Әниләргә рәхмәт әйтик әле

20180703_161425Арабызда бик күп ялгыз ханымнар бар: гыйбрәтле тормыш юлын кичкәннәр, пар канатлары каерылганнар. Алай да сынмаганнар-сыгылмаганнар алар. Ана булып, олы җанлы булып кала биргәннәр.

Әни! Нинди олы сүз бу! Бу сүздән дә якынрак, матуррак сүз юктыр ул дөньяда. Бүгенге язмам Яңа Ярмәк авылында, 1938 елның 9 июлендә дөньяга килгән, дүрт бала анасы Миннегаян Минәхмәт кызы Әһлиуллина турында.

Миннегаян апа туган көннәрдә әнисе Хәдичә апаның иң кайгылы көннәре була, чөнки берничә көн алдарак кына 3 яшьлек Минниса исемле кызы суга батып үлгән була. “Әниемнең иң кайгылы көннәрендә туганмын”, дигән җыр юллары да бар бит әле. Миннегаян апага 3 яшь туласы көннәрдә дәһшәтле сугыш башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк әтисен сугышка алалар. Ул әтисен хәтерләми дә диярлек. Әтисе Минәхмәт ага җилкәсенә атландырып йөрегәнен, кулында сикерткәнен аз гына хәтерлим ди, Минегаян апабыз. Шул китүдән Минәхмәт абый хәбәрсез югала. Декабрь аенда аның үлгән хәбәре килә.

Миннегаян апа 13 яшеннән, 7 нче сыйныфны тәмамлагач, эшкә чыга. Бригадир Газимҗан абый: “Әйдә кызым, фермага акча эшләргә, ди.-Матур киемнәр алырсың, читек-калушта аласың киләдер, дип көлдереп, курчак уйный торган кызны эшкә алып китә. Ул гомер буе фермада сыер савучы булып эшли. Әле лаеклы ялга чыккач та, ат арбасына феләкләр төяп, сөт җыючы булып та эшләп йөри.

“Ул заманнарда өйдәге эшне чыпчык та чүпләп бетерерлек түгел иде: йорт тулы мал-туар, икешәр бакча, яшь балалар, мичләргә утын ягу, көл түгү, утын-печән әзерләү, печән чабу (ирләрне дә уздырып җибәрә иде, диләр күрше тирә-як апалары), Сок елгасыннан су ташулар. Аның өстенә җәй көннәрендә колхоз кырларында утаулар утап. Яшь чак- дәртле чак, авырлыгын да сизми эшләгәнбез дә, эшләгәнбез инде, кызым”. Ходай ярдәм биргән инде апабызга.

20180703_16142520180703_161515 Үз вакыты җиткәч Шәмсулла абыйга тормышка чыгып өч кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Рәмзия гаиләсе белән Исаклыда яши. Рәмзия военкоматта эшләп, лаеклы ялга чыга. Уртанчы кызлары Галия-укытучы. Туган авылыбызда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. 32 ел. Әйтергә генә ансат. Балалар тәрбияләве бик ансат түгел ул. Һәрбер баланың йөрәгенә үтеп керерлек итеп туган якны, туган телне өйрәтү дисеңме, олыларны олыларга, кечеләрне рәнҗетмәскә өйрәтеп укытты ул. Минем улым да аңарда белем алды. Ул укыткан балалар тәртипле, эшкә уңган булып үстеләр, Аллаһының рәхмәтендә булсын. Кече кызлары Илһамия мәктәпне бетергәч Иске Ярмәк егете Нәгыймгә кияүгә чыкты. Гомер буе әнисе кебек сыер савучы булып эшләде. Ул да лаеклы ялда инде. Бүгенгесе көнне дә күп итеп мал асрап, матур гына яшәп яталар. Бердәнбер уллары Илфак кына кыска гомерле булды. 48 яшендә бакыйлыкка күчте. Шәмсулла абый үлгәнгә дә байтак инде-2006 елны вафат була. Олыгайган көнендә менә шундый зур кайгылар күрергә насыйп була аңа. Шуңа карамастан, апабыз әле бүген дә кош-корт асрап, бакчада яшелчәләр үстереп яши. Кул-аяклары сызласа да, кыймылдый. “Движение-это жизнь”, аяк өстендә йөрергә булсын, урын өстендә ятарга Ходай язмасын”, диеп тә куйды әле.

Кеше гомере бер сукмак инде ул. Тәкъдиргә язылган ул сукмакны Миннегаян апа бик тә уңган, булган булып, матур гына үтә. Миннегаян апа күршесе Мәрьям апа белән дә бик тату яшиләр. Әле берсендә, әле икенчесендә чәйләр эчеп, яшь чакларын искә төшереп көлеп тә, елап та алалар икән.

Минегаян апа! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа киләчәктә дә исәнлек-саулык белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, Ходай Тәгалә биргән гомерне яшәргә насыйп булсын.

Язмамны Галиянең шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

20180703_161626Әнекәем!

Син бирдең гомерне

Безгә-дүрт балаңа,

Рәнҗемә килмәсәк

Кермәсәк кул-араңа.

Рәхмәт дим, үстердең наз белән,

Өйрәттең гел уңай сыйфатка,

Онытылмый биргән һәр киңәшең

Кем булып, кайларда торсак та.

Җил-давыл тимәде тормышта

Булганга һаман син янәшә,

Мең рәхмәт барысы өчен дә

Мең яшә, әнием, мең яшә.

Розалия ГАФУРОВА.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1167

Комментирование запрещено