Тырышсаң – табасың

Нетфуллин-Габдулла-1

Габдулла ага НОТФУЛЛИН әти­сенең кабере янында.

Сугыш корбаннарын, әби-бабаларны, ата-аналарны хөрмәтләп искә алу, аларның рухына догалар кылу гадәте элгәредән килә. Бу хакта гыйбрәтле әйтемнәр дә бар. Мәсәлән, “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” – дигән әйтем. Никадәр тирән мәгънә салынган бу кыска гына җөмләдә!

Бу уңайдан Габдулла ага Нотфуллинның тормышындагы гыйбрәтле гамәлләрен мисалга китерәсе килә.

Әтисе фронтка киткәндә Габдуллага җиде яшь була, ә энесе Шәмсуллага — нибары 9 ай. Ул аны елап озатканын томан артындагы күренеш кебек кенә хәтерли. Шул китүеннән аның әтисе яңадан әйләнеп кайтмый һәм аңардан бернинди хаты-хәбәре дә килми.

Моннан соң җитмеш җиде ел вакыт узса да, Габдулла аганың күңелендә сугыш гомергә төзәлмәслек яралар калдырган. Тол аналар үстергән ятимнәрнең күбесе үз әтиләренең төсен дә хәтерләмичә яисә аларны бөтенләй күрмәгән килеш гомер кичергәннәр.

Габдулла ага һәм аның энесе Шәмсулла да үз гомерләренә әтиләре турында нидер белү, каберен табып, аның рухына догалар кылу хыялы белән яшәгәннәр. Ниһаять, эзләнүләр нәтиҗәсендә алар аның Польша җирендә күмелгәнен ачыклыйлар.

Бу хакта аның белән әңгәмә тоттык.

- Һичбер хәбәре булмаган килеш әтиегезнең язмышын ничек ачыклый алдыгыз?

- Кырык яшеннән соң кеше, акылга утырып, аның уй-фикерләре камилләшә башлый, диләр. Кырык яшь тулганнан соң, миндә, әтиемнең язмышын ачыклап, аның кайда күмелгәнен белү теләге туды, һәм ул хис, торган саен, ныгый барды. Туктаусыз эзләнүләргә минем энем Шәмсулла Хәбибуллин, кызларым Әлфирә белән Асия, киявем Рөстәм дә зур ярдәм күрсәттеләр.

Төрле архивларга язганнан соң әтиемнең хәзәерге Польша җирендә күмелгәне ачыкланды. Мәскәү өлкәсендәге Русия Федерациясенең Үзәк хәрби архивыннан килгән белешмәдә:

«Сообщаем имеющиеся данные: стрелок 83 отдельной штрафной роты — рядовой Хабибуллин Нотфулла, 1914 года, уроженец Первомайского района ТАССР, призван 2. 02. 1945 г. полевым РВК. Прибыл из 9-го армейского запасного стрелкового полка. Он ранен 3 марта 1945 года.

Умер от ран 3 апреля 1945 года и похоронен в г. Бартенштейн в Пруссии (ныне г. Бартовшице Республики Польша).

В графе: «Был ли в немецком плену?» написано: С 26. 06. 1941 г. по 2. 02. 1945 года г. Опочка. Других сведений нет» — дип язылган иде.

Бу язмадан аның 1941 елдан алып 1945 елның март аена кадәр әсирлектә булганын ачыкларга мөмкинлек туды.

Опочка шәһәре – элгәреге Көнчыгыш Пруссия җире, ә хәзер ул Псков өлкәсенә керә. Сугыш вакытында анда концлагерь булган. Тарихи мәгълүматлардан әсирлеккә төшкән кешеләрне илебездә төрмә, себер каторгасы яисә штраф роталары көткәнлеге хәзерге көндә яхшы билгеле.

Бу язмадан аның 1941 елдан алып 1945 елның март аена кадәр әсирлектә булганын ачыкларга мөмкинлек туды.

