Яңаҗүрәйлеләр Кошки районның 90 еллык юбилеенда катнаштылар (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Y-PWTk1I-xM2018 елның сентябрь аенда Самар өлкәсенең Кошки районы оешуга 90 ел булды. Бу матур юбилейны 22 сентябрьдә район үзегендә үткәрделәр. Көне дә бик матур, кояшлы туры килде.

Бу чарада районда яшәүче барча халык та катнашты: уйнады, жырлады, биеде, матур итеп тәмле милли ризыклардан торган өстәлләр корды. Алар арасында Яңа Җүрәй авылында яшәүчеләр дә булды.

Балалар да, өлкәннәр дә бик матур итеп бәйрәмчә киенгән иделәр. Һәр авыл җирлеге колонна белән хәрәкәтләнеп, идарә йорты алдына тезелделәр. Биредә «пионерлар» да, эшчеләр дә, сыер савучылар да, комбайнёрлар да, тракторчылар да, хәтта сыерлар да, чебиләр дә бар иде. Зур бәйрәм бик матур узды!

9oP471kdDwkMCZsObBPc9U XoGZNi4sdlI Y-PWTk1I-xM 2U5Od3g6gtM

Бик уңган, тырыш һәм талантлы халык яши шул авылыбызда. Яңаҗүрәйлеләр, бигрәк тә авылыбызның мәктәп укучылары һәм яшьләре, районда һәм өлкәдә үткән барлык чараларда да бик теләп катнашып торалар.  Димәк киләчәгебез өметле безнең.  

Руфина НАСЫЙРОВА.

Яңа Җүрәй авылы, Кошки районы.

Просмотров: 1157

Комментирование запрещено