Исегезгә төшереп үтәбез, үткән елның декабрендә Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Гомумән, бу көнне беркем дә онытылмады: шушы Мәдәният йортын төзүчеләрне, җыештыручыларны, китапханәчеләрне сәхнәгә күтәреп, авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, һәрберсенә рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчләр бирделәр. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең җыр-биюләре, күрше авылларның җирлек башлыклары, мәдәният хезмәткәрләренең кайнар котлаулары да урынлы һәм бик җылы яңгырады. Әлбәттә, дүрт сәгатьлек тамаша җыр-биюгә күмелеп барды.
Сезнең игътибарга әлеге чарадан тулы видеоязма тәкъдим итәбез:
Артур ӘБДЕРӘХИМОВ видеоязмасы.
КОНТЕКСТ:
Биючеләре табылсын!
* * *
От благодарного зрителя…
* * *
Уртак бәйрәм безне җыйды / Юбилей — это общий праздник (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1285