Рәзил ВӘЛИЕВ: «Татар телен өйрәнеп Татарстан президенты була аласың»

Wx28SotttyI

Самара өлкәсе делегатлары (уңнан сулга) – Радик ГАЗИЗОВ, Фәрхәт МӘХМҮТОВ, Рәхимә ХӘЙРОВА, Рәмзия КӘБИРОВА, Гөлфия ТӘҖЕТДИНОВА, Гөлчәчәк ШӘЙХЕТДИНОВА, Нурсинә ХӘМӘТШИНА, Зөләйха МИЯССӘРОВА.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII корылтаена Самара өлкәсеннән дә зур делегация  барган иде.

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII корылтае узды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан, методистлар, татар теле укытучылары, милли оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Узган уку елында, Россиядә милли телләргә каршы чаралар көчәйгәч, күп кенә төбәкләрдә татар теле дәресләре кимеде, укытучылар эшсез калды. Шуңа да быелгы җыен ничектер үзенчәлекле булып, ябык ишекләр артында узды. “Сез язып чыгаруга ук монда сөйләшкәннәр Мәскәүгә барып җитә”, — дип утырышларга журналистларны кертмәгәннәр икән.

Шулай да укытучылар үз регионнарында ана теле дәрес­ләрен укыту буенча килеп чыккан проблемалары турында массакүләм мәгълүмат ча­ралары вәкилләре белән уртак­лашырга җаен таптылар. Мәсәлән, Оренбург өлкәсенең Абдрахман авылыннан килгән Ләйлә Кәримова үзләрендә татар мәктәбе ябылуы турында болай сөйләде.

- Авылыбызда татар мәктә­бен саклап калу өчен укытучылар да, ата-аналар да тырышты. Ләкин, балалар саны аз дип, безне чуваш мәктәбенә кушып куйдылар. Хәзер ана теле бары тик түгәрәкләрдә, атнасына 3 сәгать кенә өйрәтелә. Чуваш балалары үз телләреннән гарьләнәләр. Тора-бара безнең балалар да туган телләреннән гарьләнә башламаса ярар иде дип куркып торабыз, — диде ул.

Ә менә Ульяновск өлкәсендә башка проблема – татар теле дәресләрен укытырга квалификацияле укытучылар җитешми.

- Губернаторыбыз Сергей Морозов Ульяновск өлкәсендә милли телләрне саклап калу яклы. Ул: “Ни өчен татарларга, чувашларга, мордваларга ана телләрен өйрәнергә ирек бирмисез?” — дип, түрәләргә дә шелтә белдереп тора. Ә менә мәктәпләрдә югары белемле татар теле укытучылары юк диярлек. Үткән гасырның 90нчы елларында педагогия институтында эшләп килгән махсус группа ябылды. Ана телен түгәрәкләрдә, милләтебез язмышына битараф булмаган башка фән укытучылары өйрәтә, — дип сөйләде Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Акмулла исемендәге башкорт педагогоия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов та туган тел укытучыларын әзерләү бүген зур проблема булуын ассызлыклады.

- Тобольскида туган тел укытучыларын әзерләү буенча соңгы чыгарылыш — биш, Төмәндә — җиде-сигез ел элек булды. Башкортостанда унлап институттан бүген өч югары уку йортында гына татар теле укытучыларын әзерлиләр. Анда бюджет урыннар да саклана. Мәскәү, Төмән, Ижау, Оренбург, Чиләбе, Ульян шәһәрләрендә бүген андый бүлекләр юк инде, — диде ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII корылтаена Самара өлкәсеннән дә зур делегация — өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәхимә Хәйрова, Камышлы районының Иске Ярмәк һәм Яңа Усман авыллары мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытучы Рәмзия Кәбирова һәм Гөлфия Таҗетдинова, Похвистнево районыннан Гали авылы мәктәбе директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлчәчәк Шәйхетдинова һәм Мәчәләй авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Зөләйха Мияссәрова, Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә татар теле укытучысы Нурсинә Хәмәтшина барган иде.

Wx28SotttyI

Самара өлкәсе делегатлары (уңнан сулга) – Радик ГАЗИЗОВ, Фәрхәт МӘХМҮТОВ, Рәхимә ХӘЙРОВА, Рәмзия КӘБИРОВА, Гөлфия ТӘҖЕТДИНОВА, Гөлчәчәк ШӘЙХЕТДИНОВА, Нурсинә ХӘМӘТШИНА, Зөләйха МИЯССӘРОВА.

