Камышлыда Бөтендөнья авыл Сабан туе югары дәрәҗәдә уздырылып, Самар өлкәсендә яшәүче барлык милләтләрнең үзара дус-тату яшәүләрен чагылдырды.
Бәйрәмгә Россиянең 24 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да олы делегация килгән иде. Чарада өлкә губернаторы Дмитрий Азаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаштылар.
Иң элек мөхтәрәм кунаклар милли йортлар белән танышып чыктылар. Бөтендөнья авыл Сабан туенда “Татар йорты”н Татарстанның Кукмора районы тәкъдим итте. Шулай ук “Башкортостан” һәм “Самара йорт”лары да куелган иде. Аларның һәрберсендә мәртәбәле кунакларны җыр-бию һәм милли ризыклар белән каршы алдылар. ”Самара йорты”нда җитәкчеләр ике регион арасында икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куйдылар.
Губернатор юбилей Сабан туе Самар өлкәсе җирендә оештырылуы белән горурлануын белдерде. Оештыру эшләрендә булышкан Татарстан хөкүмәтенә, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Дмитрий Азаров һәм Рөстәм Миңнеханов өлкәнең һәм Камышлы районының күренекле мәдәният һәм сәнәгать эшлеклеләренә, милли-мәдәни, социаль-икътисади үсешкә өлеш керткән шәхесләргә югары бүләкләр тапшырдылар.
Дмитрий Азаров Х Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул иткән Камышлы районына «Нива» машинасы бүләк итте. Машина ачкычы район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка тапшырылды.
Сабан туенда Самар өлкәсе губернаторы призына ат ярышлары да уздырылды. Җиңүчегә Lada LARGUS машинасы бүләк ителде. Ә Татарстан Президенты көрәштә җиңүче батырга сарык һәм автомобиль алып килгән иде. Бу бүләкләргә Марий Элдан килгән көрәшче Муса Галямов ия булды. Сарыкны ул Камышлы мәдрәсәсенә бүләк итеп калдырды.
Сабан туе Татарстан артистлары концерты, спорт һәм халык уеннары белән үрелеп барды. Сату рәтләре, кул осталары күргәзмәләреннән халык көнозын өзелмәде. Ә балалар белән килүчеләрне аттракционнар, батутлар, таганнар, карусельләр көтте.
Х Бөтенроссия Сабан туе әнә шулай гөрләп һәм бик матур үтте. Ә ахырда бәйрәмнең символы — «Тулпар ат» сыны Татарстанның Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинга тапшырылды.
Милли бәйрәмебезнең ничек үтүе турында тәфсиллерәк мәкаләне “Бердәмлек” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1992