Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаете чараларында катнашты / Минниханов в Казани принял участие в праздничном намазе в честь Курбан-байрама

view_4202327_3164923Бүген 4 сәгать 30 минутта Татарстан мәчетләрендә мөселманнарның төп гаетләренең берсе – Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары башланды. Бәйрәм намазы иртәнге бишкә тәгаенләнгән иде, бу хакта мәгълүматны алдан Татарстан Диния нәзарәте таратты. Республикакүләм гает Казанның Галиев мәчетендә узды, бәйрәм вәгазен һәм намазны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел бәйрәм чараларын Мәккәдә үткәрә, ул Ике Изге урынны саклаучы – Король Сәлман кунаклары өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗ сәфәрендә.

Галиев мәчетенә бәйрәм вәгазенә һәм намазга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да килгән иде.

Вәгазендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Корбан гаетенең әһәмиятен аңлатудан тыш, Татарстанда югары дәрәҗәдәге дини белем алу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын искәртте. “Татарстанда булган мәдрәсәләр һәм Болгар ислам академиясе Россия Федерациясе өчен имам-хатыйбларны әзерләп киләләр. Әле 100 ел элек кенә безнең андый мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде, без бөлгенлектә, илебез авыр чорда иде”, — дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Ул Болгар ислам академиясенең бу уңайдан аерым урын алып торганын аңлатты. “Болгар ислам академиясен искә алмыйча булмас. Аның барлыкка килүе һәм өммәтебезгә хезмәт куюы үзе бер могҗизадыр. Аның фәрманына Россия Президенты Владимир Путин имза куеп рөхсәт бирде. Бу безнең милләтебез өчен зур вакыйга”, — диде мөфти урынбасары.

view_4202327_3164923Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин шулай ук корбан чалу кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Намаз башланыр алдыннан Рөстәм Вәлиуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.

Бәйрәм намазыннан соң дога кылып, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар милләтенә телен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мөмкинлекләр булуын теләде. «Әлмәттәге татар «Нур» мәктәбе, «Мозаффария» кызлар мәктәбенең аякка басып эшләп китүен насыйп әйлә. Безнең милләтебезгә телләребезнең, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә насыйп әйлә», — диде хәзрәт.

tatar-inform.tatar

* * *

Сегодня президент РТ Рустам Минниханов в Галеевской мечети Казани принял участие в намазе по случаю праздника Курбан-байрам.

Первый заместитель муфтия Татарстана Рустэм хазрат Валиуллин зачитал поздравительные телеграммы от президента РФ Владимира Путина и главы РТ. По завершении проповеди в Галеевской мечети состоялся праздничный намаз.

После чего Минниханов посетил новую мечеть на улице Федосеевская. Группа прихожан — инициаторы строительства мечети — провели здесь в честь Курбан-байрама первую праздничную молитву, сообщает пресс-служба президента РТ.

Накануне в честь праздника президент РТ пожелал татарстанцам «милости Всевышнего, мира, счастья, достатка и благополучия!».

realnoevremya.ru

Просмотров: 1089

Комментирование запрещено