Авылга яшьләр кирәк

Дмитрий Азаров Камышлы районы вәкилләре белән.

Дмитрий Азаров Камышлы районы вәкилләре белән.

Кинель районының Усть-Кинель бистәсендә ХХ агро­сәнәгать күргәзмәсе гөрләп үтте. Быел анда Россия тө­бәкләре, Самара өлкәсе һәм якын чит илләрнең меңләгән оешмалары катнашып, авыл хуҗалыгының төрле тар­мак­ла­рындагы эшлән­мә­ләрен тәкъ­­дим иттеләр.

Чараның елдан-ел масштаб­лырак узуы, аның тирәсендә өлкәбезнең генә түгел, күрше регионнарның һәм якын чит илләрнең авыл хуҗалыклары җитештергән продукциянең, авыл хуҗалыгы техникасы пред­прия­тиеләренең туплануын өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров та ассызлыклап үтте. «Күргәзмәнең үз тарихы бар инде. Ул ре­гионыбызның аг­росәнәгать казанышларын яктырта, башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә”, — диде ул чараны ачу тантанасында.

Күргәзмәнең беренче көне, гадәттәгечә, эшлекле формат­та узды. Авыл хуҗалыгы бел­гечләре, галимнәр, агробизнес, профильле уку йортлары вәкилләре конференцияләрдә, мастер-классларда, “Авыл яшь­ләре” форумында катнаштылар, “Авылның яңа тормышы” темасына уздырылган түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар.

Өч көн дәвамында агро­сә­нәгать күргәзмәсен 100 мең кеше караган. Крестьян-фермер хуҗалыклары, предприятиеләр җитәкчеләре бирегә тәҗрибә уртаклашу, җитештерелгән про­дукцияне сату нияте белән йөр­сәләр, гади халык яр­минкәдән юн бәягә сыйфатлы ашамлык алу, күңел ачу өчен килгән иде.

Мин үзем күргәзмәне икенче көнендә карадым. Менә милләттәшебез Гөл­наз Булатова сигез яшьлек кызы Илсөяргә йорт хайваннарын күрсәтеп йө­ри. “Без шәһәрдә яшибез, авылда туганнарыбыз юк. Шу­ңа күрә кызым йорт хайванна­рын телевизордан һәм китап­лардан гына күреп белә. Самарадан бушлай автобуслар йөргәнен ишеткәч, барып карарга булдык. Искиткеч бай һәм матур күргәзмә”, — дип сөйләде ул.

Чынлап та искитәрлек икән. Өлкәбезнең сөт һәм ит җи­тештерү оешмалары нә­сел­ле мөгезле эре төрлек­ләрен, кә­җә-сарыкларын, атларын алып килгәннәр. Мәсәлән, Ши­гон районының Береговой бистәсендә эшләп килүче “Чис­тый продукт” оешмасы күргәзмәгә куйган атаклы калмык һәм мандалонга токымындагы үгезләр белән сокланмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Берсе — 1020, ә икенчесе 1200 килограмм авырлыктагы маллар искиткеч матурлар. Ләкин аларны читлек аша каравы гына соклану хисе тудыра, табигатьтә очратсаң, куркып качарлык зурлар.

- 2011 елда барлыкка килгән оешмабызның төп идеясе — сыйфатлы һәм экологик яктан чиста ит җитештерү. Калмык токымлы мөгезле эре терлекләрне юкка гына сайламадык без. Алар чыдам, ашау ягыннан талымсыз, ә ите сыйфатлы. Безнең оешманы күпләр шушы агросәнәгать күргәзмәсе аша беләләр. Без биредә унынчы мәртәбә катнашабыз инде. Дәрәҗәле бү­ләкләргә дә ия булдык, — дип сөйләде оешманың зоотехнигы Арман Калоян.

Кинель районында яшәүче Ольга Должикова страус кошлары үрчетү белән шөгыльләнә икән. “Урта Иделнең кырыс һава шартларында бу экзотик кошлар үзләрен ничек хис итә? Аларны асрау кыен түгелме?” - дигән сорауга каршы: “Бер кыенлыгы да юк”, — дип елмая.

- Аларның каурыйлары калын, иммунитетлары көчле, шуңа күрә 30 градус салкында да урамда үзләрен яхшы хис итәләр. Өлкәбездә минем конкурентларым юк диярлек. Сер итеп кенә әйтәм: страус үрчетү бик тә керемле бизнес. Аның бер йомыркасы 1,5 мең сум тора. Каурыйлары да, тиресе дә, ите дә кыйммәткә сатыла, — ди ул. Матурлар да бит инде! Күргәзмәдә страус читлеге яныннан бала-чага өзелмәде.

Сызран районының — “Усинское”, Похвистнево рай­о­ны­ның — “Северный ключ”, Хво­­ростянканың — “Черемшан”, Кошкиның — “Дружба”, Ставрополь районының — “Луначарск”, Волжский районының — “Кряж”, Большая Глушицаның “Эльмир” оешмалары һәм токым заводлары тәкъдим иткән йорт хайваннарын карый-карый барасың да кинәт кенә авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсенә килеп чыгасың. Анда төрле маркалы тракторлар, җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю техникасы, запчастьләр… Биредә инде бала-чага түгел, ирләр күбрәк бөтерелә. Һәр фермерның яшерен хыялы — яңа трактор яисә комбайн сатып алу бит инде. Ирексездән: “Бәядер инде. Сатып алучылары бармы икән?” — дип уйлап куясың.

