Минтимер Шәймиев: «Без булдырабыз!» сүзенең мәгънәсе тагын да тирәнәя, байый

047«Без булдырабыз!» гыйбарәсенең мәгънәсе тагын да тирәнәя, байый. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шул фикердә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасына карата тәэсирләре белән уртаклашып, ул журналистларга шулай диде.

«Юллама ул шушы эшләнмәгән, бу эшләнмәгән дип аяну түгел. Безнең республикада хәзерге вакытта, замана үзгәргәндә, базар мөнәсәбәтләренә күчкәндә, шушы елларда үз кыйблабыз табылды. Базар мөнәсәбәтләренә ничек күчүебез, ничек тормышка ашыруыбыз ышаныч тудыра. Үз-үзеңә, кешелек күзенә дә, халкыбыз күзенә дә карап, авыз тутырып әйтергә була: безнең кулыбыздан килә! Монысы булмаган, тегесе булмаган икән дигән сүз бармый бит. Икътисад, сәясәт ягыннан да республика алдынгы рәтләрдә. Хәзер эшләнә торган эшләрне алга таба тагын да камилләштерү мөһим. Алда бару бит ул җиңел түгел. Аның өчен уйларга да, көндәшлеккә сәләтле булу да кирәк! Ул бездән була! Президент юлламасында «Без булдырабыз!» диде, ул чыннан да шулай, бу сүзнең мәгънәсе тагын да тирәнәя, байый дияр идем», – диде Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, эш кешенең эчке рухи халәте белән бергә барырга тиеш. «Күңелдә рәхәт булырга тиеш – менә шул бәхет! Безнең буыннан буынга тапшырырлык әйберләребез бар. Социаль-икътисади үсеш рухи дөнья белән бергә үрелеп барырга тиеш! Без моңа лаек!» — ди ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 895

Комментирование запрещено