Халкыбыз хәтере белән көчле

идеал абый

Идеал Галәүтдинов Фатыйх Кәрим каберенә чәчәкләр куя.

Фатыйх Кәримнең кабере тирәсенә чәчәкләр утырттык һәм дога кылдык. Ает авылы музеена тапшыру нияте белән, бисмилла әйтеп, бер чеметем кабер туфрагы алып кайттым.

Мин сагындым.
Язлар минем җаннарымны
Алып кайтты
Дим буйларына…

Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында батырларча сугышып, дан казанган, Җиңү көненә ике ай ярым вакыт калган көннәрнең берсендә яу кырында һәлак булган Фатыйх Кәрим турында мин укып та һәм ишетеп тә белә идем инде. Ә аның катлаулы язмышы, сугыш елларында күрсәткән батырлыгы турында миңа хәрби хезмәттәшем, академик, социология фәннәре докторы, полковник Әмир Зариф улы Гыйльманов сөйләгән иде. Алар икесе дә бер авылда – Башкортостан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туып-үскәннәр, әниләре ягыннан туган да булганнар әле.

Әмир Зариф улы үзе исән чакта мине туган авылына алып кайтып, 250 еллык тарихы булган Аетне күрсәтергә, Дим суларында бергә балык тотып ял итәргә хыялланган иде. Дустымның изге хыялларын аңардан башка гына тормышка ашырырга насыйп булган икән.

Аның каравы, Әмир мине Фатыйх Кәримнең кызы Ләй­лә ханым белән танышты­рып өлгерде. Ул әтисе, әнисе Кад­рия ханым турында сөйләде, әти­сенең кабере көнчыгыш Прус­сиядә (хәзерге Калинин­град өлкәсе) булуы, аңа һәй­кәл ачу тантанасына бару­лары турында әйтте, фо­то­сурәтләр, әтисенең сугыш­тан җибәргән хатларын күр­сәтте. Бу шагыйрьгә, Ватанны чын күңеленнән сөюче милләттәшемә карата булган асыл хисләремне тагын да көчәйтте. Мин Фатыйх Кәрим дошманнарга каршы сугышкан җирләргә барып, аның каберенә баш иеп, дога кылып кайту хыялы белән яши башладым. Бу хыялларымны тормышка ашыру өчен берничә сәбәп тә табылды. 2017 елда Казанда Әмир Зариф улы Гыйльмановның якты истәлегенә багышлап язылган “Я обнимаю Вас” (ул шулай саубуллаша иде) дип аталган китабымны тәкъдим итү чарасында катнашкан туганнары мине кунакка чакырганнар иде.

Ә быел Бөтендөнья татар конгрессы оештырган татар төбәкләрен өйрәнүчеләр съездында Ает авылыннан вәкил булып килгән Рәйсә Камил кызы Хафизова белән таныштым. Ул Фатыйх Кәрим музееның директоры булып эшли икән. Әмир Зариф улы турындагы китабымны укып чыккач, минем белән якыннанрак танышырга теләве турында әйтте. “Әйдәгез, бу ике шәхескә багышлап, бер чара уздырыйк әле”, — дип ул да мине кунакка чакырды.

Идеал Галәүтдинов Фатыйх Кәрим каберенә чәчәкләр куя.

Идеал Галәүтдинов Фатыйх Кәрим каберенә чәчәкләр куя.

Ничек туры килә бит: шул ук съезд вакытында “Татарстан” кунакханәсендә Калининград өлкәсенең “Карендәшләр” татар җәмгыяте әгъзасы, отставкадагы майор Әмир Әдһәм улы Хәйруллин белән бер бүлмәдә яшәдек. Ул Ләйлә Фатыйх кызын Калининградта ничек каршы алулары, әтисенең каберенә барып, һәйкәлен күрсәтүләре турында сөйләде. Шулай итеп, ул да Калиниградтагы татарлар тормышы белән танышу теләгемне куәтләде.

Кунакка чакыручыларга мә­шәкать ясамас өчен, Калининград өлкәсе Светлогорск шәһәрендәге хәрби сана­то­рийга юллама алдык та хә­ләл җефетем Таисә белән көн­батыштагы иң ерак җирләргә юл тоттык. Менә инде июньнең 17сендә Әмир Әдһәм улы машинасына утырып (безнең белән тагын дусларыбыз бар иде) Калининград шәһәреннән 40 километр ераклыкта урнашкан Багратионовск (элекеге Пройсиш-Эйлау) шәһәренә, Фатыйх Кәрим соңгы сулышын биргән җиргә киттек. Бераздан машинабыз Владимировка авылыннан ерак булмаган бер калкулык янына туктады. Ул сугыш вакытында 37,8 санлы калкулык дип аталган. 1945 елның 19 февралендә шушы калкулыкны алганда сапер взводы командиры лейтенант Фатыйх Кәрим батырларча һәлак булган. Ә 1945 елның 9 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядәге немец гаскәрләре капитуляция актына кул куйганнар… Нинди аянычлы үлем!

Фатыйх Кәримнең каберен 1956 елда гына табып алалар һәм соңрак аны Багратионовск шәһәрендәге мемориал комплексына күмәләр. Комплексның үзәгендә булган кабер ташына: “Лейтенант Фатих Карим — татарский поэт, погиб героем в бою с немецки­ми захватчиками 19.02.1945 г.” дип язылган. Без Фатыйх Кәримнең кабере тирәсенә чәчәкләр утырттык һәм дога кылдык. Ә мин, Ает авылы музеена тапшыру нияте белән, бисмилла әйтеп, бер чеметем кабер туфрагы алып пакетка салып куйдым.

