Тәбрис Яруллин станцияләргә татарча исем бирү телгә мөнәсәбәтне үзгәртәчәк дип саный / Табрис Яруллин о наименовании станции «Дубравная»: «Улицы Казани истосковались по татарскому слову»

0347Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин метро станцияләренә татарча исем бирү телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртәчәк дип саный. Форум рәисе “Дубравная” метро станциясенә татар телле атама бирү мөмкинлегендә шикләнә. “Хәзер инде эшләнеп куелгач, белмим”, — диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

  • Казанда “Дубравная” метро станциясен төзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды. “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы — 730 метр, киңлеге — 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, станцияләргә матур татар исемнәре бирсәләр, ул телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртәчәк. “Дубравная” метро станциясе атамасына “Тәрҗемә кирәк” дигән бәхәс күптәнге инде. Безнең фикер бер. Без күптән әйтеп киләбез: шәһәрдә татарча сүзләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Татар сүзенә сусаганбыз. Казан урамнары татар сүзләренә сусаган. Станцияләргә исем кушканда, аларга матур татар исемнәре бирсәләр, ул телгә карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә, аңа кызыксыну да уята”, — диде форум рәисе.

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан әлегә бу мәсьәләгә карата иҗтимагый инициатива планлаштырылмавын әйтте. “Конкрет “Дубравная” буенчанинди дә булса иҗтимагый инициатива юк. Әлегә планлаштырган юк. Метро станциясен эшләгәндә хатлар яздык без. Аның исемен өч ел элек сайлаганнар иде. Хәзер инде эшләнеп куелгач, белмим”, — диде Тәбрис Яруллин.

tatar-inform.tatar

* * *

Если для станций казанского метро будут подбираться красивые татарские названия, тогда и отношение к языку будет меняться, и люди больше начнут интересоваться татарским языком, заявил председатель Всемирного форума татарской молодежи Табрис Яруллин в интервью корреспонденту ИА «Татар-информ».

В то же время он сомневается, можно ли что-либо изменить в ситуации, когда открывшейся 30 августа новой станции «Дубравная» решили не давать татарского названия. «Теперь, когда уже все сделано, не знаю», — сказал Табрис Яруллин.

«Уже давно идет спор о необходимости перевести наименование станции метро „Дубравная“. Мы давно говорим: чем больше татарских слов будет в городе, тем лучше. Мы истосковались по татарскому слову, жаждем видеть татарский язык в своем городе. Улицы Казани истосковались по татарскому слову. Если для новых станций метро будут выбираться красивые татарские названия, это способствует изменению отношения к языку, будет побуждать интерес к нему», — сказал руководитель молодежной организации.

Яруллин также сообщил, что форум не планирует какую-либо гражданскую инициативу по данному вопросу. «Конкретно по „Дубравной“ — нет. Пока ничего не планируем. Когда делали станцию метро, мы писали письма. Название, кажется, выбирали еще три года назад. А сейчас, когда надпись с названием станции уже установлена, не знаю», — сказал он.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1070

Комментирование запрещено