Самарда Халыкара “Мирас” фестивале гөрли! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_6069Иртәгә, 7 апрельдә, 16 сәгатьтә иң шәп номерлардан торган гала-концерт узачак. Рәхим итегез!

Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале башланды. Чараның ачу тантанасында мәртәбәле жюри әгъзалары катнашып, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, жюри рәисе — Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева бәйгечеләргә уңышлар теләделәр. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бу фестивальнең (элек ул “Татар балалары җырлый” дип атала иде һәм күбесенчә шәһәр милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә уздырылып килде) 23 еллык тарихы булуын белдерде. “Соңгы елларда ул “Мирас” исеме астында уздырылып килә, ә быел Халыкара дәрәҗәсенә дә ия булды.  Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм Самара региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы ярдәмендә  уздырылган чара быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана”,  — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы һәм фестивальнең уңышлы узуына шиге булмавын белдерде. Читать полностью