Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды

3-XFX_7227Бүген, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең вафатына бер ел тулган көнне, каберенә таш куелды. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды.

Чарада Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин, артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, ИлСаф катнашты. Зөһрә Шәрифуллина, артистлар исеменнән чыгыш ясап, «Хәния Фәрхи күңелебездә кояш кебек истә калачак. Ул үзе бәйрәм кебек иде», — диде ул, Хәния Фәрхинең иҗат төркеме «Бәйрәм» булуга ишарәләп.

Хәния Фәрхинең якын дусты Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән чыгыш ясады. «Аннан да яхшы кеше юк. Булмагандыр да. Бер көн дә онытылганы юк», — диде ул.

3-XFX_72274-XFX_7240 9-XFX_7256 18-XFX_7580-1Чарага Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу, ире Габделхәй, сеңлесе Фирүзә килгән иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1423

Комментирование запрещено