Стара Загора урамы
Әсгать Әхәт улы
Талиповка – 75 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине туган көнең белән котлап, сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.
75 тулса тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал син.
Уңышлар юлдаш булсын
Барасы юлларыңда.
Тынычлык, иминлек булсын
Алдагы елларыңда.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дизелә, улың Айрат, киленең Зарема, кызың Динара, киявең Сәгыйть, оныкларың Марсель, Даниэль.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Рәйсә Шамил кызы Сөләймановага – 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең — 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез.
Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә,
Синең әйткән йомшак сүз
белән.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәвгать, балаларың Рамил, Рамилә, киленең Рамилә, оныкларың Данияр, Замир.
* * *
Самара шәһәре,
Аврора урамы
Рәмзия Туктар кызы
Мостафинага – 50 яшь!
Кадерлебез! Без сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Озын, бәхетле тормыш, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрең алтын көз кебек якты, бай, мул булсын. Балаларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь — ул аз әле!
Алда әле — күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле —
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Изге теләкләр белән абыең Рифкать гаиләсе белән.
* * *
Первомайск авылы
Румия Наил кызы Мәкъсутовага – 60 яшь!
Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез, апабыз, кызым! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлап, ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.
Күңелең синең һәрчак шулай
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр
Сиңа туасы һәр көнгә.
Изге теләкләр белән кызларың Алия, Гөлия, кияүләрең Максим, Рөстәм, оныкларың Влад, Миша, Салават, Агилә, Алинәһәм барча туганнарың.
* * *
Румия Наил кызы Мәкъсутовага!
Кадерле тормыш иптәшем! Туган көнең белән котлап, күңелеңә сентябрь аеның кайнарлыгын, өлгереп җиткән игеннәр муллыгын телим. Хыялларың тормышка ашып, күңел күгеңдәге бәхет йолдызың, җаныңны җылытып, йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.
Иң яраткан матур кошлар
Сайрасыннар болында,
Исән-саулык, ак бәхетләр
Юлдаш булсын юлыңда.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрид.
* * *
Камышлы районы,
Яңа Ярмәк авылы
Саимә Хаҗиәхмәт кызы Әһлиуллинага – 90 яшь!
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән 90 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, башкача кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл -
Барысы да үрнәк алырлык.
Сөеклебез, безнең өчен,
Изгенең изгесе син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң җылы теләкләр белән лың Илдар, киленеңӘлфинур, оныкларың Айрат, Алисә, Юлия, Айгөл, Лилия гаиләләре белән.
* * *
Саимә Хаҗиәхмәт кызы Әһлиуллинага!
Кадерле әнием, әбиебез, кодагыебыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Алдагы көндә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.
Теләкләрнең кайсын теләсәк
тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.
Изге теләкләр белән киленең Гөлфия, оныкларың Инзира, Илнур гаиләләре белән, кода-кодагыйларың.
* * *
Саимә Хаҗиәхмәт кызы Әһлиуллинага!
Кадерле һәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Утлар, сулар кичтең,
батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга
Чын мәгънәсендә кеше
булганга.
Изге теләкләр белән улың Рөстәм, киленең Фидания, оныкларың Ринат, Руслан гаиләсе белән.
Просмотров: 967