“Минем проект “Иске Ярмәк кичә, бүген, иртәгә” дип атала. Самара өлкәсе Камышлы районында урнашкан Иске Ярмәк авылы – минем туган авылым ул. Мәктәп тормышы, авыл тарихы, мәдәният йорты турында тапшырулар ясадым. Безнең авыл халкы эшли дә, ял итә дә белә.
Авыл кешеләре елга бер тапкыр Кардонга ял итәргә чыга. Моңа багышлап та тапшыру ясадым. Еш кына урам бәйрәмнәре үткәрәләр, урамда озын-озын өстәлләр тезеп, кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештыралар. Чәй эчәләр, җырлап-биеп күңел ачалар. Кыскасы, авыл халкы гореф-гадәтләрен саклап яши. Шуны да әйтергә кирәк, авылда үз көчем белән мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдем”, — дип сөйләде безгә Роза Мостафиева.
Күп җырлар авторы Роза Мостафиева безгә яңалыгын да җиткерде: 22 ноябрьдә ул Казанда беренче тапкыр хатын-кыз автор башкаручылар катнашында зур концерт оештырачак.
Просмотров: 1308