Кычкыртып уйна, гармун!

324775-f081b-65999784-m750x740-u7d2811989 елның 28 апрелендә “Волжская коммуна” өлкә газетасында шушы исем ас­тында басылып чыккан язмада “Туган тел” татар җәм­гыяте уздырган тәүге ча­раларның берсе — “Уйна, гармун!” конкурсы турында сүз бара. Мәкаләнең ав­торы – ул вакытта “Прогресс” заводының күп ти­ражлы газе­тасында эшләгән Шамил Галимов.

Конкурсны оештыручылар — “Туган тел” җәмгыяте акти­вистлары бу чараны гармунда, баянда, башка музыка коралларында уйнаучылар бәйгесе булыр, дип уйлаганнар иде. Тамашачыларны Куйбышев шәһәренең иң яхшы залларының берсенә чакыручы афишаларда да шулай дип язылды. Ләкин репетицияләр башлангач, планнарны үзгәр­тергә туры килә. Тыңлап ка­рауның беренче көнендә үк конкурска килүчеләр саны икеләтә күп булуы ачыкланды.

Куйбышев татарларының беренче конкурсы тиешле дәрәҗәдә узганмы, дигән сорау­га: “Һичшиксез!” – дип җавап бирергә була. Күз иярмәслек тизлек белән үзгәреп торучы дөньяда татарларның үз мәдәниятен, милли көйләрен саклап яшәүләрен күрсәтә алды ул. Сәхнәгә хезмәт ветераннары да, “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә шөгыльләнүче яшь кызлар һәм егетләр дә, беркайчан да сәхнә түренә чыкмаган абый һәм апалар да чыкты бүген…

Концертны Идеал Галәүт­динов ачып җибәрде. Зал тын да алмыйча аның башкаруындагы борынгы “Шәмшәриф” җырын тыңлады. Аннары чараны алып баручы Шамил Баһаутдинов сәхнәгә бер­дәнбер гармунчы хатын-кызны — Асия  Хәбибуллинаны чакыргач, зал гөрләтеп кул чапты. Асия апа тальян гармунда уйный да, үзенә генә хас моңлы тавыш белән җырлый да…

Бу конкурсны үзешчән сән­гать фестивале дип атау өчен барысы да булды кебек. Рәфыйк Әбдиев һәм Габделхак Шакиров Гали Гәрәев ясаган тальян гармуннарда өздереп уйнап, осталыкларын күрсәттеләр. Үз гомерендә 1200 гармун ясап, почта аша Җир шарының төрле тарафларына җибәреп торган мәрхүм остага истәлек булып яңгырыйлар алар хәзер.

Бу конкурста иң истә калырлык чыгыш ясаучылардан Әсгать Сагыйров, Мөхтәр Сәмигуллин, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле чыгышын, сәхнә чаршавы артында ук туган Әнвәр Кыямов (гармун) һәм Абдулла Акмаев (скрипка, мандолина) дуэтын, курайчы Сәлимҗан Рахмангулов, биюче Наилә Баһаутдинова һәм мәзәкче Мәзгут Шакмаевның  но­мер­ларын билгеләп үтәргә була.

…Концерт биш сәгать барды. Ләкин беркем дә урыныннан торып китмәде, катнашучылар да таралмады. Барысы да сәхнәгә чыгып, Габдулла Тукайның “Ак каен” җырын җырлап җибәрүгә зал дәррәү басып, җырга кушылды. Бөтен үзешчән артистлар дә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә җи­ңүчеләр бу конкурста булмады, чөнки конкурсның максаты да башка — сәләтле татарларны барлау иде. Оештыручылар фикеренчә, бу максатыбызга ирешә алдык.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1665

Один комментарий

  1. ПРОГРЕСС заводта эшли торган безнең активистлар Шамилҗ Галимов,Әхмәт Нафигин,Минәхмәт Сагиров заводның завкомы белән сөйләшеп, БӘЙРӘМНЕ заводның Мәдәният Сараенда үткәрү турында килештеләр.ПРОГРЕСС АВИАЗАВОДТАН калышмады, АВИАЗАВОДНЫҢ СПОРТ САРАЕНДА без КЫШКЫ САБАНТУЙНЫ үткәргән идек инде. Мин безнең завком белән сейләшеп аны шулай ук бушлай,заводка түләмичә, үткәргән идек.ХӨЗМӘТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ,аның җитәкчеләре яхшы аңныйлар—эшчеләрнең,халыкның күңеле тулы булса—алар тагында яхшырак эшли. Байконурдада,космодромда безнең активистлар,безнең Мәгариф Раянов милли бәйрәмнәр,концертлар,балаларга татар теле һәм бию дәресләре үткәрделәр!