Бер түгәрәк сан гына

Рамзия Зарипова

Рифкать Хуҗин һәм Радик Газизов Рәмзия Зарипованы котлыйлар.

Үткән атнада Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең баш­лангыч сыйныф укы­ту­чысы Рәмзия Гермус кызы ЗАРИПОВА түгәрәк юбилее уңаеннан кот­лаулар кабул итте.

Илле дибез, илле бит ул -
Бер түгәрәк сан сана!
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр гына, - дип Рәмзиябезне яратып без дә, “Бердәмлек” хезмәткәрләре, кот­лауларга кушылабыз. Чөнки ул Самарадагы эшен нәкъ менә безнең татар газетасында башлаган иде бит.

Рәмзия ханым Ульян өл­кәсенең Лабит авылында туып-үскән, Сенгелей педучили­щесын тәмамлаганнан соң, 15 еллар чамасы туган авылы мәктәбендә эшләгән. Ләкин шәхси тормышы кинәт кенә үзгәргәч, аңа Самарага китеп, эш эзләргә туры килә. Татар телебезне яхшы белгән Рәмзия Зарипованы “Бердәмлек” газетасына бик теләп эшкә алалар. Ул шушында эшләгән чорда Самара дәүләт университетының социаль педагогия факультетына укырга кереп, югары белем ала башлый. Шул чакта “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә Дашкина аны мәктәпкә эшкә чакыра да инде.

- 1 сентябрьдә, ак алъяпкыч кигән кызларның, букет тоткан малайларның мәк­тәпкә баруын күргәндә, күңелем мәктәпкә ашкына иде. Мәктәпнең тарту көче шулкадәр көчле булганга, мин кабат мәгариф системасына әйләнеп кайттым һәм уры­нымның нәкъ шушында булуын аңладым, — ди Рәмзия ханым.

Менә инде 13 ел буе ул “Яктылык”ның башлангыч сыйныф укучыларын кулларыннан тотып белем дөньясына алып керә. Беренче укытучысы яхшы булганда, бала мәктәптәге яңа тормышка тиз яраклаша һәм гомере буе Апасын онытмый. Рәмзия Гермус кызы нәкъ шундый — ягымлы да, таләпчән дә укытучы. Ул үзе дә беренче укытучыларына хөрмәт белән карый — Самарага күчеп килгән укытучылары Бибисара, Хәнифә апалары белән аралашып тора, ә татар теле укытучысы мәрхүмә Рәйсә апасына гомере буе рәхмәтләр укый. Бәлки шундый, яхшылыкны аңлый белүче кеше булганга, аның үзен дә балалар хөрмәт итәләрдер.

Рамзия Зарипова

- Авыр вакытларымда җил­кәсен куйган “Бердәмлек” га­зе­тасының баш мөхәррире Рәф­гать абый Әһлиуллинга һәм Хә­ридә апа Дашкинага мин чиксез рәхмәтлемен. Туган көнем уңаеннан мине Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да килеп котлады, чәчәкләр һәм Шәһәр ду­масының Рәхмәт хатын тапшырды. Укытучылар коллективы да, балалар һәм ата-аналар да миңа искиткеч матур сүзләр таптылар, — дип шатлыгы бе­лән уртаклашты укытучы.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1066

Комментирование запрещено