“Бердәмлек” газетасы редакциясендә кунакта татар халкының күренекле җырчысы, композиторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, беренче “Сания” татар операсын сәхнәгә куючы Газиз Айдарскийның кызы, заманыбызның танылган балеринасы Әлфия Айдарская булып китте.
Инде олы, 93 яшьтә булуына карамастан, Әлфия апаның дәрте әле ташып тора, ул һәр нәрсәне хәтерендә саклап, тыңлаучыга җиткерә ала.
Бүгенге көндә ул әти-әнисенең, билгеле, күбрәк Сара Садыйкованың, иҗатларын пропагандалау, исемнәрен мәң-
геләштерү буенча зур эш алып бара. Соңгы вакытларда гына да ул, сөекле композиторыбызга багышлап, Казанда һәм Мәскәүдә концертлар, очрашулар оештырды. Аларны Әлфия Газиз кызы, гадәттә, сәхнәдән үзе алып бара.
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре Эльмира Варфоломеева, Алия Арсланова, Гөлнур Рыбакова белән бергә очрашуга Сара Садыйкованың иҗатына, җырларына мөкиббән кешеләр — Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән укытучы Нурзидә Фәйзуллина, Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы активистлары Асия Шәймарданова, Әминә Ибәтуллина, Рәйсә Гыйбадуллина, Фатыйма һәм Тәнзилә Әһлиуллиналар килгән иде.
Сәгать ярымнан артыграк барган дусларча, ачыктан-ачык сөйләшү вакытында Сара Садыйкованың күптәннән хитка әйләнеп, халык арасында яратып җырлана торган җырларын искә алдык, бергәләшеп җырладык. Әлфия Газиз кызы кызыксындырган сорауларыбызга җавапларын бирде, киләчәккә планнары белән таныштырды. Бүләккә ул соңгы елларда якын кешеләренә багышлап үзе язган китапларын, композиторның “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар җыентыгы концерт-презентациясенең, Бөек Җиңү темасына язылган җырларының, Сара Садыйкованың тууына 111 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән концертның видео язмаларын алып килгән иде.
Очрашу бергәләшеп Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов шигыренә иҗат ителгән данлыклы “Җидегән чишмә” җырын башкару белән тәмамланды.
Киләсе саннарыбызның берсендә без “Бердәмлек”тә бу онытылмас очрашу турында тәфсилләбрәк язарга, Әлфия апа Айдарская белән күләмле әңгәмә урнаштырырга планлаштырабыз.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 1345