Сабантуй – праздник трудолюбивых / Йөрәккәем синнән башкаларны сайламый…

Автор фото Аняс Мингалеев (110)Истоки многих наших национальных праздников уходят в глубокую древность и большинство из них связаны с земледелием. Не исключение и праздник татарского народа — Сабантуй, что означает праздник плуга. Второй год подряд на Кубанской земле (с.Кубань-Озеро) проходит празднование районного Сабантуя. Этот праздник теперь одинаково близок всем жителям нашего многонационального района — такая демонстрация добрососедства и взаимоуважения сближает всех жителей Елховской земли.

В прошлую субботу, 7 июля, состоялся Сабантуй. День обещал быть жарким. С утра у палаток задымились мангалы, аппетитный запах шашлыков и плова пробуждал аппетит у гостей праздника. Начинали свою работу игровые атракционы для малышей. В предвкушении праздника поле около Кубань-Озера наполнялось народом. Гости съехались из соседних районов, а также с Ульяновской области.

Официальная часть праздника началась с торжественных награждений: семьям, активным гражданам сельского поселения  Березовка, работникам СДК с.Березовка, Теплый Стан, Вязовка, РДК, тех, кто оказывал помощь в организации этого события. Вдохновителем и инициатором его проведения и возрождения стала заведующая Березовским СДК Татьяна Владимировна Севастьянова, которая в этот день получила заслуженные Благодарственные письма. «Этот праздник,- сказала она, — стал близким для жителей нашего района разных национальностей и вероисповеданий. Он является самым ярким и колоритным в череде районных мероприятий. Наша земля многонациональна, все мы живём в дружбе и взаимопонимании. И я уверена, что так будет всегда».

С приветственными поздравительными словами выступили глава сельского поселения Березовка
Елена Анатольевна Кулаева, Нурания Валиахметовна Идрисова, Владимир Афанасьевич Евсеев, житель села Березовка, первый заместитель Главы района Владимир Александрович Гришин, представитель татарской национальной газеты «Бердамлек». А затем девушки в национальных татарском и русском народном костюмах угостили присутствующих на сцене русским караваем
и татарским чак-чаком.

Автор фото Аняс Мингалеев (22) Автор фото Аняс Мингалеев (23) Автор фото Аняс Мингалеев (25)Автор фото Аняс Мингалеев (32) Автор фото Аняс Мингалеев (35) Автор фото Аняс Мингалеев (34)Автор фото Аняс Мингалеев (44) Автор фото Аняс Мингалеев (43)Автор фото Аняс Мингалеев (45)Самым занимательным состязанием стала борьба кереш. Зрители окружили ковёр со всех сторон. Первыми начали борьбу мальчишки лет 8-11, поединки которых были короткими  из-за детской спешки и горячности. На смену им пришли юноши, не так активно стремившиеся к победе, но после длительной раскачки и подготовки к атаке делали её зрелищной и эффектной. Болельщики громкими возгласами поддерживали каждый выход батыров в круг, выражали свое восхищение удачным броскам соперников. В кереше главное не бояться соперника, иначе ты практически сразу проиграл схватку. Успех здесь зависит не столько от физической силы, сколько от силы духа, хитрости и упорства.

Пришло время занять сцену и артистам. Танцы и песни не прекращались до конца праздника. Главным гостем Сабантуя стал народный артист Hеспублики Татарстан, обладатель многих престижных премий в жанре «Татарская песня» Фирдус Тямаев. Под его зажигательны песни танцевали все: от мала до велика, здесь не мешали языковые барьеры, всем интуитивно было понятно о чем он поет: о любви, о дружбе, о родных и близких людях, о своей родине и своем народе. А молодые люди из его подтанцовки подбадривали зрителей, заражали своими зажигательными танцами.

Автор фото Аняс Мингалеев (110)Автор фото Аняс Мингалеев (122) Автор фото Аняс Мингалеев (121) Автор фото Аняс Мингалеев (120)Автор фото Аняс Мингалеев (105)Автор фото Аняс Мингалеев (90)Автор фото Аняс Мингалеев (158)Конечно же, главная составляющая праздника — это щедрое угощение. Организаторам удалось воссоздать обстановку настоящего Сабантуя со всеми его традициями и обычаями. Все желающие могли угоститься ароматным пловом, горячим шашлыком, попробовать сладкий баурсак или чак-чак.

