Баласын югалткан анага

e61Яңа Ярмәк авылының оста гармунчысы булган Хәлилгә багышлыйм

Үстерәбез газиз балаларны
Булыр диеп безгә таяныч,
Көтмәгәндә шушы газизеңне
Югалтулар бик тә аяныч.

Бу югалту, бу ачы хәсрәткә
Ничек түзсен ана йөрәге?
Ул бит аның күз алмасы иде,
Бу тормышта олы терәге.

Сыкрый ана, күз яшьләре ага
Тик ут капмый аның тәненә,
Бар дөньясын каплый кара болыт,
Һич дәва юк аның җанына.

Басылмас шул йөрәк әрнүләре
Еласа да чыгып далага,
Бер Ходаем сабырлыклар бирсен
Бала югалткан газиз анага…

Япь-яшь килеш, уйламаган җирдән,
Хәлил энем, сине югалттык,
Язмышларга каршы барып булмый,
Мәңгелеккә сине озаттык.

Бала югалтулар — олы хәсрәт,
Дәва да юк мондый ярадан,
Фаҗигале үлем һич аямый
Алды сине безнең арадан.

Йөзең ачык, сүзең татлы иде,
Яхшы идең дуска-туганга.
Ни кызганыч, озак яшәмәдең
Гомерләрең булган бик кыска.

Гармун алып, энем, кулларыңа
Уйный идең моңлы көйләрне.
Үзең уйнап, үзең җырлаганда
Күмә идең моңга өйләрне.

Һәp эшкә дә кулың җитез булды,
Уңган булып үстен яшьлектән,
Эшне сөйдең, эштән курыкмадың,
Тик туймадың, энем, бәхеттән.

Бик иртә шул киттең мәңгелеккә
Яшиселәр иде түгелме?
Язмышларың шулай язгандыр, дип
Юатабыз, иркәм, күңелне.

Барыбыздан риза була күр син,
Тыныч йокла, иркәм, гүреңдә.
Мәңгелеккә урының булса иде
Олы оҗмахларның  түрендә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1108

Комментирование запрещено