Укучыларның җәйге каникуллары сизелми дә үтеп китте. Өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, кыңгырау чылтырады. Быел беренче сыйныфка баручы балалар һәм аларның әти-әниләре Белем бәйрәмен аеруча дулкынланып көттеләр.
Галия Әхмәтсафина, Самара шәһәре:
- Кызыбыз Нурия быел Самараның 90 санлы мәктәбенә укырга барды. Без мәктәп кирәк-яракларын алдан ук әзерләп куйдык. Алмаш-тилмәшкә ике блузка, сарафан, юбка белән жилет сатып алдык. Физкультура киемнәре, уку әсбаплары, букча белән барысы бергә унбиш мең сумга якын чыкты. Ә китапларны безгә мәктәптән бирделәр.
Шәһәрдә яшәсәк тә, гаиләдә татар телендә генә сөйләшкәнгә балаларыбыз ана телен камил беләләр. Нурия Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” бию ансамблендә дә шөгыльләнде. Укырга да шул мәктәпкә бирербез дигән идек, тик ул яшәгән урыныбыздан ераграк шул, көн саен баланы анда йөртергә уңайсыз. Сорашулар буенча, әле сайлаган мәктәбебез дә әйбәт, төрле спорт секцияләре, түгәрәкләр бар. Кызыбызга анда укырга кызыклы булыр, дип өметләнәбез.
Алия Хәмидуллина, Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы:
- Быелгы Белем бәйрәмен гаиләбез аеруча дулкынланып көтте. Чөнки өлкән кызыбыз Аделина — тугызынчы, ә кечкенәбез Айлина беренче сыйныфка баралар. Тәрбиягә алган улыбыз Камил дә быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Аларга матур мәктәп формасын да, кирәк-яраклар да алдан сатып алдык.
Авылыбызда быел беренче сыйныфка 9 — 10 бала барды. Яңа Ярмәк кебек әллә ни зур булмаган авыл өчен бу бик әйбәт, минемчә. Укытучылар да тәҗрибәле, үз һөнәрләренең чын профессионаллары. Сыйныф җитәкчебез Лилия Фәйзуллина белән дә, булачак сыйныфташлары белән дә Айлина таныш.
Кызганычка, берничә ел инде Яңа Ярмәктә башлангыч сыйныф мәктәбе генә эшләп килә, а 6нчы сыйныфтан балаларны автобус белән күрше Иске Ярмәк авылына йөртеп укыталар. Аделинабыз да Белем бәйрәмен анда каршы алды. Бу аның өчен соңгы уку елы түгел әле. Ул 10 — 11нче сыйныфларны тәмамлап, югары уку йортына керергә хыяллана.
Әлфия Хәйруллина, Похвистнево районының Гали авылы:
- Безнең гаиләдә дүрт бала үсеп килә. Улыбыз Илназ алтынчы сыйныфка күчте, ә энесе Илнур беренче сыйныфка керде. Ислам белән Ясминә әле кечкенәләр, беренчесенә — бер яшь тә алты, ә кызыбызга нибары өч ай.
Бүген балаларны мәктәпкә җыю шактый кыйбатка, иң арзанлы варианты да 10 — 12 мең сумга төшә. Сыйфатсыз кием-салым аласы килми. Андыйлар озакка чыдамый, берничә тапкыр юуга бөтерчекләнә, төсен югалта. Ә сыйфатлы кием кыйбат. Безнеке кебек гаилә кереме зур булмаганнарга (ирем Ринат шәхси теплицабызда яшелчәләр үстереп сату белән шөгыльләнә, мин балалар белән декрет ялында) экономлырак булырга туры килә.
Шулай да беренче сыйныфка барганда балага яңа мәктәп формасы алмыйча булмый. Без дә Илнурга костюм сатып алдык, кирәк-яракларын да әзерләдек. Ул беренче сентябрьне зарыгып көтте, көн саен диярлек букчасын ачып, уку әсбапларын барлады. Улыбызга һәм быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларга уңышлар, әти-әниләрен “4” һәм “5” тамгалары белән генә куандырып торуларын телибез.
Алия АРСЛАНОВА әзерләде.
Просмотров: 893