Сабантуй – один из тех немногих праздников, который собирает вместе всех жителей, отражает культурные традиции, чествует передовиков сельского хозяйства, выявляет сильнейших спортсменов. На этом Сабантуе было все — задорные песни и танцы, состязания в силе и ловкости, гостеприимство и радушие.

Народный праздник Сабантуй стал масштабным, красочным действом, объединяющим все народы, проживающие в нашем Елховском районе.

На празднике побывала Алена РЫЖЕНКОВА.

Газета «Елховские просторы».

Фотографии Аняса МИНГАЛЕЕВА.

* * *

Губанкүл – Елховка районының кечкенә бер татар авылы. Рәсми рәвештә анда җитмешкә якын кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләр саны аннан да ким. Шуңа да бер ел элек бу авылда гөрләтеп Сабан туен үткәрүгә күпләр гаҗәпләнгән иде. Күп чыгымнар таләп ителү сәбәпле, милли бәйрәмебезне кайбер зур авыллар да үткәрә алмый бит. Ә губанкүллеләр быел Сабан туен тагын да киңрәк билгеләп үтәргә теләүләрен ишеткәч, “Бердәмлек” хәбәрчеләре дә авыл яшәеше, халкы белән якыннан танышырга теләп, юлга чыктылар.

Бәйрәмне үткәрү өчен гу­бан­күллеләр табигатьнең бик матур урынын сайлаганнар. Мәйданчык тирәли куел­ган күп­санлы машиналар, бәй­рәм сәхнәсе янәшәсендә мәш кил­гән оештыручылар, шаш­лык-пылау пешерүчеләр, сату рәт­ләре әллә кайдан күренеп тора.

Без барып җиткәндә бәй­рәм­нең төп оештыручысы, Березовка авылы клубы мөдире Татьяна Севастьянова балалар белән репетиция үткәрә иде. Саф татар телендә сөйләнгән шигырьләрне игътибар белән тыңлап, киңәшләрен биреп торуын күреп: “Сез татарча да беләсезмени?” — дип гаҗәпләнеп сорадым мин Татьяна Владимировнадан.

- Юк, алар шундый сән­гатьле итеп укыйлар ки, мин инто­нацияләреннән барсын да аңлыйм, — дип елмайды ул.

- Сез рус кешесе, ничек соң кечкенә татар авылында милли бәйрәмнәрен кайтару белән шөгыльләнергә алын­дыгыз?

- Мәдәният өлкәсендә 35 елга якын хезмәт итәм, төрле профессиональ бәйгеләрдә, проектларда актив катнашам. Шуларның берсендә өлкәбездә яшәүче берәр милләт халкының милли го­реф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк иде. Өлкәннәр белән сөйләшә торгач, Губанкүлдә соңгы Сабан туеның 1937 елда үткәрелүе ачыкланды. Һәм мин татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәмен торгызырга тәкъдим иттем. Интернет челтәрендә бу фикеремне халык күтәреп алды, ярдәм итүчеләр дә табылды. Шулай итеп, 80 елдан соң биредә кабат Сабан туе гөрләде. Анда 300ләп кеше катнашкан иде. Быел күбрәк тә булыр дип уйлыйм.

Шунысын да әйтергә ки­рәк, бәйрәм быел да тик халык ярдәме белән уза. Губан­күллеләр, аларның балалары, оныклары акчалата да ярдәм иттеләр, әзерләнү эшлә­рендә дә актив катнаштылар, — дип иганәчеләрнең зур исем­леген күрсәтте Татьяна ханым. Чыгымнарның шактыен үз өс­тенә алган эшмәкәр Рамил Сат­даров туган авылында Сабан туе үткәрелә башлауның төп максаты — яшьләрдә авыл тор­мышына карата кызыксыну уяту, аларны авылга кайтару, ди.

