В Самаре отметили День дружбы народов / Сөйләшәбез дуслык телендә

e995ef63-887c-4c75-83bc-0165ba358b80В субботу, 8 сентября, в ЭкоГраде Волгарь состоялся четвертый областной праздник День дружбы народов. Напомним, на территории Самарской области насчитывается 157 национальностей. Узбеки, татары, азербайджанцы, чуваши, русские – все они в субботний день пришли на Софийскую площадь, чтобы продемонстрировать свое единство.

Первым собравшихся поздравил глава региона Дмитрий Азаров. «В стратегии национальной политики России есть такое понятие — «единство многообразия». Мы едины в любви к своей Родине, едины в стремлении к ее благополучию и процветанию. При этом мы многообразны в своем характере и своей культуре, можем взаимодействовать и обогащать друг друга», — сказал Дмитрий Азаров.

Он отметил, что регион славится крепкими традициями дружбы народов, совместного развития городов и сел, строительства предприятий. «Мы вместе одной семьей создавали славу и величие Самарской земли. Я очень рад, что эти славные традиции наших предков и сегодня бережно сохраняются. Мы приумножаем эту прекрасную традицию дружбы, взаимопомощи, взаимовыручки», — подчеркнул Дмитрий Азаров.

Также с приветственным словом выступил зампредседателя совета при губернаторе Самарской области по вопросам стратегического развития Александр Хинштейн.

«Россия — единственная на планете страна, в которой на протяжении многих веков живут разные народы, этносы и конфессии, многие из которых даже внешне не похожи друг на друга. Но всех нас объединяет одно — наша общая история, земля, общая любовь к своей родине», — сказал Александр Хинштейн.

После приветственных слов гости приступили к награждению. Так, знак «За вклад в укрепление дружбы народов» получили председатель Мордовской национально-культурной автономии города Сызрань Иван Кистанов, член попечительского совета национально-культурной автономии казахов «АК ЖОЛ» Бисенгали Сабиров, председатель городской еврейской национально-культурной автономии «Тарбут Лаам» Марк Коган.

После приветствия глава региона посетил национальные шатры. «В дружбе народов — наше единство. Сегодня каждый народ демонстрирует свои национальные традиции, не забывая о том, что все мы — граждане родной страны», — сказала президент областной организации «Русско-белорусское братство 2000″ Ирина Глусская.

e995ef63-887c-4c75-83bc-0165ba358b80b7a15a6f-dc5a-457c-8647-0165ba356c9a

COQfZCaGJeQg6Zdc9o6PCw ui6labYuB7I wQS4TsNmxog Wt4UBslQ4Ec
n8NXXU8vJhw
E5X1LdNi8Qk
Аман Хараев представляет Ассоциацию туркменского землячества в Поволжье. «В Самару я приехал в 1989 году и с тех пор ни разу не столкнулся с враждебностью и непониманием. Наоборот, я нахожусь в окружении друзей, земляков и чувствую, что я дома», — говорит Аман.

В продолжение праздника глава региона посетил этнокультурный комплекс «Парк дружбы народов». Это уникальный архитектурный ансамбль из национальных домов и подворий, раскрывающий культуру народов Поволжья.

Идеолог и создатель парка, почетный строитель России Ростислав Хугаев провел Дмитрию Азарову экскурсию по деревне.

На сегодняшний день до полной готовности доведены 10 подворий, в 2019-м, когда парк откроется для гостей, домиков будет 20. В каждом доме будут выставлены предметы быта, национальные костюмы, представлены духовные и культурные традиции народов. На территории парка будут проводиться экскурсии, выставки, концерты и межнациональные праздники.

По словам руководителя мордовского культурно-национального центра «Масторава» Любови Колесниковой, над каждым домом работала целая группа специалистов: этнографы, строители, краеведы. Поэтому материалы и технология изготовления домов полностью аутентичны. К примеру, резьба на наличниках окон мордовского дома изготавливалась целых 8 месяцев. А камни для осетинской сторожевой башни собирались в разных реках Осетии. При этом каждый дом был освящен в соответствии с религиозными и культурными традициями каждого народа.

Дмитрий Азаров поблагодарил создателей парка и выразил надежду, что национальная деревня станет излюбленным местом отдыха жителей региона.

volga.news

* * *

8 сентябрьдә Самараның Волгарь бистәсендә чираттагы Халыклар дуслыгы көне булып үтте

Халыклар дуслыгы көнен һәм Шәһәр көнен очраклы рә­вештә бергә куймаганнар, әл­бәттә. Безнең авыл һәм шә­һәрләребездә дуслыкта, татулыкта 157 милләт вәкил­ләре яши. Ә мондый бәйрәмнәр халыклар бер­дәмлеген ныгытуга булыша.

Бәйрәмгә җыелган халыкны котлаганда Дмитрий Азаров: “Безнең илдә төрле милләт кешеләре дуслыкта яши. Алар бергәләшеп дошманнарга каршы да көрәшкәннәр, шәһәр һәм авылларыбызны да торгызганнар, илдәге эре төзелешләрдә дә бергәләшеп эшләгәннәр”, — дип ассызыклады.

