Еники белән Куприн — туганнар: язучы турында кызыклы 10 факт

KSF_8016Быел күренекле татар язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулган булыр иде. Бүгенге көндә язучының мирасын торгызу буенча актив эшләр алып барыла, күптән түгел аның каберенә зиярәт кылынды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аңа багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда шәхси архивы күрсәтелде. “Татар-информ” хәбәрчесе укучыларга Әмирхан Еники турында ун кызыклы факт тәкъдим итә.

1. Еники — тәхәллүс

Әмирхан Еники – язучының тәхәллүсе. “Соңгы китап” дип исемләнгән автобиографик китабында ул нәсел шәҗәрәсен истә тотып: “Барлык рәсми документларда минем тулы фамилиям “Еникеев” дип языла. Тик язучы буларак кына мин аны, безнең әдәбиятта күптәнге гадәт буенча, “Еники” дип кыскартып йөртәм”, — дип яза.

2. Әмирхан Еники туган көндә Коръән китабы сатып алына

Әмирхан Еники – тугызынчы бала була. Әмма гаиләдә аңа кадәр туган балалар үлә. Әмирхан Еникинең әтисе әдип туган көнне Коръән китабын сатып ала һәм шунда улым туды, дип яза. Әлеге Коръән китабы бүгенге көндә язучының кызы – Резедә Тюменевада саклана.

3. Әмирхан Еники элекке Өфә губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан республикасы Болгавар районы) Яңа Каргалы авылыннан

Язучы автобиографик язмаларында үзенең туган ягы – Каргалы авылына һәм балачагы еллары узган – Дәүләкәнгә мәхәббәт хисләрен белдерә: “Ләкин бит мин Дәүләкәнгә туган-үскән туфрагым дип кайтам. Барысыннан элек миңа аның халкы якын һәм кадерле булырга тиештер бит инде. Җире-суы, кырлары-яланнары, тугайлары-күлләре, ниһаять, бормаланып аккан Димкәе кадерле булырга тиеш… Яшьлегем хатирәләре белән бәйләнгән урамнары, йортлары, мәктәп, клуб кебек урыннары миңа аеруча якын, тансык булырга тиеш түгелме соң!.. Нәрсә калган шуларның барсыннан?.. Каршыда мәһабәт Ярыш тавы басып тора, якты Дим салмак кына ага, тугайда күлләр җәйрәп ята, кайткан саен, мин аларга текә яр башыннан сокланып һәм уйланып карап торам, янә тагын Дим өстендә, хәтта ялгызым гына булса да, көймәдә йөрмичә калмыйм. Ләкин табигать үзе, никадәр генә бай, гүзәл булмасын, кешегә карата салкын, битараф бит ул – аның өчен синең кайтуың да, китүең дә барыбер түгелмени?! Кеше кайта аңа, кеше сагына аны, чөнки кешенең үткәне шушында калган, шушында саклана… Минем өчен дә ул шулай, мин дә кайтып, Дим ярына басу белән, гүя үткәнемә күчәм, үткәнемне күрәм” (Әмирхан Еники “Соңгы китап”, 1986).

4. Әмирхан Еники белән рус язучысы Александр Куприн арасында туганлык җепләре бар

Ибраһим Абдуллин борынгы татар нәселе – Колынчаковларны тикшереп, Әмирхан Еники һәм Александр Куприн арасында туганлык җепләре барлыгын исбатлый: “Пенза архивына баруымны ишеткәч, татар шәҗәрәләренең зур белгече Марсель Әхмәтҗанов Колынчаковлар шәҗәрәсен эзләвемне үтенде. Өлкә архивларында, кагыйдә буларак, берничә йөз меңнән миллионга якын эш саклана, һәр эшнең уртача йөз-йөз илле биттән торуын искә алганда, үзеңә кирәкле язмаларны эзләү печән кибәненнән инә табарга тырышу кебек бер шөгыль икәнен күз алдына китерү кыен түгел».

Колынчаковларның кенәз Күгүштән (Кугуш) башланган нәсел йомгагы атаклы рус язучысы Александр Иванович Купринга (1870—1938) китерә. 

 Рус язучысы Иван Бунин Купринның «әнисе Любовь Алексеевна татар фамилияле княжна иде һәм Александр Иванович үзендә татар каны булу белән бик нык горурланадыр иде», «ә берара хәтта төсле түбәтәй киеп йөрде» -, дип искә төшерә. «Юнкерлар» исемле автобиографик романында А. И. Куприн үзе дә: «Мин әнием ягыннан татар князьләреннән чыкканмын»,—дип туп-туры әйтә. Ул гына да түгел, Колынчаков (Колунчаков) фамилиясенең «бер яшьлек тай» мәгънәсендәге колынчак сүзеннән алынганлыгын да яхшы белә.

Чыннан да, Иван Грозныйда йомышчы булып хезмәт иткән Колынчак Еникеев атлы отряды белән Рус дәүләтенең көньяк чикләрен нугайлар һәм Кырым татарларыннан саклаган. 1577 елның март аенда алган «Падишаһ грамотасы»нда: «Бөтен Русь падишаһы һәм бөек князе Иван Васильевичтан Темниковтагы Колынчак князь Еникеевка. Безнең элекке указ һәм исемлек буенча 1 апрель көненнән Польша җирләренә Темниковтан һәм Кадомнан чик сакчылары җибәрергә боерыла». Колынчак 1591 елны, ә аның әтисе Еники 1577 елны үлгән.

«Гади кешеләрнең эчке дөньясын нечкә лиризм, салмак тел белән сурәтли алу куәсенә бер үк дәрәҗәдә ия булган рус язучысы Александр Куприн белән татар әдибе Әмирхан Еники шулай итеп йомышлы князь Еникинең ерак оныклары булып чыгалар», — дип яза Ибраһим Абдуллин. (И.А.Абдуллин “Эзләнүләр, уйланулар, табышлар”. Җыентык; төзүчесе А.К.Тимергалин — Казан: Татарстан китап нәшрияте).

5. Еникинең гомере буена исендә йөрткән вакыйгасы – яшел чирәмдә намаз укучы бабакае

Әмирхан Еники  бабасының тезләнеп, куе үләндә намаз укыганын гомере буена хәтерендә тота: “Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә, намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкетеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекәй белән бер читтә, нидер көткәндәй, тын гына басып торабыз.

Ниндидер якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганымдыр…” (Әмирхан Еники “Соңгы китап”, 1986)

intertat.tatar

Просмотров: 1085

Комментирование запрещено