Җитмеш төрле һөнәргә ия ир солтаны

image (6)

Фаил Фәез улы Вафин тормыш иптәше, кызы һәм кияве белән.

«Алтын» куллы Фаил Фәез улы Вафин 1964 елның 8 июлендә Иске Ярмәк авылында дөньяга килә. 1 сыйныфта укыганда әтисе бакыйлыкка күчеп, әнисе Мәсрүрә өч бала белән тол кала. 

Гаиләнең матди хәле бик авыр була. Кызганычка, әниләре чирли. Бөтен авырлыклар өлкән бала булган Фаилнең җилкәсенә төшә, ул энеләрен кайгырта, ашарга пешерә, мич яга, утынын әзерли, кемдер кызганып биргән кием-салымнарны яраклы итә — кыскарта-тарайта яисә озынайта. Шуннан бик матур тегә башлый, үзенә һәм энеләренә теккән киемнәре модадан калышмый.

8 сыйныфны тәмамлагач, Фаил тракторчылар әзерли торган һөнәри училищега укырга керә. Аннан армиягә алына һәм ике ел Хабаровск якларында хезмәт итә. Ике энесе үзен күз карасыдай көтеп алалар, чөнки ул әтиләре урынына калган абыйлары бит…

Бервакыт егет өен зурайтырга була. Бу эшне энеләре белән бергәләп башкарып чыга. Алар үсә төшкәч, өйләнергә җөрьәт итә, Камышлы авылы кызы Рамилә белән кушыла.

Рамиләнең беренче тормыш иптәше фаҗигале төстә һәлак булган иде, Динара исемле кызлары калды. Фаил сабыйны уз баласыдай карап-назлап үстерде. Гаиләләрен тулыландырып уртак балалары — кызлары Светлана да туды.

Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Динара инде күптән кияүдә, аның ике кызы бар, димәк Фаил белән Рамиләнең — ике оныгы. Светланалары бу җәйдә генә тормышка чыкты. Әни-әтисе үз фатирларын икенче кызларына бүләк итеп, үзләре әби-бабаларының йортына барып төпләнделәр, аларның йорт-өйләрен гөл бакчасына әверелдерделәр. Һәр эшне Фаил җиренә җиткереп башкарды. Эшли белеп эшли шул ул.

image (10)image (6) image (7) image (8) image (9) image (1) image (2) image (3) image (5) image

Үз өен, йортын гына төзекләндереп калмый, соралган кешеләрнең барлык эшләрен дә башкарырга алына, матурлый, төзәтә-ремонтлый. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, — диләр бит. Житмеш түгел, бәлки ул йөздә иллене дә эшли беләдер…

Фаил бер энесенә туган йортын калдырса, икенчесенә өй салырга бик зур ярдәм күрсәтте, үзләрен киңәшеннән дә ташламады. Афәрин, авылдашым! Туганнарың белән шулай туганлашып, ярдәмләшеп, сәламәт булып яшәргә язсын. Тормыш иптәшең белән шулай бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, балаларыгызга яраткан әни-әти, әби-бабай булып матур гомер итегез.

Әйе, Вафиннар авылда хөрмәт казанган, ихтирамга лаек уңган кешеләр рәтендә. Ә авыл исә әнә шундыйлар белән күркәм.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА. 
Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1434

Комментирование запрещено