Корбан ашы бер табынга җыйды

IMG_20180918_120527

Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Корбан мәҗлесе үтте

Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерүче бәйрәм — Корбан гаете. Ул Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгаммәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Сентябрь аенда Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегенә бертөркем хатын-кызлар йөри башлады. Алар җәйге эшләрдән арып, бәрәңгеләрен казып бетереп, ял итәргә җыелдылар. Хатын-кызларны иртән-иртүк бүлек хезмәкәрләре каршы алып, тәмле үлән чәйләре эчереп, төрле күнегүләр ясатып, җырлатып-биетеп, психолог бүлмәсендә ял иттереп, һәркемнең күңелләрен күрделәр.

Ял итүче Сәфиуллина Нурания, Әхмәтшина Галимә һәм Кәлимуллина Сәгыйдә апалар корбан итләре дә алып килделәр. Шуңа да тәмле корбан ашы пешереп, күркәм дини мәҗлес үткәрдек. Анда Сәгыйдә  һәм Әминә апалар әрвахларның рухына багышлап Коръән сүрәләрен укыдылар. Сәдакалар таратылды, мул табыннарны әзерләүчеләргә рәхмәтләр әйтелде.

IMG_20180912_094053IMG_20180912_122426 IMG_20180917_090931 IMG_20180918_120514 IMG_20180918_120527 IMG_20180918_120738

- Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһы ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз. Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландырырга, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә әдәп тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын! 

Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк.

Йә, Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде, — дип догалар кылды Сәгыйдә апабыз.

Киләсе елларда да исән-имин күрешеп, бәйрәм табыннарында бергә җыелырга язсын иде, дигән теләктә таралыштылар апаларыбыз.

Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА, Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.

Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1078

Комментирование запрещено