1 сентябрьдә Россиянең бөтен укучы балалары да мәктәпләргә җыелып, Белем көнен билгеләп үттеләр. Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да мәктәп йортындагы линейкага тезелеп басты. Мөхтәрәм кунаклар укучыларга тырышлык, укытучыларга сабырлык, күңелле вакыйгаларга, “бишле”ләргә генә бай уку елы теләделәр.
Шунысы куанычлы: “Яктылык” мәктәбе быел тагын бер өстәмә беренче сыйныф туплады — өч параллель булдырылды!
Белем юлыгыз хәерле булсын, кадерле укучылар!
Искәндәр Зиннур улы СӘЕТОВ фотосурәтләре.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1401