- Беренче көнне безне Татарстанның Кукмара бистәсенә алып бардылар һәм андагы гимназиядә, “Кояшкай” балалар бакчасында татар телен укыту методикалары белән таныштырдалар.

Әлегә кадәр безнең мәк­тәптә татар теле дәресләре атнасына ике, әдәбият — бер сәгать укытылып килде. Ә менә сентябрьдән без, бәлки, атнасына 6 көн тү­гел, ә 5 кенә көн укый башларбыз. Шул сәбәпле татар теле сәгатьләрен киметергә мәҗбүр булачакбыз. Бу татар теле дәресләрен факультатив итеп кенә укыту белән яный. Башка төбәк мәктәпләренең ачы язмышы безгә дә кагылмаса ярар иде. Бүгенге яшьләр, кайбер ата-аналар да: “Татар теле нигә кирәк? Аны мәктәптә өйрәнеп кем буласың?” диючеләр бар. Корылтайда чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев бу сорауга бик әйбәт җавап бирде. “Татар телен өйрәнеп Татарстан Республикасының президенты була аласың! Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев татар авылында үсеп, татар мәктәбен тәмамлаган”, — диде ул. Гомумән, Рәзил әфәнде бик күп дөрес сүзләр әйтте, шуңа да аның чыгышы кайнар алкышларга күмелеп барды, — дип сөйләде Нурсинә Хәмәтшина.

Аның Камышлы районыннан килгән хезмәттәше Рәмзия Кәбирова да фикерләре белән уртаклашты.

- Корылтайда башка регионнардан килгән укытучылар белән аралашып, үземә күп яңалык алдым. Кызганычка, аларның күбесе яраткан эшләреннән мәхрүм калып, бүген башка фәннәр укытырга мәҗбүр. Ә менә безнең Камышлы районында татар теле дәресләре программа буенча, атнасына ике сәгать укытыла. Иске Ярмәк авылында тәрбиягә алынган, чит җирләрдән күчеп килгән башка милләт балалары күп булуга карамастан, барсы да татар теле дәресләренә йөриләр, ата-аналары да моңа каршы түгел.

Корылтайдан соң без татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү курсларына да калдык. Анда да күп яңалыклар ишеттек. Мәсәлән, дәресләрдә укучыларның эш­чәнлеген активлаштыруга, ана телен өйрәнүгә кы­зык­сыну уятучы заманча технологияләр куллану темасы аеруча кызыклы булды. Барыбызны да бер проблема — татар теле дәреслекләренең, уку-укыту әсбапларының нык искергән булуы борчый икән. Бу турыда без курсларны алып барган мөгаллимнәргә дә әйттек. Алар ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр, — дип сөйләде ул.

Россия төбәкләреннән җыел­ган татар теле укыту­чы­ларының VII корылтае әнә шулай тыйнак кына узып китте. Берничә чыгышта гына татар теленең мәҗбүри укытылырга тиешлеге һәм милли кадрлар әзерләү тәкъдиме яңгырады. Ләкин аларга гына карап резолюциягә бернинди үзгәреш тә кертелмәде. Өч битле бу кәгазьдә гомуми сүзләр, татар телен укытуны камилләштерү, дистанцион белем бирү технологияләрен куллану методикалары хакында гына язылган иде.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В Татарстане завершился VII всероссийский съезд учителей татарского языка и литературы / Татар теле укытучылары җыены алкышлар һәм тешсез карарлар белән узды (ФОТО, ВИДЕО)

* * *

​В Казани проходит пленарное заседание Всероссийского съезда учителей татарского языка и литературы / Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды пленар утырышы бара

* * *

Татар теле укытучыларын ябык очрашуга җыйдылар / Всероссийский съезд учителей татарского языка и литературы проходит за закрытыми от СМИ дверями (ВИДЕО)

 

Просмотров: 1319

Один комментарий

  1. Җыенда катнашкан укытучылар анда ишеткән ,анда өйрәнгән методикалар ,яңы технологияләр белән өлкәнең бөтен татар теле укытучыларын таныштырсыннар иде,матбугат аша һәм өлкәнең СИПКРО МЕТОДИСТЫ бөтен информацияне Казандан кайткан укытучылардан җыеп ,бер җыентык ясап һәм өлкә буенча таратып .