Беренче сентябрь

iТезелеп баралар мәктәпкә

Урам тулы балалар.

Кулларында чәчәк бәйләме,

Озатып кала аналар.

Әти-әниләр, әби-бабайлар,

Әйтерсең, Сабан туе.

Күбәләктәй ак бантиклар

Мәш киләләр көн буе.

Алты яшьлек балаларны

Тапшырабыз куанып.

Аң-белем алсын киләчәк,

Карарбыз без сокланып.

Тәбрикләү, котлау башланды,

Балалар тып-тын калды.

Беренче сыйныф укучысы

Кулына кыңгырау алды.

Җырчы кошлар да кушылды

Кыңгырауның моңына.

Тапшырдык балаларны

Укытучылар кулына.

Укытучыларның киңәшен

Йотылып тыңлый балалар,

Хәерле юл теләп кул болгый

Балаларга аналар.

Исәнлек, бәхет, тынычлык

Телик бүген аларга.

Унбер ел белем бирәләр

Без тапшырган балага.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Просмотров: 1482

Комментирование запрещено