Милләтебез язмышына битараф калмыйк

DSCN926726 мартта Самарның “Металлург” мәдәният сараенда Самар, Оренбург, Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәләре һәм Мордовия Республикасы татарларын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  “Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырачак. Самарда бу чарага әзерлек тулы көчкә бара. Өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  әгъзалары һәм актив милләттәшләр катнашында узган киңәйтелгән утырыш та шуңа багышланган иде.

Чараны өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының киңәшчесе Идеал Галәүтдинов башлап җибәрде.  Ул 26 мартта узачак утырыш (Самардан чараны уздыруда өлкә «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев җаваплы) программасы белән таныштырды. Самарлылар җыенның программасы тыгыз булып, регионнардан килгән делегатларга чыгыш ясарга мөмкинлек булмавына борчылдылар.

Самарның “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин программага үзгәреш кертеп, Самарның милли хәрәкәт активистларына да сүз бирергә кирәк, дигән тәкъдим ясады. Утырышта катнашучылар моның белән тулысынча килештеләр. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров: “Самар татарларына гына түгел, башка төбәкләрдән килгән делегатларга да унар минут кына булса да сүз бирелсә, яхшы булыр иде”, — диде. Идеал Муса улы бу тәкъдимнәрне  Бөтендөнья татар конгрессына җиткерергә вәгъдә итте.

Чарада чыгышлар күп булды. Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ленар Сабиров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте совет әгъзалары Азат Надиров, Фәһим Йосыпов, өлкә “Бердәмлек” татар газетасы баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разыя Әюпова һәм башкалар өлкә татарларын борчыган мәсьәләләрне күтәреп, аларны ничек хәл итү турында фикерләрен җиткерделәр. Шәһәр Думасы депутаты Алина Бакаева да үзенең тәкъдимнәрен кертте.

DSCN9265DSCN9267 DSCN9269DSCN9273 DSCN9278 DSCN9279 DSCN9281 DSCN9283 DSCN9271

Татар халкының үсеш стратегиясе татар милләте алдында торган гомум проблемаларны хәл итүне күздә тота. Әмма һәр регионда җирле татарларның үз проблемалары да бар. Аларны бары тик үзебез генә хәл итә алабыз. Шундый  мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын бергәләп эзләү өчен Самар өлкәсе татарларының съездын уздырырга кирәк.

Татар халкының үсеш стратегиясенә килгәндә, аның эскизы Бөтендөнья татар конгрессы сайтында бар, аның белән барыбыз да танышып чыгарга тиешбез. Төпле фикерләр, тәкъдимнәрегез бар икән – аларны конгрессның электрон почтасына язып җибәрә аласыз. Проект кабул ителгәч анда үзгәрешләр кертеп булмаячак. Милләтебез язмышына битараф калмыйк,– дип йомгаклады утырышны Ильяс Гомәр улы.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1205

Один комментарий

  1. Күптән Ильяс әфәнде тәкъдим итеп килә инде Өлкә татарларының съездын үткәзкргә кирәк дип. Бу бик тә вакытлы һәм кирәк эш. Һәм дә «Стратегия «дә татарларның үсешендә һәм сакланып калуында Ислам диненең роле күрсәтелмәгән.
    Урысларның стратегияләрендә православие дине беренче урында тора.