- Без үскәндә Губанкүл гөрләп тора иде. Колхоз кырларында иген шаулап үсә, фермада сыерлар мөгрәве ишетелә… Әтием Минрәшит 50 елга якын колхозда тракторчы булып эшләде. Мин үзем дә хезмәт юлымны туган авылымда башлап җибәрдем. Тик биредә яшьләргә үсәргә мөмкинлек юк, шуңа да алар шәһәргә китеп урнаша. Мин дә гаиләм белән Самарада яшим. Ә менә күңел барыбер туган авылга тарта. Еш кайтабыз, — дип сөйләде ул. “Губанкүлдә туып үсмәсәм дә, ул күңелемә якын. Биредә әби-бабаларыбызның нигезе, зиратта туганнарыбыз җирләнгән. Шуңа да авылда Сабан туен оештыру эшләренә бик теләп кушылдым. Гореф-гадәтләребезне, милли рухны, авылны саклап калырга тиешбез”, — дип Рамил әфәнденең фикерен дәвам итте төп иганәчеләрнең берсе, Самарада яшәүче эшмәкәр София Мингалиева.  

Губанкүлнең елдан-ел матураюы, зурая баруы турында бу көнне еш ишетергә туры килде. Өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бу турыда горурланып, хисләнеп сөйлиләр. Березовка авылы җирлеге башлыгы Елена Кулаева да авылның торгызылуына өмет юк түгел, дип уйлый.

- Бүген Губанкүлдә 45 йорт бар. Кышын шуларның 28ендә генә яшәсәләр (күбесенчә әбиләр), җәен ике урам да гөр килеп тора. Әби-бабалары янына оныклары, балалары кайта. Дача урынына йортлар сатып алып, ялларын биредә үткәрүчеләр дә шактый, — дип сөйләде ул.

Өлкән буын вәкиле, 27 ел буе колхоз идарәсендә эшләгән Мөнир Ибәтов авылның чәчәк аткан елларын шулай искә ала:

- Үткән гасырның 50нче елларында “тридцатитысячник” Борһан Әбүзәров колхозны алдынгылар сафына чыгарган иде. Ул елларда 3500 гек­тар җир эшкәртә идек, 400 гектар мәйданда бәрәңге үс­тергән вакытлар да булды. Эшче куллар җитешмәгәндә механизаторлар икешәр сменада эшлиләр иде. Терлек фермасы әллә ни зур булмаса да, 300ләп сыер бар иде, бозаулар да үстердек. Кызганыч, бүген җирләрнең күбесе буш, бер өлеше генә арендага бирелгән, — дип уфтанды әңгәмәдәшем. — Бәлки килә­чәктә үзебезнең егетләр авылга кайтып, крестьян-фермер хуҗалыклары оештырып, җир­лә­ребезне эшкәртә, терлек үрчетә башлар? Җирләр эшкәр­телсә, авыл да югалмас иде.

Губанкүллеләр белән аралашкан арада мәйданда халык шактый җыелган икән. Мөхтәрәм кунаклар да килеп җиткәннәр. Татьяна Севастьянова Сабан туеның рәсми өлеше башлануы турында хәбәр итте. Гадәт буенча, бәйрәм авыл имамы Нәҗип хәзрәт Кафиятовның хәер-фатихасы белән башланды.

Аннан сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар — Елховка районы башлыгының беренче урынбасары Владимир Гришин, Березовка авылы җирлеге башлыгы Елена Кулаева, Хмелевка чиркәве рухание Александр Логинов (ул икенче ел рәттән Сабан туе батырына сарык тәкәсе бирә), районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нурания Идрисова, Елховка районы администрациясе каршында эшләп килүче Иҗтимагый совет рәисе Владимир Евсеев, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Елена Пахомова күтәрелде. Алар авыл тормышында актив катнашучыларга, Сабан туен оештыруга һәм үткәрүгә күп көч куючыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар. Шулардан Исхак Гыйззәтов, Илнур Ибәтов, Лилия Ибәтова өлкә Губернаторының Рәхмәт хатларына ия булдылар. Ә 35 ел бергә тату гомер итүче Мөнир һәм Минегаян Ибәтовлар, Гаилә көне уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Мин дә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы буларак, губанкүллеләрне бәй­рәм белән котлап, өлкәбездә гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур көч куюлары өчен оешманың Рәхмәт хатларын һәм аның президенты Ильяс Шәкүров җибәргән бүләкләрне тапшырдым.

