Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак ИСЛАЕВ: Иске Ярмәк авылы тарихы турында зур хезмәт башкарылган

DSC_0313

Үткән гасырның 90-нчы елларында коммунизм идеясы җимерелеп СССР дәүләте таркалгач, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм идеологик үзгәрешләр халкыбызның тарихын яңача өйрәнү ихтыяҗы тудырган иде. Соңгы елларда милли тарихны фәнни өйрәнү өлкәсендә шактый мәртәбәле эшләр башкарылды: җиде томлык “Татар тарихы”, күптомлык татар энциклопедиясе дөнья күрде, үзешчән тарихчылар тырышлыгы белән 1000 нән артык авыл тарихлары язып бастырылды. Татар конгрессы авыллар тарихын язу эшен үз канаты астына алып, Казанда 2 мәртәбә зур форум, Уфада, Самарда һәм башка кала-салаларда җыеннар, урынннарда аерым сөйләшүләр үткәреп, киң җәмәгатчелекне, җирле түрәләрне бу эшкә өндәү эшен, үзешчән тарихчыларга методик ярдәм итүне оештырды. Краеведлар өчен Дамир Исхаков җитәкчелегендә “Туган җир” җурналы нәшер ителә башлады.

Авылларның үткәненә битараф булмаган тарихчыларның берсе булганлыктан, авылларның үткәненә багышланган китаплар белән танышып барырга тырышам. Күптән түгел, минем кулыма Иске Ярмәк авылы тарихына багышланган хезмәт килеп керде. Китап авторы хезмәтенә бәяләмә язып бирүне дә сорагач, бик теләп фикеремне укучыга җиткерәсем килә.

Иксез-чиксез татар иленең аерылгысыз бер өлеше булган борынгы бу авыл Самар өлкәсе Камышлы районында урнашкан. Китап авторы – күп еллар милли хәрәкәттә актив катнашучы, тарихи хезмәтләре белән авторитет казанган шәхес.

Иң башта китап турында болайрак фикеремне әйтәсем килә: авторның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсендә Иске Ярмәк авылы тарихы турында зур хезмәт башкарылган. Әлбәттә, фәнни тарих күзлегеннән караганда, автор әкияти тарих белән артык мавыккан урыннары, белгечләр арасында да хәзергә кадәр зур бәхәс тудырган проблемаларга җиңел җавап бирү теләге сизелгәли. Шулай булуга карамастан, авылның борынгы тарихы, бу җирләр Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы чорлыры, Россия мәмләкәте составында, Совет заманасы, хәзерге яңарыш турында кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар тасвирланган.

Китапның отышлы ягы – архив киштәләрендә тузанланып сакланган документлар, шәҗәрәләр, күпсанлы тарихи әдәбият, бик күп кешеләр белән сөйләшү нәтиҗәсендә җыелган мәгълүматлар нигезендә эшләнүе. Бу эшне башкару өчен үҗәтлек кенә җитми, аннан кирәк информацияне ала белү дә кирәк.

Гадәттә, авыл тарихын архивта XVI гасырның икенче яртысыннан соң сакланган документлар нигезендә билгеләү традициясе формаллашкан. Бу китапта автор авылның оештыру вакытын Болгар чоры белән бәйләп күрсәтә. Шул заманнарда, бәлки алдарак та, бу якларда татар авыллары нигезләнә. Ул ерак заманнарда яшәгән ата-бабаларыбызның төрмыш-көнкүрешен, алар кичергән тарихи вакыйгаларны кызыклы сүрәтли.

DSC_0313

Татар халкының рухи мирасына тирән эз калдырган шагыйрләре, язучылары, гармунчылары, биючеләре, оста куллы һөнәрчеләре белән дан казанган Иске Ярмәк авылы Камышлы районында урнашкан татар авылларының берсе. Аларның килеп чыгышы, формалашуы тарихчылар, этнографлар, тел белгечләре арасында бәхәсле мәсьәлә һәм ул мәсьәлә галимнәр тарафыннан әлегә тулысынча чишелгән дип әйтеп булмый. Бу катлаулы сорауга автор документларга нигезләп үз җавабын саллы итеп әйткән.

Китапта төрле гасырларда авыл халкының көн-күреше, Пугачев явы, гражданнар сугышы, ачлык еллары, дин тарихы, шәҗәрәләр, күренекле шәхесләр турында да тәфсилләп язылган. Болар барысы да халкыбыз тарихын тулыландыра, авыл кешеләренең төрле өлкәләрдә казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Авыл тарихы өйрәнелеп бетә алмаслык дәрья сыман. Шуңа күрә профессионал тарихчылар хезмәте белән рәттән үзешчән краеведлар тарафыннан эшләнгән авыл тарихлары бер-берсен тулыландыруы табигый; алар бөек халкыбызның үткәнен дөрес аңларга мөмкинчелек тудыра. Әлбәттә, тирән һәм катлаулы татар тарихы бер калыпка гына сыймый, ул төрлечә башкарылырга мөмкин. Халкыбызның хәтер сагында торучы профессионал тарихчылар белән бергә авыл тарихын төрле яктан яктыртучы краеведлар кулга кул тотынып эшләгәндә генә без олы максатыбызга ирешәалабыз, шанлы һәм данлы тарихыбызны киләчәк буыннарга олы мирас итеп тапшыра алабыз.

Фәйзелхак ИСЛАЕВ, тарих фәннәре докторы, профессор.

 

Автор турында белешмә:

Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев 1946 елның 2 гыйнварында Пермь өлкәсе Октябрь районы Уразмәт-Яңабирде авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын Уразмәт мәктәбендә лаборант булып башлый. 1970 елда Пермь университетының тарих факультетын тәмамлый, шунда ук аспирантурада укып, тарих фәне буенча диссертация яклый. Пермь авыл хуҗалыгы институтында тарих фәнен укыта. 1993 – 1998 елларда Казанда Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр, 1998 елдан – Мәгарифне үстерү институтында тарих кафедрасы мөдире, профессор. 2005 елны Казан университетында докторлык диссертациясен яклый. 2016 елдан Россия ислам институты профессоры. 12 китап, 2 дәреслек һәм 300 дән күбрәк мәкаләләр авторы. 


КОНТЕКСТ:

“Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе (ВИДЕО)

* * *

«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе (презентациясе) үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1336

Комментирование запрещено