Сүз ахырында Дмитрий Азаров бер төркем милли активистларны, артистларны котлады. Араларында Сызран мил­ли-мәдәни автономиясе әгъ­засы, Сызран районының Үзәк китапханәсе хезмәткәре Зөбәр­җәт Бибикова да бар иде. Ул 22 ел буе җирле милли-мәдәни оешманың иҗат коллективында сәнгать җитәкчесе булып эшли.

- Нәрсәдән башландымы? Бөтен хикмәт шунда — без үзебезнең татар җыр-биюләрен яратабыз, ә шә­һәребездә тере татар музыкасын ишетергә тилмереп яшибез. Шулай итеп, оешма булдырдык та милли гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны халкыбызга кайтара башладык. Шушы вакыт эчендә ансамблебезгә килүчеләр дә, китүчеләр дә күп булды, ләкин ансамбль яши. Үткән елны “Сызран әбиләре” ансамбле барлыкка килде. Такмакларыбызны халык бик яратып тыңлый. Безнең тирәдә татар мәдәнияте белән кызыксынучы балалар да байтак. Беркемне дә читкә типмибез, һәркем өчен эш табыла, — дип сөйләде Зөбәрҗәт ханым “Бердәмлек” корреспондентына.

…Азаров сөйләгән 157 мил­ләт халыклары менә алар — барысы да шушы мәйданчыкта җыелган бүген. Чувашларның “Улах” милли-мәдәни автономиясе мәйданчыгында күргәзмәгә куелган чуваш күлмәкләре, милли чигешләр, китаплар һәм савыт-саба арысында балалайка тотып утыручы олы яшьтәге апа игътибарымны җәлеп итте: “Апа, сез кем буласыз? Бик матур итеп көй чыгара да беләсез икән әле”...

- Мин Марфа Петровна Цыганцова булам. Аллаһы теләсә, 16 ноябрьдә 90 яшемне тутырачакмын. Мин Исаклы районының Самсоновка авылында туып-үстем. Мәктәп елларым сугыш вакытына туры килде. Җиденче сыйныфта укыганда көне-төне кырда эшләгәнемне хәтерлим. Печән дә чаптык, башак та җыйдык, көлтә дә бәйләдек. Ә колхоз атларын суеп, итен фронтка озаткач, кырга йорттагы сыерларыбызны җигеп чыга башладык. Аннары мине Куйбышевның һөнәр училищесына алдылар. Шулай итеп 1956 елдан бирле шәһәрдә яшәп, заводта эшләдем.

Минем әни дә, үзем дә кечкенәдән музыкага хирыс идек. Нәтиҗәдә балаларымның икесе Куйбышев мәдәният инс­титутын, берсе педагогия институтының физкультура факультетын тәмамладылар. Сайлап алган һөнәрләрен бик яраталар. Өебездә балалайка, гармун, пианино, мандолина тавышы беркайчан да тынмады. Минем кызым Людмила Павлова бүген чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе булып эшли, мине дә ияртеп йөри. Халык ара­сында картаерга күңеллерәк бит ул, — дип балалайкасында уйнавын дәвам итте.

Марфа апага каршы мил­ләт­тәшләребез — Неф­тегорскиның “Дуслык” ансамбле әгъзалары урын алган. Ан­самбльнең актив әгъзасы Фәния Хисмәтуллина да кыскача гына оешманың эш­чән­леге турында сөйләп үтте:

- Валерий Штейнер җитәк­челегендәге ансамблебез Неф­тегорски шәһәренең Неф­тяниклар мәдәният сарае уздырган чараларда актив катнаша. Быел кышын аның 20 еллык юбилеен зурлап уздырган идек. Мәдәният йорты җитәкчелеге безнең ан­самблебезгә милли киемнәр тегәргә дә, башка чараларны уздырырга да акча табып тора. Самарадагы өлкә Сабан туйларында зур концертлар белән чыгыш ясыйбыз. Кызганычка, ансамблебезнең олы буын артистлары берәм-берәм сәхнәдән төшәләр, ә яшьләребез әлегә күп түгел — ансамблебез ветераннарының оныклары Алинә Стерликова, Аделина һәм Альбина Зариповалар гына татар биюләрен өйрәнеп киләләр. Шәһәребездә мәчет булса, аның каршында татар теле, гарәп графикасы дәресләре оештырылса, бәлки милли рух балаларыбыз күңеленә тирәнрәк сеңәр иде?

