Җир астыннан бәреп торган чишмә кебек

КиямовСамара төбәге тарихчысы  Шамил Галимов шушы көннәрдә Казаннан бик мәртәбәле кунак каршы алды. Танылган журналист, «Яңа Гасыр» телеканалы редакторы Илдар Кыямов Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туеннан туры Самарага килгән. Мәртәбәле кунак белән “Бердәмлек” хәбәрчесенә дә сөйләшергә насыйп булды.

- Илдар әфәнде, Самарага нинди йомыш белән килеп чыктыгыз?

- Чирмешән районының Әмир авылы турында китап язам. Архивлардан алган мәгълүматлар, эзләнүләр мине Самарага китерде.

- Илдар әфәнде, сез нәфис сүз остасы да, мәдәни чараларны алып баручы да, җырчы да, журналист та…  Бер сүз белән әйтәндә, күпкырлы талант иясе. Тарих белән дә кызыксынасыз икән?

- Тарих белән кызыксынуым туган Чирмешән районының Кара Чишмә авылыннан башланды. Әнием бакыйлыкка күчкәндә миңа 27 яшь кенә иде. Аны югалткач: “Бездән соң бу җирдә нәрсә калыр? Тарихыбызны, биредә яшәгән кешеләрне киләчәк буыннар белерме?” – дигән сорау борчый башлады. Бу мәктәптә музей ачу мәшәкатьләре белән йөргән, әйберләр җыйган вакыт иде. Шунда башыма авыл тарихы турында реферат язып, шул музейга куйсак, яхшы булыр иде, дигән фикер килде, һәм мин җиң сызганып бу эшкә алындым. Ә яза башлагач, зурга китте. Һәр авылдашымны, аның нәсел-нәсәбен тарихка кертеп калдырасы килде. Шулай итеп, «Кара Чишмә карьясе» дип аталган беренче тарихи китабым дөнья күрде.

- Бу китабыгызга белгечләр югары бәя биргәннәр, дип ишеттек.

- Әйе, шактый саллы килеп чыкты.  720 битлек китапта авыл тарихының һәр чоры, анда булган вакыйгалар, кызыклы фактлар урын алды. Авылыбыз муллаларының тулы исемлеген дә эзләп таптым. Кара Чишмә аксакалларының хатирәләре, кушаматлар, җирле атамалар, мәзәкләр, нәсел тамгалары, бәетләр, дини тормыш мизгелләре һәм башкалар кертелде.

- Әңгәмә башында Әмир авылы турында китап яза башладым дидегез. Димәк бу икенче китабыгыз?

- Бу өченче китабым була инде. Әле  «Кара Чишмә карья­се»нә кадәр авылдашым, гармунчы Рифкать Гомәров турында китап бастырып чыгарган идем.

Ә Әмир авылы турында китабымны язуга узган ел­ның октябрендә керештем. Авылның ике эшлекле егете, Сургутта яшәүче агалы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар Чирмешәндә әниләре истәлегенә зур мәчет салдырдылар. Гаиләм белән ул мәчетне ачуда катнаштык та, хисләнеп китеп, бүләккә Әмир авылы тарихын язып бирергә булдык. Төбәкче буларак, бу эш миңа калды, ә тормыш иптәшем Мөршидә белән улым Идел (икесе дә журналистлар) кирәк материалларны эзләп табарга, тәртипкә салырга ярдәм итәләр.

Мәгълүмат эзләп кайларда гына булмадым мин! Казан, Уфа архивларын өйрәндем, менә хәзер Самарага килеп чыктым.

Киямов

- Чирмешән районының Әмир авылы турында мәгъ­лүматлар Самара архивына ничек килеп эләкте икән?

- Бу бер дә гаҗәп түгел. 1920 елга кадәр, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешканчы, хәзерге Чирмешән районының шактый өлеше, шул исәптән Әмир авылы да, Самара губернасының Бөгелмә өязенә  кергән, — дип җавап бирде бу сорауга Шамил Галимов. — Шуңа күрә Самараның Үзәк дәүләт архивында ул төбәкнең тарихына кагылышлы бик күп һәм эчтәлекле, кыйм­мәтле документлар саклана.

- Илдар әфәнде, ә Самара өлкәсенең татар авылларында булганыгыз бармы? Безнең яклар ошадымы сезгә?

- Авыллар да, Самара да яшеллеккә күмелгән, бик матур урында урнашканнар. Кешеләре дә ачык,  аралашучан. 10 ел элек Похвистнево районының Гали авылында узган беренче Бөтенроссия авыл Сабан туенда булган идем. Чирмешән районыннан булуымны белгәч, халык “якташ” дип, мине күтәреп кенә йөртте!

Быел менә Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга насыйп булды. Аңа президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та: “Моның кебек Сабан туе күргәнебез булмады”, — дип югары бәя бирде. Безне, артистларны, алып баручыларны бик яхшы каршы алып, Белем бирү үзәгенең тулай торагына урнаштырдылар, ашау-эчү ягы да бик яхшы иде.

“Бердәмлек” газетасын, “Са­мар татарлары” журналын бүләк иттеләр, аларны рә­хәтләнеп, кинәнеп укыдык. “Төбәкләрдә менә шундый милли тормыш булса, татар яши!” — дип куандык. Бу бит җир астыннан бәреп торган чишмә кебек. Чишмә — инешкә, инеш — елгага, ә елга диңгезгә агып төшә. Без дә бердәм булып, тарихыбызны барлап яшәсәк, милләтебез юкка чыкмас, Аллаһы теләсә.

 

Әңгәмәдәш —

Әминә ШИһАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 794

Комментирование запрещено