- Техника кыйммәт, әл­бәттә. Тик бүген барлык регионнарда да субсидия программалары эшләп килә. Без, авыл хуҗалыгы техникасын сатучы компанияләр, сатып алучыларыбызга ярдәм кулын сузарга әзер. Бүгенге күргәзмәдә күп компанияләр 25 процентка кадәр ташлама ясыйлар. Бу ике якка да табышлы. Сатып алучыларның шактые бу мөм­кинлекләрдән файдалана, — дип уртаклашты “БелАгро” компаниясе вәкиле Артем Бабушкин.

…Техника, мал-туар күр­гәз­мәсе кызыклы булса да, күп­челек халык “Авыл урамы” буйлап йөрде. Өлкәбезнең бөтен районнары да үз йортларын булдырып, анда яшәүче халыкларның көнкүрешен, го­реф-гадәтләрен яктыртып, кә­сепчелек, кул эшләре, ит-сөт продукциясе, җирле ашамлыклар күргәзмәләре оеш­тыр­ганнар.

Камышлы районы йортында беренче көнне мөхтәрәм кунакларны район администрациясе җитәкчелеге һәм Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык ансамбле җыр-биюләр белән каршы алдылар. Кунак­лар яңа уңыш оныннан салынган күмәчтән авыз иткәннән соң, район уңганнары үстергән яшелчә күргәзмәсе белән хозурландылар.

Шенталы районы йортында да кунакларны татар милли киемнәренә киенгән ханымнар каршылады. Алар Каменка авылыннан килгән мил­ләттәшләребез икән.

- Күр­гәзмәгә бавырсак, чәк­чәк, кош теле кебек татар милли тәм-томнарын алып килдек. Барысы да яңа уңыш бодаеннан пешерелгән. “Йорт”ыбызга кергән һәркем милли ашларыбыздан авыз итте, - дип сөйләделәр алар. - Колхозыбыз таралгач, җи­теш­терү кооперативы оештырылды. Бүген 300ләп мөгезле эре төрлек асрыйбыз. Арадашчылар сөтнең бер литрын 13 сумга сатып алалар. Бу бик арзан, әлбәттә. Ә шәһәр кибетләрендә аның бәясе 40 — 80 сумга җитә. Авыл халкы шундый авырлык белән мал асрый, ә продукциясен яхшы бәягә сата алмый, шактый өлеше кемнеңдер кесәсенә кереп кала.

Каменка авылының 2000 гектар җирләре эшкәртелә. Шуның 800 гектары — “Восход” оешмасы, а калганнары крестьян-фермер хуҗа­лык­ла­ры милкендә.

Кызганычка, башка еллар белән чагыштырганда, уңыш әйбәт булмады. Ә җәй башында, ягулык-майлау ма­­териал­ларының бәясе кү­тә­ре­лү сәбәпле, вакытында ашлама да кертә алмадык. Бу да йогынты ясагандыр, әлбәттә. Техникабыз да иске, яңасын сатып алырга ак­чабыз да юк. Ә иң зур проблемабыз — кадрлар җитешмәве. Яшьләр тик шәһәргә китү ягын гына карыйлар. Ә авылга яшьләр кирәк бит, алар безнең киләчәгебез, — дип уфтана Каменка авылы җирлеге башлыгы Николай Окладов.

Дмитрий Азаров Камышлы районы вәкилләре белән.

Дмитрий Азаров Камышлы районы вәкилләре белән.

Каменка авылы вщкиллщре авыл жирлеге башлыгы Николай Окладов белэн

Шенталы районының Каменка авылы вәкилләре авыл җирлеге башлыгы Николай Окладов белән.  

Чынлап та, бүген бу авыл хуҗалыгының иң зур проблемасы булып тора. “Авылда мәктәп, мәдәният йорты, эш юк”, — дип зарлана яшьләр. Бары тик бөтен күңеле белән җирне яратучылар, җиң сызганып эшләргә әзер булучылар гына авылда калалар, крестьян-фермер хуҗалыклары булдырып, терлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Әмма һәр фер­мер да үз продукциясен шәһәргә илтеп сата алмый, кайберләре сату-алу эше­нең нечкәлекләрен белеп бетермиләр. Ә көн саен шә­һәргә чаба башласаң, ху­җалыкта кем эшләячәк? “Конкуренция дә көчле анда. Продукциябезне күбрәк шәхси клиентларыбыз гына сатып ала”, - дип зарлана инде озак еллар Кинель районының Алакаевка авылында умартачылык белән шөгыльләнүче Дания Габидуллина. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең кү­­бесе товарын арзан бәягә алыпсатарларга биреп җибә­рергә мәҗбүр. Кайбер яшь фермерлар, зур теләк һәм ышаныч белән башлаган эшләрен ташлап, гаиләләрен алып, шәһәргә күченәләр…

ХХ агросәнәгать күргәз­мә­сендә оештырылган “Авыл яшь­ләре” форумында да бу мәсьәлә күтәрелде. Анда төрле алымнар белән авыл яшьләрен кызыктырырга, ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Болар барысы да сүз генә булып калмас, якын киләчәктә проблеманы хәл итү юллары да тәкъдим ителер, дип ышанасы килә.

Алия АРСЛАНОВА.

Самара – Усть-Кинель – Самара.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В Самарской области проходит ХХ Поволжская агропромышленная выставка

Просмотров: 1520

Один комментарий

  1. Шенталинский национальный колорит представили коллективы «Земляки» и «Шенталинка» Шенталинского РДК, «Сердэш» Тат.Абдикеевского СДК, «Азамат» Баландаевского СДК ,Ново-Суркинский и Канашский СДК.