Гали авылында яшәүче Фәридә ЙОСЫПОВА: «Йөрәк түреннән чыккан олы рәхмәтемне белдерәм»

podarki-novyiy-god-3-1010x505Язмыш кушуы буенча оныгым Ләйсәнне үзем тәрбиялим. Ул тәртипле, тәүфыйклы булып үсә. Мәктәптә укудан тыш мәдрәсәдә дини белем ала, догалар, намаз укырга өйрәнә.

Самарда яшәгән Ләйсәннең әтисе Хәсибулла берничә ел элек йөрәк авыруыннан вафат булды. Кияүнең апасы Сания Хөснетдинова, туганнары белән киңәшкәннән соң, Хәсибулланың өч бүлмәле фатирын Ләйсән исеменә яздырды. Алар бүген дә туганлык җепләрен эзмиләр, оныгымның хәлен белешеп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп торалар. Әле күптән түгел генә абыйлары машина яллап килеп, кызчыкны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп киттеләр, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Баланы шулай куандырып, ярдәм итеп торганнары өчен Сания Зәйфетдин кызына һәм Ләйсәннең әтисе ягыннан булган башка туганнарына йөрәк түреннән чыккан олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барысына да саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар телибез. Кылган изге гамәлләре үзләренә иксез-чиксез шатлык, бәхет булып кайтсын иде.

Фәридә ЙОСЫПОВА, Ләйсән ХӨСНЕТДИНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Просмотров: 1179

Комментирование запрещено