Аның каберен эзләп, Бартошица шәһәренә баргач, безгә совет гаскәрләре күмелгән 16 каберне күрсәттеләр. Аларның һәркайсысында тәре куелган иде. Мөселман кешесе өстенә тәре куелуга борчылып, бу хәлгә ачыклык кертүне сорап, мин Президентыбыз Владимир Путинга хат язып җибәрдем. Бер елдан соң: “Әтиегез Бартошица шәһәрендәге госпитальдә үлде һәм Бранево шәһәрендәге туганнар каберлегендә күмелде”, — дигән хәбәр килде. Шуннан соң 2017 — 2018 елларда, ике ел рәттән, без ул күмелгән җиргә барып кайттык. Ул туганнар каберлегендә 31736 кеше күмелгәнен белдек.

2017 елда Польшага барып, анда йөрү өчен прокатка машина алырга балаларым моннан торып заказ бирделәр. Киявем Рөстәм үзе рульдә йөрде, ә инде 2018 елда баргач, шулай ук машина алып, кызым Асия йөртте.

Әтиемнең күмелгән җирен эзләгәндә дә, анда барып йөрүдә, әлбәттә, энем Шәмсулланың да зур ярдәме тиде. Бу изге юлда күрсәткән ярдәмнәре өчен мин аларның һәркайсысына зур рәхмәтлемен.

- Әтиегезнең каберен барып күргәч, нинди хисләр кичердегез?

- Әлбәттә, әтиемнең кайда җирләнгәнен белү тормышымда зур вакыйга булды. Мин үз морадыма ирештем һәм күптәнге хыялым тормышка ашты. Менә безгә быел да, Польшадагы Бранево шәһәренә өченче тапкыр барып, әтием рухына багышлап, Корьән укып кайтырга насыйп булды.

- Польшада һәм Балтика буе илләрендә совет гаскәрләре күмелгән каберлекләрне, һәйкәлләрне җимерүләр турындагы хәбәрләр дә ишетелә. Сезгә мондый күренешләрне очратырга туры килдеме?

- Юк, безнең гаскәрләребез күмелгән җирләрдә без тик тулы тәртип күрдек. Ул каберлекләр җыйнак, пөхтә һәм төзек хәлдә. Әтиемнең каберен безгә шул җирдәге католиклар чиркәвенең атакае күрсәтте. Аның үз халкына совет солдатлары күмелгән җирнең изге урын икәнлеген даими рәвештә аңлатып килгәнлеген белеп куандык.

Ул үзенең вәгазьләрендә: «Бу җирдә безне фашистлар коллыгыннан коткару юлында корбан булган шаһитлар ята. Без аларга карата олы рәхмәтле булып, ихтирам йөзеннән, каберләрен кадерләп, карап торырга тиешбез!» — дип сөйли икән.

Польшадагы үзебез үткән җирләрдә күренгән тәртипкә, җыйнаклыкка, андагы халыкның гадилегенә һәм ярдәмчеллегенә хәйран калдык.

- Габдулла ага, дәһшәтле сугыш елларында һәм аннан соң да сез күп тормыш авырлыклары кичергәнсез. Балачагыгыз турында нинди истәлекләр саклыйсыз?

- Мин Яшәүче дип аталган авылда туганмын. Бу коточкыч авыр елларда безнең төп таянычыбыз минем бабам һәм әбием булдылар. Бабабыз, авыл халкын безнең өебездә җыеп, намазлар укыта иде. Кешеләр намазга килүгә, әниебез өйне җыештырып, әзерләп куя. Хакимият башлыклары бабабызны кисәтеп, аңардан дини эшчәнлеген туктатуын таләп итсәләр дә, ул аларга: «Мин халыкка дини гыйлем һәм әхлакый тәрбия бирәм. Ике улым да сугышта һәлак булдылар. Әллә, шуңа да карамастан, мине эзәрлекләргә җыенасызмы?!» — дип аларның сүзенә кырт кисеп җавап бирә иде.

