Самарага бардык әле

сабантуй бардык28-29 июньдә без, Удмуртиядән 18 кешелек делегация (Сарапул, Воткинск, Можга шәһәрләре, Алнаш, Сюмси, Кияс районнарыннан), Самара өлкәсенең Камышлы авылында узган X Бөтенроссия авыл Сабан туенда булып кайттык.

Бәйрәмгә 24 төбәктән 20 меңгә якын кунак килгән иде. Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уза. 2011 елда Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында бәйрәм ителде. 2016 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә узды. 2017 елда авыл Сабан туен Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы, 2018 елда Курган өлкәсенең Әлмән авылы кабул итте.

Әлифба
Беренче көнне Камышлы районының Татар Байтуганы авылында Россиянең атказанган укытучысы — «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музеенда булдык. Сәләй Вәгыйзов татар теле грамматикасы буенча да 43 китап язган. Ә Байтуганда аның музеен ачу эшен шушы авылдагы гап-гади фельдшер Нурания Авзалова башлап йөри икән. “Меңләгән кешене белемле иткән “Әлифба” китабы авторы турында һәркем белергә тиеш. Музейны ачуны сорап 27 хат яздым. Зур ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Хәзер музей ишекләре ябылып тормый. Бирегә килгән һәркем үзе өчен кызыклы мәгълүмат алып китә”, — диде ул. Татар Байтуганы — Сәләй Вәгыйзовны дөньяга биргән авыл. Кызганыч, авыл мәктәбендә татар теле укытылмый. Шуңа күрә мәктәптә белем алучы 64 татар баласына татар телен өйрәнергә бер генә чара кала — «Әлифба» музеендагы чараларда катнашу.

сабантуй бардык

Музей белән танышканнан соң, кич белән без Камышлы авылы үзәгендә төзелгән зур сәхнә янына җыелдык. Безгә үз җырларын Татарстанның сәхнә йолдызлары артистлары — Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәлахов, Гөлназ Гафурова, “Казан” бию ансамбле һәм башка сәнгать әһелләре бүләк итте.

Сабантуй хисләре озакка барыр Икенче көнне Сабантуй бәйрәменең рәсми өлеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров сәламләвеннән башланды. Үз чыгышында Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәменең татар һәм башкорт халкы бәйрәме генә түгел, ә башка халыкларның да милли үзенчәлекләрен күрсәтүче илкүләм чара булуын әйтеп үтте. Бәйрәм бүләкләргә мул булды. Дмитрий Азаров Камышлы районына «Нива» машинасы тапшырды, Татарстан Президенты Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк татар иҗади-иҗтимагый җәмгыятенә “Форд Транзит” микроавтобусын бүләк итте. Ат чабышында 100дән артык чабышкы катнашты. Губернатор бүләгенә (автомобиль) көч сынашу иң кызыклысы булды. Җиде чабышкы 2400 м дистанциядә чабышты. Әлеге бүләккә Красноярск районыннан килгән 4 яшьлек Доминант кушаматлы бия лаек булды.

Сабан туенда көрәшкә Россиянең иң көчле батырлары килгән иде. Бил алышу шактый кызу барды. Алар берьюлы ике мәйданда көрәште. Сабан туеның абсолют батыры исемен Марий Эл республикасыннан 120 кг лы үлчәүдә Муса Галләмов алды. Аңа бернинди җирәбәсез генә Татарстан Президентыннан җиңел автомобиль бүләк ителде. Соңгы ике елда Россиякүләм Сабан туйларында батырга Татарстан Президентыннан бүләккә әзерләнгән җиңел автомобиль иясен төрле үлчәүдә беренче урынны алган көрәшчеләр арасында җирәбә үткәреп билгеләү гадәте кергән булса да, Камышлыда алай булмады. Чөнки ул көнне Муса Галләмовның туган көне иде. Абсолют батыр мәйданнан машинага утырып китте, ә тәкәне Камышлы авылы мәдрәсәсенә бүләк итте. Чөнки Муса быел Казанның Аккош күле буендагы Сабан туенда да җиңү яулап, җиңел автомобиль белән бүләкләнгән булган икән инде.

Абсолют батыр игълан ителгәннән соң, Бөтенроссия авыл Сабан туе билгесен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов бәйрәмнең төп оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка кайтарды. Ул үз чиратында Татарстан рес­публикасы Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның кулларына бирде. «Быел Камышлыдагы кебек Сабан туен оештыру өчен бик тырышырга туры киләчәк. Камышлылар Бөтенроссия авыл Сабан туйлары тарихында иң матур бәйрәмне үткәрде», — диде Ринат Закиров. Димәк, XI Бөтенроссия авыллары Сабан туе киләсе елга Татарстанның Мөслим районында узачак.

Без, Удмуртия делегациясе, Сабантуй мәйданында оештырылган уеннарда актив катнаштык, җырладык, биедек. Үзебезгә зур тәҗрибә алып кайттык. Сабантуй мәйданын мин этнография дәресенә ошаттым. Самара, Татарстан, Башкортстан ясаган күргәзмәләрне карап, мин үзем өчен күп нәрсә ачтым, белдем. Авыл Сабан туеннан алган хисләр әле безнең күңелләрдә бик озак сакланыр. Әлеге сәяхәтне оештырган Удмуртия Республикасы милли сәясәт министрлыгына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, Сарапул шәһәре иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиевка, Вот­кинск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаил Фәтхуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Фирая ШУЛЬМИНА,

Сюмси авылы.

yanarysh.ru

tatar-congress.org.

 

Просмотров: 901

Комментирование запрещено