Сез иң гүзәл кеше булдыгыз

16-222x300Күптән түгел “Бердәмлек” газетасында Минзакир Шакир улы Нуретдиновның 90 яшьлек юбилее уңаеннан тәб­рикләүләр басылган иде. Мин бу турыда укыгач, бик тә шатландым, күңелемдә горурлык хисе туды. Минзакир абый ул бит минем һәм башка сыйныфташларым­ның яраткан укытучысы иде. Сезгә, хөрмәтле Минзакир абыебыз, исәнлек-саулык, гаи­лә бәхете телим һәм зур рәх­мәтемне белдерәсем килә.

Мин үзем сугыш чоры баласы. Укырга керергә вакыт җиткәч, миңа үз яшьтәгеләрем белән мәктәпкә барырга туры килмәде. Чөнки әтиемне дә, аннан соң 16 яшьлек абыемны да сугышка алып киттеләр. Әнием өйдә бер, өч, җиде яшендәге сабый балалары белән берүзе калды. Өстәвенә әле чирле әбиебез дә бар иде. Әни миңа: “Син, кызым, укырга әбиең терелгәч барырсың инде”, — диде. Тик әбиебез озак – берничә ай терелә алмыйча ятканнан соң, вафат булды.

Шулай итеп, Яңа ел бәйрәме үткәч кенә, мин беренче сыйныфка укырга бардым. Мин Минзакир абыебызның каршы алуын әле дә хәтерлим.

Сыйныфта укучы балалар күп иде. Сез мине дүртенче рәтнең беренче партасына утырттыгыз. Беренче көнне дәшмичә, карап кына утырганым истә калган. Чөнки бер хәрефне дә белмим дә, танымыйм да, ручкам, каләмем, дәфтәр-китабым да юк иде.

Икенче көнне сез миңа дәф­тәр һәм каләм бирдегез. Дә­рестән соң тагын бер кыз белән өегезгә алып кайтып, без­не укырга, санарга, язарга өйрәттегез. Ә өемә кайтканда инеш аша салынган басмадан ничек чыгуымны карап кала идегез.

Нәтиҗәдә, беренче сыйныфны мин ярты ел эчендә бишле билгеләренә генә тәмамладым. Бу, әлбәттә, сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә килеп чыкты.

Җиденче сыйныфны уңыш­лы тәмамлаганнан соң, сезнең тәкъдим белән, мин һәм сигез сыйныфташым Камышлы пед­училищесына укырга барырга булдык. Имтиханнарны бары мин генә бишле билгеләренә тапшырдым, ә калганнар конкурстан үтә алмыйча, өйләренә кайтып киттеләр.

Минем дә берүзем генә калып укыйсым килмәде. Үзе­безнең авыл мәктәбендә сигезенче, тугызынчы, унынчы сыйныфлар ачылгач, белемемне шунда дәвам итәргә булдым. Урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатымда барлык фәннәрдән дә диярлек бишле билгеләре генә куелган, бары бер генә дүртлем бар иде.

Күршедәге Кләүле стан­циясендә унынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен башлангыч мәктәп укытучыларын әзерләү буенча махсус курслар ачылгач, кабат сезнең тәкъдимегезне тыңлап, укырга шунда барып кердем. Ә инде бер елдан соң читтән торып Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренең педагогия институтының физика — математика факультетында белем ала башладым. Тик Куйбышевка бару өчен турыга йөрүче бернинди дә транспорт юк, ә менә Казанга Шенталы аша поезд йөреп тора. Тагын сезнең акыллы киңәшегез буенча шундагы педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга кереп, уңышлы гына тәмамлап чыктым. Мин башта Челно-Вершины авылында укыттым, аннан үзебезнең Денис авылына кайтып, мәктәптә эшли башладым

Ирем, мәрхүм, бик тә яхшы кеше иде. Белеме буенча медицина хезмәткәре — фельдшер-акушер. Бер­­гәләп балаларыбызны үсте­реп, аякка бастырдык. Пенсия яшем җиткәч тә, эшемнән җибәрмәделәр, мәк­тәптә тагын өч ел эшләдем әле.

Шундый ярдәмчел булуыгыз, киңәшләрегез өчен кабатлап рәхмәтемне әйтәсем килә, Минзакир абый. Сез бит бөтен укучыларыгызга да шулай шәфкатьле, миһербанлы идегез. Алга таба да гаиләгез белән бергә хәерле гомер кичерергә насыйп булсын.

Сезнең укучыгыз

Шаһидә ГАРИФУЛЛИНА-ӘҺЛИУЛЛИНА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1126

Комментирование запрещено