Разиль Валеев: Стратегия развития татарского народа — необходимый документ / Разил Вәлиев: Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ

6345Стратегия развития татарского народа — необходимый документ, заявил председатель Комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиль Валеев.

Сегодня Президент Татарстана Рустам Минниханов в своем ежегодном Послании Госсовету РТ отметил, что «затягивание принятия „Стратегии развития татарского народа“ нас совсем не красит».

«Данный вопрос мы поднимаем давно. О том, что „Стратегия развития татарского народа“ должна быть принята, мы заявляли и в своем комитете, и во Всемирном конгрессе татар. Действительно, это очень нужный документ. Речь идет о будущем татарского народа. Особенно в сегодняшней ситуации довольно остро стоят проблемы национальной школы, языков. Вопрос стратегии развития татарского народа возник вновь, и это очень правильно. Если не сделаем этот вопрос приоритетным и не решим его, то не сможем представить будущее татарского народа. Президент сказал, что ответственность за создание Стратегии возлагается на Всемирный конгресс татар, но конгресс в одиночку может и не справиться, нужны также властные, государственные структуры, ресурсы. Мы в комитете это обсудим. В документе должны быть отображены вопросы и образования, и культуры, духовной жизни и науки. Все относящиеся к нашему комитету сферы должны внести свой вклад в решение этого вопроса», — сказал Разиль Валеев.

tatar-inform.ru

* * *

Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый фикерен әйтте.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында “татар халкы үсеш стратегиясе”н кабул итүне сузу безне бер дә бизәми” дип әйтте.

«Без бу мәсьәләне күптәннән күтәрәбез. Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителергә тиеш, дип үзебезнең комитетта да, Бөтендөнья татар конгрессында да күтәргән идек. Чыннан да, бу бик кирәкле документ. Татар халкының киләчәге нинди булыр… Бигрәк тә, бүгенге вазгыятьтә, милли мәктәп, телләр проблемалары шактый кискен тора. Татар халкының үсеш стратегиясе мәсьәләсе яңадан калкып чыкты, һәм бу бик дөрес. Бу мәсьәләне үзәккә алып, аны хәл итмәсәк, татар халкының киләчәген күзаллый алмаячакбыз. Президент, бу эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җавап бирергә тиеш, диде, ләкин конгресс үзе генә бу эшне ерып чыга алмаска мөмкин, Хөкүмәт, дәүләт структуралары, ресурслар да кирәк. Без комитетта бу хаклы фикер алышырбыз. Монда мәгариф, мәдәният тә, рухи дөнья, фән дә катнаша. Бигрәк тә, безнең комитетка караган бөтен өлкәләр бу мәсьәләне хәл итү өчен үзләреннән өлеш кертергә тиеш», — диде Разил Вәлиев.

 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 615

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>