Сегодня в рамках Дней Татарстана в Башкортостане Президент РТ Рустам Минниханов и врио главы РБ Радий Хабиров встретятся с активом татарских общественных организаций в Башкортостане. Мероприятие включено в официальную программу.
Встреча начнется в 18.00 в малом зале государственного концертного зала «Башкортостан» и продлится полчаса. Участниками встречи станут 200 активистов из районов Башкортостана.
По данным переписи населения 2010 года, татары составляют 25,4% населения Башкортостана, (29,5% — башкиры).
В Башкортостане действуют около десятка татарских общественных организаций, в том числе отделение Всемирного конгресса татар в Башкортостане, национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан, Ассоциация татарских сел Башкортостана, башкортостанское отделение общественной организации татарских женщин «Ак калфак» и др.
* * *
Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Бу чара рәсми программага кергән.
Очрашу «Башкортстан» дәүләт концерт залының кече залында 18 сәгатьтә башланачак, ул ярты сәгать дәвам итәр дип көтелә.
Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше җыелачак.
- 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстан халкының 25,4% — татарлар (29,5% — башкортлар).
Башкортстанда унлап татар иҗтимагый оешмасы эшли, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлеге, Башкортостан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкорстандагы татар авыллары ассоциациясе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстандагы бүлеге һ.б.
Просмотров: 901