Байтуганда бай туганың булсын

VVS_8369Шөкер, андый туган бар. Бу  көннәрдә генә Самара өлкәсе  Камышлы районында булып кайттык.  Әлифба авторы  Сә­ләй Вагыйзов музеен булдыручы, аның якты истәлеген сак­лап, киләчәк буыннарга тапшыручы Нурания Абзалова белән күрештек. Чын мәгънәсендә бай ханым ул, рухы белән бай.

Моннан 20 ел элек Нурания Минсәхи кызы татар әлифба­сын тудыручы кешенең үз авылдашы икәнен белеп ала. Авылдаш кына да түгел, ире Фәрхәтнең  туганы да булып чыга әле ул. Сәләй Вагыйзовны эзләп, Арчага килеп чыга Нурания. Очрашалар, күрешәләр. “Әлифба”ны  укыганың бармы соң синең? - дип сорый аңардан автор.  “Юк”, — дип җавап кайтара эзтабар, кыюсыз гына. “Әлифба”ны укымагансың, ә язучысын кү­рергә теләп кил­гәнсең, рәхмәт яусын си­ңа”, - ди олы галим. Бу очрашу аларның беренчесе һәм соң­гысы була.

Шул көннән башлап Нурания Абзалованың күңелен бер  уй үтәли тишәрдәй итеп бимазалап тора. Ул горурлык хисе,  авылдашы, туганы белән горурлану хисе. Байтуганнан чыккан бөек затны авылдашларына, райондашларына, бөтен Самара өлкәсенә таныту теләге  били аның йөрәген.

Тынгысыз ватанпәрвәр Ну­рания тырышлыгы белән  2016 елда Байтуганда Сәләй Вагыйзов музей-йорты ачыла. Татарстан президенты Рөстәм  Нургали улы Миңнехановның  ярдәме дә зур була. Бу көнгә  музейда бик күп санлы экспонат тупланган. Россиянең  төрле төбәкләреннән килеп  Бай­туганның данлы улының  хез­мәте белән танышканнар.  Әлифба һәр татар кешесе өчен  юл башы, белем иленә ачкыч  булып тора.

Арча районы делега­ция­сенең Байтуганга эшлекле сәя­хәтен район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова  һәм башкарма комитет рәисе урынбасары Рамил Га­рифҗанов җитәкләделәр. Делегация составында районның  музей хезмәткәрләре, авыл  җирлекләре башлыклары, укытучылар бар иде. Камышлы районының мәдәният, мә­га­риф хезмәткәрләре, район  җи­тәкчеләре белән очрашу һәр ике як өчен дә файдалы булды. Галимебез уртак булган кебек, безнең күп эшләребез, ни­ятләребез дә уртак. Максатыбыз бер: милләтебезнең бөек  шәхесләрен барлау, аларның  хезмәтен илебез халыкларына  таныту, гореф-гадәтләребезне,  телебезне саклау. Ә соңгысына килгәндә, безнең Самара  мил­ләттәшләребезгә сокланырлык. Алар туган телебездә  камил сөйләшәләр, аларның чиста әдәби теле безнең күбебезгә үрнәк булырлык. Камышлы районын Самара өлкәсенең “Кеч­кенә Татарстаны” дип йөртәләр.

Байтуганның кешеләре генә түгел, ә бәлки искиткеч матур табигате дә сокландырды. Авылны чолгап алган таулар тирә-юньгә кабатланмас ямь өстәп тора. Шул тауларның иң биегенә, Камышлыда үтәчәк Федераль Сабан туе алдыннан зур хәрефләр белән “Әлифба”  дип язганнар. Үзләренең данлы улларын шулай зурлыйлар биредә.

Нурания Абзаловага бу изге эшләрне оештыруда бертуган апасы Гөлфия, җизнәсе Мәсгут Ибәтовлар булыша. Ка­мышлы районының мә­дә­ният җитәкчеләре Резеда Төх­бәтшина һәм Римма Галимуллина — иң беренче ярдәм кулы су­зучылар. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов — Нурания  Минсахиевнаның һәр башлангычына нык терәк.

Делегация составында  Сә­ләй Вагыйзовның улы Камил дә бар иде.  Әтисенең туган ягын күрергә ул һәрвакыт шат. Туганнары, кунак итәбез  дип, аны Байтуганда алып калдылар.

Арча белән Камышлының хезмәттәшлеге менә инде 20 елга якын дәвам итә. Самаралы дусларыбызны Арчада октябрьдә узачак “Әлифба”  му­зееның 20 еллык юбилеена көтеп калабыз.

Дамир ТАҖИЕВ,

“Әлифба” музее җитәкчесе.

Арча шәһәре,

Татарстан Республикасы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1648

Комментирование запрещено