Авылыбызда без бабабыз һәм әбиебез үрнәгендә тәрбия алып үстек. Мин андагы башлангыч мәктәптә дүрт ел белем алганнан соң Кармыш авылындагы җиде еллык мәктәпне тәмамладым. Шуннан соң безне ФЗУга алып киттеләр Красногорск шахтасы янындагы Прокопьевск шәһәренә. ФЗУны тәмамлаганнан соң, өч ел Артём шәһәрендә шахтада эшләгәч, туган авылыма кайттым. 1955 елда армиягә алдылар. Әзәрбәйҗан республикасындагы Кусары шәһәрендәге авиамәктәптә авиамеханиклар курсы бетердем һәм Орёл шәһәрендә хезмәт иттем.

Әлбәттә, шахтада эшләү һәм армия хезмәте минем өчен зур тормыш мәктәбе булдылар. Ләкин дә мин иң төпле тәрбияне кечкенә генә Яшәүче авылында алдым. Әниебез караңгыдан караңгыга кадәр колхоздагы иң авыр эшләрне башкарганга, без һәрвакытта әби-бабабыз тәрбиясендә үстек.

- Сезнең авылыгызның ике исеме бар. Икесенең дә нигезендә тирән серлелек ята, шулай бит?

Бик дөрес. Авылыбызның бер исеме – Яшәлче, икенчесе – Яшәүче.

Яшәлче – удмурт сүзе. Ул “Чәчәкле матур болын” мәгънәсендә. Элгәре биредә удмуртлар яшәгәннәр. Чыннан да, авылыбыз матур һәм чәчәкле болыннарга бай.

Удмуртларда “Әшәлче” сүзе еш кулланыла. Шушы исемдә журнал басылып килә. Данлыклы удмурт шагыйрәсе Акилина Векшина үзенә Ашальчи Оки тәхәллүсе (псевдоним) алган.

Ә инде “Яшәүче” дигән атамасына килгәндә, шушы исемдә колхоз оешкан. Ул авыл исеменә дә әйләнгән. Авылыбыз 1930 елда гына тупланса да, аның тарихы бай һәм фаҗигале. Авыл кырыенда “Лишуннар тавы” исемле тау бар. Тирә-як авыллардагы муллаларны, байларны, кулакларны гаиләләре белән шунда китереп ташлаганнар. Тау битендәге коры җирдә ул мескеннәрнең ашарга ризыклары, эчәргә сулары, сыенырга урыннары булмаганлыктан, күбесе кырылып үлгәннәр. Исән калганнарының кайсын кайда олактырганнр: Себергә, Магнитогорск якларына һәм төрмәләргә.

“Лишуннар Тавы” – ул үзенә күрә бер резервация яисә пересылочный пункт булгандыр. Моның турында элгәре беркайда да язылмаган булса да, ул вәхши сәясәтнең истәлеген шул тауның исеме мәңгеләштергән. «Лишуннар» тавына сөрелгән мескеннәр шунда өч ел чамасы яшәгәннәр.

Алар Яшәүче авылында һәм башка тирә-як авылларда хәер сорашып, көн күргәннәр. Җирне казып кереп, шунда кыргый шартларда яшәгәнннәр. Төнлә бандитлар килеп, алардан алтын-көмеш таптырып, үзләрен кыйнаганнар, җәберләгәннәр. Ә түрәләр моңа битараф булып, күрмәмешкә салышканнар.

Авылыбыз халкы аларга яшерен рәвештә, мөмкин булганча, ярдәм иткән, чөнки «халык дошманнарына» ярдәм итүчеләрнең үзләрен дә кулга алу белән куркытканнар. Бәлки, «лишуннарның» догалар кылып, белдергән рәхмәтләре натиҗәсе буларак, авылның изге туфрагында туып-үскән кешеләр арасында күп кенә сәләтле һәм данлыклы шәхесләр дә бар. Шуларның тырышлыгы һәм ярдәме аркасында авылыбызда Сабан туе үткәрелде, аның тарихы турында китап басылды.