Фатыйх Кәрим исемен мәңгеләштерүгә күп көч куйган Багратионовск шәһәренең Мактаулы гражданины Гыйрфан Ташмөхәммәт улы Бәхтияров та безне кунак итте, аннары Фатыйх Кәрим исемендәге урамны күрсәтергә алып китте. Лангер күле буйлап үтүче элеккеге “Спортивная” урамы матур йортлары, яшеллеге белән үзенә тартып тора. Бер йортка мемориал такта да эленгән: “Улица названа в память о татарском поэте Фатих Карим (1909 — 1945). Командир саперного взвода младший лейтенант Фатих Валеевич погиб в бою 19 февраля 1945 года.

Күл аркылы салынган кү­пер буйлап баручы 16 — 17 яшь­ләрдәге ике кызны туктатып:

- Кызлар, бу урам ничек атала? — дип сорадым.

- Фатыйх Кәрим урамы, — диләр.

- Ә кем соң ул Фатыйх Кәрим?

- Ул бу җирләрдә фашистларга каршы сугышкан һәм һәлак булган. Әле татар шагыйре дә…

- Ә сез моны кайдан беләсез соң?

- Мәктәптә тарих дәрес­лә­рендә укытучыларыбыз сөй­ли…

Дөресен әйткәндә, алар­ның җаваплары гаҗәп­лән­дерде. Россиянең төрле тө­бәк­ләрендә татар геройла­рын, шагыйрьләрен яшь буын кешеләренең тануы герой­ла­рыбызның яшәеше һәм батырлыгы юкка булмавын раслый түгелме? Беләсезме, бу мизгелдә минем дә татар булуым белән горурлануым бермә-бер көчәйде.

Светлогорск санаториенда ял итү вакыты 22 июньдә уз­дырылучы Хәтер һәм кайгы көненә дә туры килде. Санаторий җитәкчеләренең тәкъдимен кабул итеп, сугыш вакытындагы һәм сугыш турындагы җырлардан төзелгән концерт программасы белән Мәдәният сараенда чыгыш ясадым. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары гына түгел, Калининградтан килгән милләттәшләрем дә катнаштылар. Мин аларга татар халкының патриот-шагыйре Фатыйх Кәримнең батырларча һәлак булуы турында да сөйләдем, татар җырлары җырладым.

Самарага кайткач, без хатыным белән сәяхәтебезне дәвам итеп, Башкортостанның Бишбүләк районы, Ает авылына юл тоттык. Якын дусларын алып, Казаннан Әмир Зариф улының тол хатыны Фәүзия Минвәли кызы да килгән иде. Коръән мәҗлесеннән соң, күптән түгел үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән Фатыйх Кәрим исемендәге урта мәктәпнең актлар залында Ает авыл советы башлыгы Расил Фоат улы Гыймаҗетдинов, Фатыйх Кәрим музее директоры Рәйсә Хафизова, мәктәп директоры Илмир Рәшит улы Шәфыйков катнашында Фатыйх Кәрим һәм Әмир Гыйльмановка багышланган зур тантана узды. Мин чыгышымны аларның тормышларына, татар халкына, алар күрсәткән фидакарь хезмәтләренә багышладым.

Фатыйх Кәрим кабереннән алып кайткан туфракны һәм фотосурәтләрне, үзем иҗат иткән китапларымны музейга бүләк итеп тапшырдым. Тантанада ике шәхеснең дә туганнары, авылдашлары хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә тан­тананың икенче бүлегендә “Яшьлегем моңнары» дип аталган әдәби-музыкаль программада мин тальян гармунда уйнап һәм җырлап тамашачыларга тулы бер концерт ясадым.

Фатыйх Кәрим музеена да бардык. Безне Рәйсә ханым Хафизова бик җылы каршы алды. Бу вакытта анда Бельгиядән килгән татар кунаклары да бар иде.

Музей 1971 елның 19 ию­неннән бирле эшләп килә. Биредә меңгә якын экспонат куелган һәм Рәйсә Камил кызы җитәкчелегендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенә әверелгән. Музейның Хәтер китабында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән язучы­­лар, шагыйрьләр, Фатыйх Кәримнең талантына мөкиббән укучылар, туганнары, дуслары җылы сүзләр язып калдырганнар. Музейда еш кына әдәби-музыкаль кичәләр, видео һәм методик дәресләр оештырылып тора.

Рәйсә Хафизова үзе дә ихтирамга лаек кеше. Ул, краевед буларак, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортостан мәдәният министрлыгы, җирле администрация тарафыннан Мактау грамоталары, Башкортостан Ресубликасының “Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе хезмәткәре” дипломы белән бүләкләнгән.

Ает авылында бүгенге көн­дә мең ярымлап кеше яши, мәктәптә 250 укучы белем ала, иман күрке булып балкыган мәчеттә даими рәвештә гыйбадәт кылына. Ает халкы авылның тарихы, күренекле шәхесләре, хезмәт сөюче лаеклы авылдашлары белән горурланып яши. Алар турында эчтәлекле китаплар да язып нәшер иткәннәр.

Менә шулай итеп хал­кы­бызның хәтер җепләрен тоташтыруга һәм ныгытуга мин дә үз өлешемне керттем. Халкыбыз, бигрәк тә татар милләте, үзенең хәтере белән көчле бит ул. Мин Ает авылында булганда шуңа инандым.

Самара шәһәрендә яшәүче Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВ,

запастагы полковник, Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 687

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>