Хәләл туй – матур туй

АльфияБүген  никах  бәйрәм төсен алды. Кәләш матур мөселман күлмәге кия, табын да өйдә генә түгел, кафе-ресторанда корыла, махсус алып баручылар чакырыла. Еш кына яшьләр никах белән хәләл туй мәҗлесен бер көнне уздыралар.

Самарада да хәрәм ризыклардан башка милли туйлар уздыру модага кереп бара. Менә ике ел инде аларны оештыру белән Әлфия Сөләйманова студиясе шөгыльләнә. Без Әлфия ханым белән очрашып шул турыда сөйләштек.

- Әлфия, ничек итеп үз проектыгызны башлап җи­бәрдегез?

- Баштарак безнең студия бәйрәм чаралары узган урыннарны бизәү белән генә шөгыльләнә иде. Шунда тантаналарны оештыру буенча җитешсезлекләрне күреп: “Мин болайрак итәр идем, бу җирдә башкачарак ясар идем”, — дип, кияү белән кәләш өчен борчыла идем. Бераздан үзем дә бу эшкә алынып карарга булдым. Махсус курслар тәмамлап, бәйрәмнәр оештыручы-коор­динатор һөнәрен үзләштердем. Тик бу гына миңа аз булып тоелды һәм, Мәскәүгә, Казанга барып, бу юнәлештә шактый зур тәҗрибә туплап өлгергән белгечләр белән очрашып сөйләштем. Анда ун еллар чамасы хәләл туйлар уздырыла икән инде. Бу бик матур йола яшь парга шактый акчасын саклап калырга, вакытларын бушка сарыф итмәскә ярдәм итә. Мин дә Самарада һәм өлкәбездә шундый туйларны популярлаштырырга булдым.

- Никах мәҗлесен, хәләл туйларны матур, зәвыклы итеп уздырырга мөмкинме?

- Хәләл туйлар ике төрле була. Берәүләр шәригать буенча хатын-кызлар өчен — бер, ир-атлар өчен икенче бүлмәгә табын коралар. Соңгылары кә­ләшне күрергә тиеш түгел. Бер бүлмәдә, ләкин ир-атлар һәм хатын-кызлар төрле өс­тәл­ләр артында утырган мәҗ­лесләр дә оештырыла. Бу чаралар җыр-биюсез тыйнак уза, хәдисләр, Коръән сүрәләре укыла.

Яшьләр арасында спиртлы эчем­лекләрдән, хәрәм ризыклардан башка үткән заманча татар милли туйлар бигрәк тә популяр.

- Кайберәүләр спиртлы эчемлекләрдән башка мәҗлес күңелсез үтә, дип уйлый. Сез моның белән килешәсезме?

- Бер генә дә килешмим. Әлбәттә, мондый туйлар алып баручыдан зур осталык таләп итә. Банкет өлеше күңелле узсын өчен ярдәмгә Казаннан тәҗрибәле алып баручылар чакырабыз. Алар мәгънәле җыр-шигырьләр башкарып, әдәпле мәзәкләр сөйләп кунакларның күңелен күрәләр, яшьләрне котлыйлар.

лого- Ә бу туйларны уздыруда сезнең роль нәрсәдә тора?

- Безнең студия бөтен оештыру эшләрен үз өстенә ала. Яшьләр белән иң элек  туй буласы көнне, урынын билгелибез. Аннан алып баручыларны, артистларны сайлыйбыз, рус һәм татар телләрендә чакырулар әзерлибез, тантана узачак урынны бизәү турында сөйләшәбез. Кияү белән кәләшнең образын тудыруда — күлмәк һәм кос­тюм сайлауда, кызга матур итеп мөселманча яулык бәйләүдә һәм башка эшләрдә дә ярдәм итәбез. Мин смета төзим, техник планны эшкәртәм — бу яшь парга чыгымнарын исәпләргә ярдәм итә. Шуннан чыгып, тантана программасына үзгәрешләр кертә алабыз.

Тантана узган көнне дә бөтен эшне контрольдә тотабыз. Кунакларны каршы алып, билгеләнгән урыннарга утырту, артистларның чыгышларын координацияләү һәм башка бик күп нәрсә безнең өстә. Кияү белән кәләшкә һәм аларның якыннарына тормышларындагы иң мөһим вакыйга белән ләззәтләнергә генә кала.

- Бу бик кыйммәткә төшәдер инде?

- Алып баручылар да, артистлар да төрле хак сорыйлар. Бина арендасының бәясе дә бер-берсеннән аерылып тора. Без  яшьләрнең бюджетына карап эш итәбез. Әлегә барсы да канәгать. Ә никах белән туй бер көнне уздырылса, күбрәк акча янга кала.

Альфия

- Бина дигәннән, хәләл туйларны Самарада кайда уздырып була?

- Кемдер өендә, туганнары белән генә бәйрәм итә, кемдер мәчет ашханәсендә уздыра. Шулай да бүген яшьләр туй мәҗлесен кафеда, рестораннарда ясарга тырышалар.  Самарада хәләл ризыклар әзерләүче кафелар һәм рестораннар шактый, безнең студия алар белән элемтәдә.

- Әлфия, хәләл туйлар, за­манча никах мәҗлесләре ту­рында төгәлрәк кайдан белеп була?

- 13 апрельдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Никах-фест” дип аталган фестиваль уздырабыз. Ул Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган яшьләр форумы кысаларында узачак. Чарада махсус кунаклар — Мәскәүдән популяр алып баручы Айрат Заг­риев һәм Казаннан танылган эстрада артисты, шулай ук туйлар, гаилә бәйрәмнәрен алып баручы Салават Миңнеханов катнашачак. Алар һәм башка тәҗрибәле белгечләр бөтен сорауларга да җавап бирәчәкләр, мастер-класслар үткәрәчәкләр. Фестивальдә фотозоналар, фотобудкалар куела. Бу чарага һәркем килә ала, керү — бушлай. Аеруча яшьләрне көтәбез. Чара иртәнге 10 сәгатьтә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 8-917-117-51-95.

XS_0pT4hbAw

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В Самаре состоится мероприятие «Nikah fest» / Самарда никах һәм хәләл туйларга багышланган чара узачак

 

Просмотров: 1149

Комментирование запрещено