белән көн күрә. Булачак язучы Гаделшасының беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга… Тик аларны алда зур авырлыклар, кайгы-хәсрәтле айлар-еллар, нахакка гаепләүләр һәм суд заллары көтә.

Мәгълүм булганча, Гадел Кутуй (өс­теннән әләк язучылар аны мичкәче малае дип түгел, ә фабрикант малае дип атыйлар) “Җидегән” әдәби оешмасын төзүдә катнашкан өчен 1931 елның фев­ралендә каләмдәшләре белән кулга алына. НКВД тикшерүчеләре оешмага “контрреволюцион” ярлыгын тага. Җидегәнчеләрне сигез ай буена интектерәләр. Җинаять кылуда гаепләрлек нигез таба алмагач кына, НКВД аларны иреккә чыгара.

Нурмөхәммәт абзый Кутуев ха­тыны Динә апа белән (1930 еллар тирәсе).

Нурмөхәммәт абзый Кутуев ха­тыны Динә апа белән (1930 еллар тирәсе).

Бу хәлдән соң алты-җиде ел үткәч, Кутуевлар тагын кара кайгыга бата. Бу юлы бөтен нәселләре, гаиләләре белән. Самарада эшләүче Кутуевларның күбесен берәм-берәм кулга алалар, төрмәгә ябалар. Судлар оештырып, үлемгә хөкем итәләр. Элеккеге колхозчы (НКВД белешмәсендә шулай язылган) Нурмөхәммәт абзыйны, әлеге дә баягы, шул уйдырма контрреволюцион милли оешмада катнашкан дип, атып үтерәләр. 1938 елның май башында була бу…

Моннан соң күпме еллар үтте, сулар акты. Аталы-уллы Гадел һәм Рөстәм Кутуйларның тормышы һәм иҗаты турында күп мәкаләләр язылды. Ә Маргарита ханым Небольсина беренче булып тирән эчтәлекле “Смысл жизни” дигән китап та чыгарды. Анда Нурмөхәммәт абзыйның хатыны Динә апа белән төшкән фотосы да бар, ә үзләре хакында, төгәлрәге гаилә башлыгының фаҗигале язмышы турында әйтелми китапта. Нурмөхәммәт абзыйның оныгы Рөстәм белән без университетта бергә укыдык. Сөйләшкән чаклар да булгандыр, ә бабасы хакында сүз чыгуы, ай-һай, булмагандыр. Чөнки, Рөстәм бабасы турында әнисеннән, әтисенең туганнарыннан ишетеп белсә дә, аңа бу хакта сөйләү тыелган заман иде шул. Ә безгә, Нурмөхәммәт абзый турында тулы мәгълүмат былтыр гына мәгълүм булды.

Райондашларым аталы-уллы Шәй­хетдин һәм Ибраһим Җәлә­летди­новларны туган авылларында белүчеләр юк диярлек. Шул уңайдан күптәнге танышым, Иске Кадиның аяк­лы тарихы Мингосман Мортазинга үтенечемне әйткән идем. Эзләгән таба диләр, ул Җәлә­летдиновларның нәсел җепләре хакында 90 яшен тутырган Нәкыя әби белән сөй­ләшкән.

Яшәү бәхетеннән мәхрүм ителгән бабалары-әтиләре өчен балалары һәм оныклары ха­кимияткә, аның да ул замандагы җәзалау органнарына гомер буена рәнҗеп, үпкә белдереп яшәгәннәр дисәм, ялгышмам кебек. Әмма ил өстенә афәт, дошман явы килгәндә, үпкәләрен онытып, Ватан өчен, туган ил өчен көрәшкә күтәрелгәннәр. Гадел Кутуй, мәсәлән, 1942 елның июнендә фронтка китә. Сугыштагы батырлыклары өчен “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен” медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аңа, ни кызганыч, фронттан исән-имин кайту насыйп булмый. Язучының Самарадагы туганы Рәүф Ибраһим улы Кутуев (1925-1944) фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Якташым Җәләлетдин бабайның уллары да нимес фашистларын тар-мар итүдә катнаша, икесе дә яу кырында ятып кала.

Бер җөмләдән башланган эзләнү­ләрдән күпме язмышлар хакында язма туды бит, әй!

Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ.

Самара — Казан.

«Бердәмлек».

 

 

 

 

Просмотров: 1035

Комментирование запрещено