Милли киемнәргә киенгән кызлар мөхтәрәм кунакларны чәкчәк һәм кабарып пешкән күмәч белән сыйлаганнан соң, Сабан туе әләме күтәрелде. Бу вазифа бәйрәмнең төп ига­нәчесе — Рамил Сатдаровка тапшырылды. Шуннан соң Сабан туе күңел ачулар, милли уеннар, спорт бәйгеләре белән дәвам итте. Татарстанның атка­занган артис­ты Фирдүс Тямаев башкарган иң матур җырлар губанкүллеләргә чын бүләк булды. Ул милли уеннарда да актив катнашты, төрле мәзәкләр сөйләп тә халыкның күңелен күтәрде.

Бәйрәмнең махсус кунак­лары, өлкәбезнең иң оста баянчысы — “Идел” ансам­бле җитәкчесе Мидехәт Әми­нов һәм ансамбльнең оста җырчысы Илдар Хәкимьянов чыгышлары да Сабан туена ямь өстәделәр. Мидехәт Әминов турында: “Кыңгыраулы гармунда (тальян гармуны) бигрәк үзәкне өздереп уйный, андый гармунчылар аз бит хәзер”, — диючеләр шактый булды.

…Ә миңа Губанкүлнең ки­ләчәге турындагы уйлар тынгы бирмәде. Күптән түгел генә Интернет челтәрендә хәбәрче Гөлсинә Фәсхетдинованың Губанкүл турындагы “Тарихын югалткан авыл”, (“Бердәмлек”, №47, 19 ноябрь 2011 ел) дип аталган язмасына юлыккан идем. Анда: “Авыл алабута арасыннан күренми дә. 10 — 12 йорт калган авылның төп урамына килеп кергәч кенә биредә кешеләр яшәве сизелә башлый”, — дип язылган. Сабан туенда берничә кешегә: “Авыл бүген нинди хәлдә?” — дигән сорау бирми кала алмадым. Шуларның берсе Исмәгыйль Хәлимов: “Әйдәгез, үз күзләрегез белән күрерсез”, — дип фотохәбәрче Әнәс Мингалиев белән миңа Губанкүлгә экскурсия ясарга тәкъдим итте. “Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тап­кыр күрүең хәерлерәк”, — дип, без авылга таба юл тоттык.

Авыл чиста урамнары, матур йортлары белән каршы алды. Татар авылларына хас гадәт буенча, Сабан туе алдыннан күбесе тәрәзә капкачларын, капкаларын буяган. Һәр йорт каршында диярлек затлы машиналар басып тора. Ачык тәрәзәләрдән татар көйләре агыла. Дөрес, урамнардан узганда түбәләре кыйшайган ятим йортлар да күренгәли. “Хуҗалары вафат, ә балаларының күптән кайтканы юк. Сатмыйлар да. Бәлки алар да кайтырга, төп йортларын торгызырга уйлыйлардыр”, — дип уй-фикерләре белән уртаклаша Исмәгыйль әфәнде.

Без авыл читендәге мәчет янына килеп туктадык. Күп еллар имамлык иткән олы яшьтәге Якуб хәзрәт Гыйззәтов авырып киткәч, халык аның урынына Нәҗип хәзрәт Кафиятовны сайлап куйган. Ул да балага исем кушу, мәетне соңгы юлга озату кебек йолаларны җиренә җиткереп башкара, гает намазларын алып бара икән. Авылда халык аз яшәгәнгә, мәчеткә 4-5 карт кына йөри. Ә менә зур дини бәйрәмнәр булганда халык шактый ук җыела икән. 45 йортлы авылда шундый мәчет булуы — искиткеч хәл, минемчә.

Янәшәдә — зират. Аны даими чистартулары, тәртиптә тотулары әллә кайдан күренеп тора. “Әнә, рәшәткә белән уратып алынган җирдә, борынгы Шәмгун мулла ыруы күмелгән”, — дип, зират уртасына төртеп күрсәтте Исмәгыйль Исхаков. Урамнардан үткәндә тагын ике җирдә рәшәткәләр белән уратып алынган шундый мәйданчыклар күргән идем. Алар иске мәчетләр урыны булып чыкты. “Бу изге урыннар киләчәк буыннарга мирас булып саклансын дип, койма белән әйләндереп алдык», — дип аңлатты озата килүчебез. Губанкүл тарихына шундый хөрмәт белән караулары чиксез сокландырды.

Сабан туеның абсолют батыры – Самара егете Дамир САФИН.

Сабан туеның абсолют батыры – Самара егете Дамир САФИН.

