«Башкалар күптән мидәлле, ник мин атказанмаган?» — Илсөя Бәдретдинова төрттерүле җыр яздырган

news_25076Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булды. Интернетта котлау сүзләре һәм матур теләкләр белән беррәттән «Ник фәлән-фәләнгә атказанганны бирәләр дә фәлән-фәләнгә бирмиләр» дигән ише бәхәсләр дә куерып алды. Бу уңайдан Илсөя Бәдретдинова кызыклы җыр яздырган.

«Дан казанган Илсөя атказанмаган булып йөри! Вакыт бит инде! Килешәсезме?» дип шаярта ул.   

«Атказанмаган» дип аталучы яңа җырның сүзләрен шагыйрь Ренат Галиәскәров, көен Илназ Гарипов язган.  

Төрттерүле җырны «Матбугат.ру» укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез. Ә сез ничек уйлыйсыз, вакытмы?:  

Атказанмаган

1.Бөеремнең түреннән үк
Чыккан җырларым байтак.
Айга утыз кәнсирт куям
Ачу да чыга кайчак.

Ач утырмыйм утыруын,
Фигурасын да саклыйм.
Күлмәк-ыштанны да хәзер
Стилистлар белән сайлыйм.

Куш: Өй түрендәге сервантым
Премия белән тулган.
Башкалар күптән мидәлле.
Ник мин атказанмаган?!

2.Әрсезлегем җитми әллә?! 
Ник йөрим мишәр булып.
Атказанасы килә бит
Президент кулын кысып!

Җонлы куллы абзыйларсыз,
Җырлап аласы килә.
Халык җырчысы кирәкми,
Атказанган бик җитә.

3. Журналистлар басар иде
Гәҗиттә алгы биткә.
Исән чакта шул мидәлне
Тагасы иде түшкә.

Бар Татарстан җыелып,
Әйдә, Бауманнан үтик.
Дөньяның артына тибеп,
Мине атказанган итик.   

matbugat.ru

Просмотров: 962

Комментирование запрещено