В Альметьевске состоялось открытие скульптуры Даши Намдакова «Каракуз» / Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Каракүз» скульптурасын ачуда катнашты

view_4222447_3197728В Альметьевске состоялось открытие скульптуры «Каракуз», сообщает пресс-служба Президента РТ.

В официальной церемонии открытия принял участие Президент Татарстана Рустам Минниханов. 

Скульптура, которая была установлена перед главным офисом ПАО «Татнефть», изображает известную по легендам татарского народа женщину-воительницу Каракуз (Черноглазка). Высота фигуры составляет семь метров, выполнил ее известный скульптор и архитектор Даши Намдаков. Скульптуру установили в зеленой зоне отдыха, гармонично интегрированной в городскую среду. 

Рустам Минниханов выразил уверенность в том, что данная площадки и другие проекты 2018 года будут привлекать большое количество людей и радовать горожан. Лидер республики отметил, что в городе планируется сделать лучшую в России школу нефтяников. 

Гендиректор ПАО «Татнефть» Наиль Маганов также поздравил альметьевцев и гостей города с Днем работников нефтяной и газовой отрасли и с Днем города Альметьевск. Он рассказал, что нефтяники подключены к реализации создания общественных пространств не только в Альметьевске, но и в других городах республики. 

В рамках рабочего визита Рустам Минниханов принял участие в открытии парка «Здоровье» по улице Зифы Балакиной.

view_4222447_3197728

tatar-inform.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Каракүз» скульптурасын ачуда катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • «Татнефть» җәмгыятенең төп офисы каршына урнаштырылган скульптурада татар халык риваятьләрендә искә алынган хәрби хатын-кыз Каракүз сурәтләнгән. 7 метр биеклектәге сынны архитектор Даши Намдаков ясаган.

Скульптураны ял итү урынының яшел зонасына урнаштырганнар. Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчык һәм 2018 елгы башка проектлар кешләрне җәлеп итәчәк һәм шәһәрләрне куандырачак дип ышануын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Каракүз» фотографиясен инстаграмдагы аккаунтына куйды.

  • Әлеге сын татар халкының атаклы хатын-кыз сугышчысы Каракүзгә багыштанган — тарихи персонаж безнең якларда туган, бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты раслый. Җиде метрлык скульптура яшел зонада урнашты һәм шәһәр мохитенә интеграцияләнде.

Татарстан Президенты әлеге мәйдан халыкны җәлеп итеп торачагына ышануын белдерде.

«Безнең Әлмәттә мәгариф үзәге булдыруга планнарыбыз зур, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Биредә нефтьчеләр өчен иң әйбәт мәктәп ачарга ниятлибез. Шуңа да иң заманча технологияләрне биредә тупланган, бөтен тәҗрибәне киләчәк буынга тапшырырга кирәк».

«Бу — сезнең шәһәрегез. һәм сездән башка шундый олы проектларны беркем дә гамәлгә ашыра алмый. Бирегә иң яхшы архитекторланы, иң яхшы акылларны җәлеп итүгез бик дөрес. Әйтик, сезнең шәһәр паркы — дөнья дәрәҗәсендәге парк. Шәһәрдә яшәүчеләр республика, федераль үзәк һәм, әлбәттә, нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләр дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов шулай ук әлмәтлеләрне нефть һәм газ тармагы хезмәктәрләре көне һәм Әлмәт шәһәре көне белән котлады. Ул нефтьчеләр Әлмәттә генә түгел, ә республиканың башка шәһәрләрендә дә җәмәгатьчелек киңлекләрен гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән дип сөйләде.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Сәламәтлек» паркын ачуда катнашты.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 929

Комментирование запрещено