Әлбәттә, сеңәр. Ләкин мо­ның өчен милли оешмаларның зур эше кирәк. Мисал өчен, бү­генге чарага килгән Сызран шәһәренең милли-мәдәни ав­тономиясе рәисе Ринад Шә­рәфетдиновны һәм ислам дине нигезләрен укытучы Галиулла ага Габ­д­рәшитовны китерергә була. Аларның оешмасы Сызранда татар теле дәресләрен укыту өчен президент гранты откан һәм шушы көннәрдә татар классы ачып җибәрү өчен дәреслекләр, компьютерлар, интерактив такталар сатып алу белән шөгыльләнә. 70ләп кеше кичке мәктәпкә язылган да инде. Группаларда балалар да, әби-бабайлар да, урта яшьтәге эшкуарлар да, хәтта руслар да бар икән. Галиулла аганың гарәп графикасы дәресләренә дә шул хәтле үк кеше йөри. Оешманың үз сайты да бар, анда Светлана Лаврентьева җиң сызганып бөтен яңалыкларны язып бара. Оешманың эше турында укып белгән сызранлылар җылы өйләреннән чыгып, оешма эшенә килеп кушылалар…

Әйе, халыкны берләштерү өчен җыр һәм бию коллективлары да кирәк. Ә менә оешкач, татар милли оешмасының икенче кичектергесез адымы — татар теле дәресләре булдыру, дигән уйларга батып барганда каршымда үзбәк күлмәге кигән урта яшьләрдәге хатын пәйда булды.

- Пути Балтуева мин. 25 ел элек Үзбәкстаннан Самарага күчеп килдек. Балаларыбыз да биредә үстеләр. Төпчек кызым Тәхминә укуын тәмамлап, банкта эшли башлады инде, — дип зәһәр үзбәк акценты белән сөйләп китте ул. Тәхминә дә мине күреп елмайды һәм саф рус телендә: “Здрасьте”, — диде. Чәчләрен сары төскә буяган бу кыз бер дә үзбәккә охшамаган иде. Кызганычка, аның туган телен белү-белмәве белән кызыксынмадым.

- Ә үзем ничек базарда сата башлаган идем, әле дә шунда, дип дәвам итә ана. Самара безгә бик ошады, беркая да китәргә җыенмыйбыз. Руслар, татарлар арасында да дусларыбыз күп. Кунакка йөрешкәндә мин — пылау, татарлар — бәлеш, ә руслар балык расстегае һәм щи белән каршы алалар. Ә туган илебезне сагынганда шушы оешмабызга киләбез. Биредә олылар өчен дә, балаларыбыз өчен дә кызыклы милли чаралар, бәйрәмнәр уздырылып тора. Халыклар дуслыгы йорты бик зур һәм файдалы эш башкара…

Әйе, бүген шушы эшнең нәтиҗәләрен күрәбез менә. Волгарь бистәсенең София мәйданында һәркемгә дә эш табыла. Әнә “Самара өлкәсенең башкорт Корылтае” оешмасы янында “Ләйсән” бию ансамбленең нәни төркеме бар көченә “Бөрлегән, бөрлегән!” дип кычкырып җырлый. Аларны ишетеп, Дмитрий Азаров та яннарына килеп басты һәм беравык тыңлап торды. Аннары ул татарларның мәйданчыгына сугылды һәм Талип хәзрәт Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горлановлар белән фотога төште. Башка мәйданчыкларда да өлкә башлыгына төрле милләт халыкларының мәдәнияте, музыка инструментлары, ашамлыклары, кул эшләре турында сөйләделәр.

Балалар мәйданчыгында бигрәк тә җанлы — балалар батутларда сикерәләр, аттракционнарда катнашалар, “Кояш балалары” мәдәни үзәге куйган спектакльләр карыйлар, мастер-классларда һәм милли уеннарда эшкә өйрәнәләр. Ә спорт ярышларында Шенталы районы, Денис авылының җиңелмәс спортчысы Рөстәм Нуретдинов татарларның спорт­ка да хирыс булуын күр­сәтә…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1455

Один комментарий

  1. Рустам Нуртдинов, педагог дополнительного образования детей ГБОУСОШ №1″ОЦ» жд.ст.Шентала. в пишет:

    8 августа мне посчастливилось участвовать на празднике дружбы народов в Эко Волгаре. Мероприятие получилось очень интересное, красочное, полезное.Выступления в своих национальных костюмах по очереди одних, овации, бурные и продолжительные аплодирования других ещё раз доказывали настоящую дружбу людей разных национальностей проживающих в нашей Родине.Чего там только не было: торговые ряды с сувенирами, с национальными блюдами, мастер-классы, художники.. Каждый мог выбирать себе занятие по душе и я как учитель физической культуры влюблённый в свою профессию в первую очередь выбрал спортивную площадку. Красивые стройные девушки как Афродитки, как Гераклы мужчины не смотря на жару поднимали гири, иногда казалось что их стальные мышцы разорвут кожу. Наблюдая за ними радуешься за них за них же, за их выбор здорового образа жизни.Мы хотим показать им что спортом можно и надо заниматься в любом возрасте, не останавливаться на достигнутом, всегда и везде идти вперёд.Наш президент Владимир Владимирович Путин говорит, что именно спорт его научил побеждать.Мы разные-это наше богатство, мы вместе и в этом наша сила!
    Я занял II место по гирям и I место по удерживанию цепи на вытянутых руках в возрастной категории старше 40 лет.