«Лишуннар» тавында яшәгән кешеләр арасында булган һәм ахырда, сөргеннән кайтып, соңгы көннәренә кадәр Лениногорск шәһәрендә яшәгән бер әби үзенең балаларына: «Яшәлче авылы халкының ярдәме һәм мәрхәмәтлелеге аркасында без исән калдык. Гомерегез булса, аларга, кулыгыздан килгәнчә, ярдәм итеп яшәгез. Моны минем васыятем итеп кабул итегез!» — дигән. Нәтиҗәдә аның кызлары авылыбызда Сабан туйлары һәм башка чаралар үткәрергә һәрвакытта зур ярдәм күрсәтеп торалар.

Аннан соң тагын бер хәлне телгә аласы килә. Яшәлче авылы янәшәсендәге өч авыл юкка чыктылар. Ә безнең авылыбыз әлегә кадәр яшәп килә. Моңа «лишуннарның” рәхмәтлек йөзеннән кылган догалары да сәбәпче булгандыр, дип уйлыйсы килә.

- Әтиегезнең каберен табып, аның рухына догалар кылып кайткач,үзегездә нинди хисләр туды һәм моның әһәмиятен ничек бәялисез?

- Беренчедән, мин үземә җан тынычлыгы таптым һәм изге бурычымны үтәдем, дип саныйм. Бу изге омтылыш балаларым, оныкларым өчен дә туганлыкны ныгыту юлында бер сәбәпче һәм матур үрнәк булды. Аларның ярдәме булмаса, мин бу изге морадыма әле ирешә дә алмас идем

Үзем кебек, сугыш ятимнәренә: «Кыен булса да, мин әтиемнең каберен Польшага кадәр барып эзләп таптым, ә минем үрнәгемдә һәм киңәшләрем ярдәмендә, минем кебек, сугыш ятимнәре, дусларым да үз әтиләренең күмелгән җирләрен эзләп таптылар. “Сезнең әтиләрегез үз илебездә җирләнгән булсалар да, таба алмыйсыз», — дигәч, танышларым да минем үрнәгемдә бу изге эшкә керештеләр.

Мәсәлән, Мингата — үз әтисенең каберен Смоленск өлкәсенә барып тапты, Ядкәр Җиһаншин да, әтисенең кайда күмелгәнен белгәч, үз балалары белән аның каберенә барып, догалар кылып кайттылар. Габделсамат абзый Ногмановның балалары да үз бабалары Якубның каберен табып, аның рухына догалар кылып кайттылар.

Мин энем Шәмсулла белән туган авылыбызга, әниебез Мөшәрәфә Хәбибуллина, бабабыз Хәбибулла һәм әбиебез Шакирә Шәрифулиннар күмелгән җиргә кайтып йөрибез, аларга догалар кылабыз.

Анда яшәгән вакытта безнең өебез дин учагы булып, анда озак еллар буена авыл халкы җомга һәм тәравих намазларын укыдылар.

Буыннар бәйләнеше өзелмәсен өчен без балаларыбыз, оныкларыбыз белән кайтырга тырышабыз, һәм бездән соң үзебезнең дәвамчыларыбыз да изге гадәтләрне дәвам итәрләр, дип ышанабыз.

Әлбәттә, Ислам динендә мәрхүмнәргә дога кылу, Коръән уку иң изге гамәлләрдән санала. Хәзерге заманда ата-аналарның үз балаларын ташлавы һәм күпләрнең картайган ата-аналарына карата битараф булулары инде гадәти хәлгә әверелеп бара. Кызганыч ки, хәзер күпләрдәге туганлык хисләре сүрелә һәм алардагы кешелек сыйфатлары, күңел байлыгы акрынлап зәгыйфьләнә бара.

Менә шундый рухи гариплек көчәйгән вакытта Габдулла ага Нотфуллиның изге гамәлләре күпләр өчен матур үрнәк булырлык. Габдулла ага башкарган изге гамәлләр, аның тирән кичерешләре үз балаларына, оныкларына гына түгел, аның үзе белән аралашкан кешеләргә дә кагылмыйча калмас, дип ышанасы килә.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено