Вазыйх Мөхәммәтшинга – президентның Мактау грамотасы

мухаметшинАвгуст урталарында, Сама­раның “Прогресс-В” төзелеш компанияләре 30 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә, коллективны һәм аның җитәкчесе — Россиянең атказанган тө­зүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинны Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, өлкә төзелеш министры Александр Баландин, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка мөхтәрәм кунаклар котлауларга һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә күмгәннәр иде.

Ә ай ахырында, нәкъ Вазыйх Мөхәммәтшинның 74нче туган көне алдыннан, аның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасы белән дә бүләкләнүе турында билгеле булды.

Вазыйх Гата улын туган көне һәм президент тарафыннан бүләкләнүе уңаеннан тәбрикләп, регион башлыгы Дмитрий Азаров һәм Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов та котлау телеграммалары җибәрделәр.

Рәфыйк НУРИХАНОВ.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1233

Комментирование запрещено