Россия журналистлары берлеге Самара өлкәсендә форум үткәрде
Самарада Дәүләт телерадио компаниясе (ГТРК “Самара”) базасында Россия журналистлары берлеге һәм Журналистлар берлегенең өлкә оешмасы бергәләп “Инфорум” дип аталган җыен үткәрделәр. Биредә көн дәвамында төрле мәйданчыкларда федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары сөйләшүләр, гапләшүләр алып бардылар. Инде бишенче мәртәбә уздырылучы форум бу юлы Журналистлар берлегенең йөз еллык юбилеена багышланган иде.
Форумны Россия журналистлары берлеге секретаре, өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова, Россия журналистлары берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий, берлек секретаре Юлия Заһитова һәм Самара өлкәсе буенча Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе Светлана Жданова ачып җибәрделәр. Аннан соң төрле темаларга мастер-класслар, басма, электрон мәгълүмат чараларына кагылышлы мәсьәләләрне тикшерүләр, фикер алышулар башланып китте. Аларда профессиональ журналистлар һәм блогерлар да катнашып, хәзерге цифрлы технологияләргә күчү, интернет челтәре киң җәелә барган заманда традицион мәгълүмат чараларын — газета-журналларны ничек саклап калу һәм үстерү турында сүз барды.
Фикер алышуларда миңа, бүгенге көндә өлкәбездә бердәнбер сакланып калган милли басмаларның берсе булган “Бердәмлек” газетасының баш мөхәрриренә дә, үз фикерләрем белән уртаклашырга насыйп булды.
Мин бүгенге кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында, аеруча интернет сайтларында һәм социаль челтәрләрдә, җиңел акча эшләү юлы белән китеп, матбугатның тәрбияви ролена игътибарны киметүләре турында сөйләдем, күп сайтларда имзасыз фикер алышуларда бер-береңә яла ягу, кешенең вөҗданын пычратуга кадәр барып җитүләр турында да әйтеп уздым. Ә бу төрле милләт кешеләре арасында ызгыш тудырырга да бик мөмкин бит.
Минем әйткән сүзләремне хуплап, көчле алкышларга күмделәр. Белмим, моңа каршылар да булгандыр, тик күбе бер уртак фикердә иде. Әйе, хәзерге интернет заманында традицион мәгълүмат чараларын оныту һич кенә дә ярамый, яңа технологияләрне тормышка ашыру процессы, гасырлар буе халыкка хезмәт иткән кәгазь басмаларны да читкә куймыйча, яңа шартларда яңача эшләү юлы белән алып барылырга тиеш. Авыл районнарыннан, кечкенә шәһәрләрдән килгән җирле газеталар журналистлары әлегә кайбер урыннарда интернетның тотрыклы эшләмәве, еш кына элемтәнең югалып торуын да билгеләп үттеләр. Ә олы яшьтәгеләр өчен кәгазь басмалар, бигрәк тә җирле газеталар, әлегә бердәнбер матбугат чыганагы булып тора. Бүгенге тормышта барысын да ничек тә күбрәк акча эшләүгә генә (моны форумда мастер-класслар үткәргән Мәскәү экспертлары “монетизация” дип атадылар) бәйләү дөрес үк гамәл түгел. Анысын да булдырырга, тик массакүләм мәгълүмат чараларның тәрбияви роленә игътибарны киметмәскә иде, диде фикер алышуларда катнашучыларның күпчелеге.
“Инфорум”ның эшенә йомгакны үзенең тыгыз эш графигында журналистлар белән очрашырга мөмкинлек таба алган өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров ясады. Ул нәкъ менә журналистларның тормышыбызга дөрес караш формалаштыруларын, ә моңардан алдыбызга нинди максатлар куячагыбыз, аларга ирешү һәм җиңүләребезгә шатлану өчен күпме көч кирәклеге бәйле икәнен билгеләп үтте.
- Моның яхшы дәлиле булып, Самарада үткән футбол буенча дөнья чемпионаты тора. Иң мөһиме — без дөньяга гына түгел, үзебезгә дә җиңә, һәркемгә ачык йөз, кунакчыллык күрсәтә алуыбызны расладык. Туристларның килүе буенча безнең Самара шәһәре Россиядә дүртенче урынга чыкты. Бу уңышта, әлбәттә, сезнең, журналистларның да өлеше бар, — диде Дмитрий Азаров.
Регион башлыгы Россия президенты Владимир Путинның указы буенча “Атказанган журналист”, “Атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре” дигән яңа мактаулы исемнәр булдырылуы турында хәбәр итте. Ул Россия журналистлары берлегенең өлкә оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкованың Журналистлар берләшмәсен үстерүгә һәм берләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп, аны “Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләде.
Дмитрий Азаров Самара өлкәсенең атаклы журналистлары арасыннан мәрхүм Эдуард Михайлович Кондратовны аерым искә алып, аның намуслылыгы, таланты һәм ярдәмчеллеге белән башкаларга үрнәк булуы турында әйтте.
- Соңгы китапларының берсен юкка гына ул “Шулай да… яхшылык булырга тиеш” дип атамагандыр. Минем фикеремчә, моны бөтен журналистларның девизы итәргә дә мөмкиндер, — диде Дмитрий Азаров.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 866