Фирдүс ТЯМАЕВ белән Татьяна СЕВАСТЬЯНОВА чувашча җырлыйлар.

Фирдүс ТЯМАЕВ белән Татьяна СЕВАСТЬЯНОВА чувашча җырлыйлар.

Сабан туе мәйданына әйләнеп кайтканда Исмәгыйль әфәнде машинасын әкрен генә алып барып, безне авыл белән таныштыруын дәвам итте. Ул безгә татарның танылган баянчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, бик иртә вафат булган Рөстәм Вәлиевның әтисе туып үскән йортны да күрсәтеп узды. Атак­лы якташыбыз үзе дә анда еш кайтып йөргән.

- Ә менә бу — медицина пунк­ты, — дип ул кирпечтән салынган ике яклы йортка күрсәтте. - Икенче ягында фельдшерыбыз Рәйсә апа яши. Аңа Аллаһының рәхмәте яусын, көн саен авылны йөреп чыга, әби-бабайларның хәлләрен белеп тора. Күрше Идәй авылы халкы янына да үз акчасына машина яллап бара һәм хезмәт күрсәтә…

Дөрес, авылда барсы да ал да гөл түгел. “Үзәк урамда гына асфальт юл. Яңгыр явып китсә, язын кар эрегендә башка урамнардан йөрерлек түгел. Таш җәйдерсәләр яхшы булыр иде”, — дип сыкрана җирле әбиләр. Мәктәп тә, кибет тә юк. Күрше Березовка, Майна авылларыннан атнасына ике тапкыр автолавка килеп, кирәк-ярак белән тәэмин итә икән.

- Авылдагы биш баланы “ГАЗель” машинасы көн саен Березовка авылы мәктәбенә йөртә. Юллар әйбәт, аз гына кар яуса да, Березовка авылы җирлеге башлыгы Елена Кулаева тракторлар җибәреп, урамнарны чистартып тора.

Бәлки, күпләр: “Кибете дә, мәктәбе дә булмаган авылның киләчәге юк”, — дип әйтер. Тик без, губанкүллеләр, бу сүзләр белән килешмибез. Әйе, якын-тирәдә беткән авыллар бар безнең. Әнә, күрше Алмалыны гына алыйк. Аның урыны да юк инде хәзер. Ә без авылыбызны бу язмышка дучар итмәячәкбез. Сабан туен уздыра башлавыбыз да бу турыда сөйли. Бүген Мулла, Кызылсу, Түпли кебек бездән күпкә зур авылларда да милли бәйрәмнәр уздырылмый бит.

Әнием Гөлфиягә быел 80 яшь тула. Әтиебез Исхак (ул бакыйлыкта инде) белән ул гомере буе колхозда эшләде, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Ул вакытта авылда бернинди уңайлыклар да юк иде. Аларга никадәр авыр булганын үзләре генә белгәннәрдер. Шулай да алар моннан китәргә теләми. Без дә, лаеклы ялга чыгып, картлыгыбызны төп йортта, туган авылыбызда үткәрергә хыялланабыз. Табигать матур, җиребез мул уңыш бирә, өйдәге краннардан артезиан суы агып тора. Һәр йортта диярлек уңайлыклар бар. Тормыш өчен нәрсә кирәк тагын?

Бүген Сабан туенда Фирдүс Тямаев “Сайра, әйдә, сандугач” җырын берничә тапкыр башкарды. Анда:

“…Йөрәккәем синнән башка,

Башкаларны сайламый…” дигән сүзләр бар иде. Менә минем дә йөрәгем Губанкүлдән башка чит җирләрне сайламый шул, — диде Исмәгыйль әфәнде.

Губанкүл авылы, аның туган җиренә тугры булып калган халкы белән якыннан танышканнан соң мин авылның киләчәге өметле булуына инандым.

Алия АРСЛАНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Губанкүл авылы кечкенә булса да, Сабан туен биредә бик олылап үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 854

Один комментарий

  1. Выражаем всем благодарность за помощь и содействие в проведении сабантуя!!!!!! Огромное спасибо Севастьяновой Татьяне Владимировне!!!! Всем тем, кто помогал физически и материально!!!!!! Все молодцы!!!!! Мы надеемся, что вы остались довольны!!!!! Спасибо вам

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>