Татарстан китап нәшрияты ГУМда фирма кибете ачты / В ГУМе открылся фирменный магазин Татарского книжного издательства

044Казан үзәгендәге ГУМда Татарстан китап нәшриятының фирма кибете ачылды. Сәүдә үзәгенең өченче катында 1500дән артык исемдә басма продукцияләр тәкъдим ителә, дип хәбәр итә нәшриятның матбугат хезмәте.

Яңа кибеттә әдәби әсәрләр, тарихи, фәнни-популяр басмалар, татар классик язучылары һәм яшь авторларның китаплары, белешмәлекләр, дәреслекләр, иллюстрацияле альбомнар, балалар әдәбияты дә бар.

Татарстан китап нәшриятының Казанда бу өченче фирма кибете. Калган икесе Бауман урамындагы 19нчы йортта һәм Декабристлар урамындагы 2нче йортта урнашкан, шулай ук Агросәнәгать паркында да сәүдә ноктасы эшли.

Быел Түбән Кама, Урыссу, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Казан, Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндәге “Любимый книжный”, “Дом книги”, “Книга+” китап кибете челтәрләрендә дә татар әдәбияты бүлекләре ачылган. Питрәчтә, мәсәлән, “Меридиан” Сәүдә үзәгендә татар китапларын алып була.

Нәшрият Россия һәм БДБ илләренең “Лабирин”, “Библио-Глобус”, ”OOzon.ru”, “My-shop”, “ЛитРес” кебек эре интернет-кибетләре аша үз продукциясен тарату географиясен киңәйтә. Болардан тыш, нәшриятның рәсми сайтында (www.tatkkniga.ru) бүген 1 меңнән артык китапны бушлай укып була.

 

tatar-inform.tatar

* * *

В ГУМе открылся фирменный магазин Татарского книжного издательства, об этом сообщает пресс-служба издательства.

Новый магазин предлагает более 1,5 тысячи наименований художественной, исторической, научно-популярной, справочной и учебной литературы.

В продаже есть книги известных классиков татарской литературы и молодых дарований, богато иллюстрированные альбомы, подарочные издания, путеводители по городам Татарстана и, конечно, огромный выбор красочных книг для юных читателей.

Это уже третий фирменный магазин Таткнигоиздата в Казани, другие два расположены по ул. Баумана, 19 и ул. Декабристов, 2, также каждые выходные действует торговая точка издательства в Агропромышленном комплексе г. Казани. Помимо этого, с начала 2018 года Татарское книжное издательство открыло отделы с татарской литературой в сети книжных магазинов «Любимый книжный» (ООО «Аист Пресс»), «Дом книги», «Книга+» (ООО «Пегас»).

Татарское книжное издательство расширяет географию распространения своей книжной продукции в интернет-магазинах России и СНГ («Лабиринт», «Библио-Глобус», Ozon.ru, My-shop) и на известной литературной площадке электронных книг «ЛитРес».

Кроме того, на официальном сайте издательства размещено более 1 тыс. книг с возможностью бесплатного чтения.

tatar-inform.ru

Просмотров: 986

Комментирование запрещено