Мәңге яшә, Бозбашым!

imageАвылыма кайтып барам әле,
Бала чагым алдан йөгерә.
Ә картлыгым синнән калмыйм диеп,
Көчкә генә миңа өлгерә.

Туган авылым, кышкы озын төндә
Җәйләр булып төшкә керәсең.
Кошлар булып, кунып талларыма
Сайрап мине каршы аласың.

Бозбаш диеп исем кушсалар да,
Салкын түгел минем авылым.
Җылы итеп безне каршы ала
Кайткан саен туган Бозбашым.

Челтерәп аккан иТаңай» чишмәсенә
Мендек әле суын эчәргә.
Бала чакта шуннан су ташыган
Чишмә юлын күреп төшәргә.

Чишмә яннарына менгән чакта
Каршы ала безне каеннар.
Без күргәнне берүк күрмәсеннәр,
Тыныч илдә үссен сабыйлар.

Һәрчак сорыйм Бер Ходайдан
Авылдашларымның саулыгын.
Исән булсак тагын күрешербез,
Мәңге яшә, туган авылым!

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Бозбаш — Балыклы авыллары, Камышлы районы.

Просмотров: 1361

Комментирование запрещено