Кичә Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә Бөтендөнья почта көнен билгеләп үттек.
«Хат килгән, әйдә бие!», «Ни бирәсең, сөенче әйтәм, хат бирәм!», — дип әйтәләр иде элеккерәк елларда. Ә хәзер хат язышкан кешеләр дә сирәгәеп бара. Кәрәзле телефон, интернет заманында, Бөтендөнья почта көнендә элемтә бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан олыларыбыз белән күңелле хатирәләрне яңарттык.