Менә шундый матур исем астында Камышлыда әбиләргә багышланган чара үтте. Бәйрәмгә авылның ак яулыклы әбиләре, апалары һәм аларның оныклары чакырылды. Кунакларны Советская урамындагы балалар мәйданчыгы каршы алды.
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кояны.
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлә,
Кайгыларга түзем, сабырлы.
Кем елмая җәйге таң аткандай?
Балкып китә шундук тирә-як.
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — әнкәй, әбекәй, хатын-кыз!
Җәйнең кояшлы матур көнендә без, Камышлы социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре, «Көмеш яшь» акциясе кысаларында әбиләргә багышланган «Әбекәй – алтынным, минем иң якыным» дип аталган бәйрәм чарасы уздырдык. Бәйрәмгә авылыбызның ак яулыклы әбиләребезне, апаларыбызны һәм аларның оныкларын чакырдык. Чарабыз урам бәйрәмен хәтерләтте. Кунакларыбызны Советская урамындагы балалар мәйданчыгы каршы алды. Биредә алтын куллы әбиләребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылды.
Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул – безнең өчен изгелек чыганагы. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган. Ак яулыклы татар әбисе!
Бәйрәмнәрдә бер-беребезгә бүләкләр бирешергә гадәтләнгән. Яруллина Гөлсирә апаның башкаруында моңлы җыр бәйрәм бүләге булып яңгырады.
- Әби, әбием, әбекәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әбиебезгә дәшәбез, — дип бүлегебезнең җитәкчесе Диндарова Рушания ханым әбиләрне бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен юллап узды.
Ә аннары иң кызыгы башланды! “Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!” дип аталган бәйгеләр уздырылды.
Беренче конкурс “Татлы сүзләр” дип аталды. Хөрмәтле әбиләр оныкларына иркәләп әйтелгән күркәм сүзләрен санап үттеләр. Аларны тыңласаң, оныклары балаларына караганда да татлырак та, якынрак та икән. Бер юкка бит борынгылар: «Баламның баласы балдан татлы» димәгәннәр. Оныклар да әбиләре турында мактаулы сузләр әйттеләр:
Әби кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде!
Тирә-юньгә әби кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
Кадерле әбиләребезгә багышлап оныклары бик күп шигырьләр һәм җырлар әзерләгәннәр иде шул.
Әбиләребез уйнап үскән урам уеннарын да искә төшереп киттек. «Йөзек салыш», «Ал кирәк – гөл кирәк», «Алтын капка, багана», «Качышлы-табышлы», «Яулык биреш», «Исем табыш», «Кап та коп», «Әбәк», «Түгәрәктәге туп», «Көлдереш» һәм башкаларны уйнап уздык. Әле балалар чүлмәк тә ваттылар, әбиләре белән бергәләп аркан да тарттылар.
Бер күрешү — бер гомер дип,
Дога кыла әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала
Борыңгы җыр, иске көйләр.
Субботина Әлфия апа, Әхмәтшина Галимә апа башкаруында татар халык җырлары да яңгырады, Гөлсирә Мөхтәбәровна да тагын безгә үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Зарипов Раил абый һәм Каюмова Халисә апа үзәкләргә үткәреп, тальян моңнарын сыздырып, барыбызны да биетеп киттеләр.
- Балалар, әбиләребезнең куллары җылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да! Алар үзләренең күңел җылылыгын кушып безгә бияләй, оекбашлар бәйлиләр. Шул бияләй, оекбашларның җылысы аша әбиләребезнең жан җылысы безгә дә кучә. Шуңа да нинди көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы тора. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга, — дип дәвам иттек һәм балаларга шундый сорау да бирдек: «Шушы җылы бияләй-оекбашларны әбиләр нәрсәдән бәйлиләр соң?» Алар дөрес итеп: «Җептән, ә аны йоннан ясыйлар», — дип җавап кайтардылар. Аннан соң Галимә апабыз Әхмәтшина үзләренә җеп эрләү буенча мастер-класс та уздырды.
- Әбиләр оныкларын бик яхшы иттереп киендерәләр, ә менә оныклар әбиләрен киендерә белерләрме икән? — дип чираттагы бәйгебезне үткәрдек. Белделәр, бик оста итеп икешәр онык әбиләрен бәби киемнәренә киендерделәр һәм бишек җырларын да башкардылар.
- Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый берләшеп,
Парлашып биик, әйдә!, — дип ахырдан барсын да биергә чакырдык һәм «Алтын капка» уенын да уйнап алдык.
Һава эссе булганга карамастан, барыбыз да рәхәтләнеп күңел ачтык. Ә инде арып-талып, сусап бетүгә бәйрәм табыны тирәли җыелдык. Социаль үзәк кызлары чүлмәктә пешкән бәрәңге, түгәрәкләтә пешкән йомырка, түгәрәк арыш ипие, яшел кыяклы суган, тары коймагы, зур җәймә, катык әйрәне һәм чүлмәктә тозланган кыяр алып килгән иделәр. Әсфәндияр абыебыз ике самоварны кайнатып, чәйне өлгертеп кенә торды.
Шулай түгәрәк өстәлләр артында кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне авыз итеп, хуш исле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял иттек һәм җылы хисләр белән, күтәренке кәефтә таралыштык.
Хөрмәтле әбиләребез! Дәү әниләребез! Сез – тыйнак та, сөйкемле дә, сез – эшчән дә, түземле дә, сез – иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә, сез дөрләтеп торгансыз. Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләгән өчен мең-мең рәхмәт сезгә! Озын гомер, тән сихәте, саулык телибез. Күңелегездәге җан җылыгызның нурын сүндермичә, балаларыгызга-оныкларыгызга алга таба да яхшы белем һәм тәрбия биреп яши алсагыз иде.
Камышлы социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мәдәни чаралар уздыручы Р.М.ӘСӘДУЛЛИНА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1961